Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Гобәйдуллин: "Гомерлек мөһаҗир булырга теләмим, әмма моңа әзермен"


Айдар Гобәйдуллин Вильнюста "Ирекле Русия форумы"нда

Мәскәүдә җәй көне узган протест чаралары турындагы "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүчеләрнең берсе, програмчы Айдар Гобәйдуллин Литвада сәяси сыену сорады. Гаепләнүе йомшартылып, илдән китмәү шарты белән СИЗОдан азат ителгәннән соң, ул Русиядән китеп барды. Азатлык радиосының рус хезмәтенә биргән әңгәмәсендә Айдар илдән нигә китәргә карар бирүе, Мәскәүдәге протестларны ни дәрәҗәдә уңышлы дип санавы, чит илдә озакка калырга әзерме икәне хакында сөйләде.

Айдар Гобәйдуллин илдән китмәү шартын имзалаган килеш нинди юллар һәм ысуллар белән Русиядән киткәнен әлегә ачып бетерми, ләкин 26 октябрьдә Украинаның чик хезмәте Русия, Украина һәм Беларус чикләре кисешкән "Сеньковка" чик капкасында 26 яшьлек Русия ватандашының сәяси сыену сораганын хәбәр итте. Егет үзенең Русиядә "хакимияткә каршы чараларда катнашкан өчен" эзәрлекләнүен сөйләде, диелде.

Хәзерге вакытта Айдар Гобәйдуллин Вильнюста сәяси качак статусы алу мәсьәләсен хәл итә, Литва башкаласында узган "Ирекле Русия форумы"нда катнашырга да өлгергән.

— Айдар, сез Литвада, Вильнюста, һәм бу ил алдагы бер-ике елга сезнең сыену урыны була ала, дисез. Литваны махсус сайладыгызмы, әллә бу сезнең вазгыятьтә бердәнбер мөмкинлек идеме?

— Мин берничә ил арасыннан сайлый ала идем, Литва алар арасында иң гади юл булды. Монда сәяси сыену бирү схемасы күп тапкыр кулланылган, сыналган, бу эштә ярдәм итәрлек кешеләр бар иде. Шуңа күрә Литваны сайладым.

— Русиядән Балтыйк буена сәфәрегез ничек узды? Менә тотарлар, барысы да бетәр дигән уйлар килмәдеме?

— Әйе, булды, чиктә паспортымны алгач шулай уйладым. Хәзер ниндидер базалардан карарлар да, тотарлар, дип уйладым, ләкин барысы да яхшы үтте. Бу турыда тәфсилләп сөйлисем килми, ләкин тулаем алганда, ниндидер вакыйгаларсыз гына барып җитә алдым.

— Европа берлегенә кергәч, беренче тойгыларыгыз нинди иде?

— Миңа Литвада берни янамый, мин имин урында, дип әйткәч, ничектер иркенрәк һәм тынычрак сулыш ала башладым. Баш өстендә эленеп торган кылыч юкка чыккан кебек булды. Русиядә дә мин күпмедер дәрәҗәдә үземне ирекле хис итә идем, тик барыбер җинаять эше булу, бу әйберләрнең тәмамланмавы, һаман дәвам итүе авыр йөк булып өстә тора иде. Инде Литвага килгәч, ничектер җиңеләеп киттем.

— Сез Литвага качып киткәннән соң – шулай дияргә ярыйдыр бит? – сезне халыкара эзләүгә бирүләре язмышыгызга ничектер тәэсир итәчәкме? Литвада моның өчен сезгә ни дә булса яныймы?

— Юктыр дип уйлыйм. Бу процедураны Тикшерү комитеты башлап җибәрергә тиеш булгандыр, һәм ул аны эшләде дә. Бу миңа монда ниндидер өстәмә куркыныч тудырмый.

— Бераз элеккеге хәлләргә әйләнеп кайтыйк. "Моннан китәргә кирәк" дигән катгый теләк кайчан туды? Сез бит иреккә җибәргәч тә илдән китмәдегез.

Иреккә чыгу шатлыгы шикләрне каплап китте

— Әйе, мине мәхкәмә залыннан 18 сентябрьдә җибәрделәр. Бу вакытта барысы да, шул исәптән минем адвокатларым да, миңа карата җинаять эшен ябарлар да, мин кешечә яши һәм эшли алырмын, дип уйладык. Ләкин бу ниятләргә тормышка ашарга язмаган икән, шул ачыкланды. Прокуратура мәхкәмә вакытында гаепләнүне төгәлрәк билгеләү өчен эшне прокурорга кире кайтарырга сорады, бу мәхкәмә карарында да язылган иде. Мин 18 сентябрьдә суд залында читлектә утырганда бу әйбер күңелгә борчу салды, әмма иреккә чыгу шатлыгы, ниндидер йомшарту, җинаять эшенең ябылуына булган өмет хисләре бу шикләрне ничектер каплап китте. Соңрак шул ачыкланды: прокуратура нәкъ менә шушы ниятләнгән әйберне эшләгән, ягъни алар эшне тикшерүгә кире кайтарган, һәм тикшерү гаепләнүне үзгәрткән. Ягъни, беркем дә эшне ябарга җыенмаган да. Алар бары үз вазифаларын гына башкарганнар.

Айдар Гобәйдуллин мәхкәмә залында азат ителгәннән соң, абыйсы белән кочаклаша
Айдар Гобәйдуллин мәхкәмә залында азат ителгәннән соң, абыйсы белән кочаклаша

— Сезнең гаепләнүне башка, "йомшаграк" маддәгә алыштырдылар, алар сез полиция хезмәткәренә ыргыткан шешә буш булганын, аның эчендә сыеклык булмавын таныдылар, шуңа күрә сезне илдән китмәү шарты белән иреккә чыгардылар, шулаймы?

— Мине мәхкәмәдән иреккә җибәрделәр, һәм ул вакытта әле ни булганы аңлашылмый иде, чөнки эшне кире прокуратурага кайтардылар. Аннары инде, октябрь урталары тирәсендә, чыннан да минем гаепләнү маддәсе алышынганы билгеле булды, ягъни "полиция хезмәткәренә карата көч куллануга омтылу" урынына минем 318нче маддәнең чиста 1нче өлеше калды – "көч куллану белән янау". Бу йомшаграк гаепләүме, юкмы – бәхәсле сорау. Минем адвокатларым бу йомшарту диде, тик шул ук вакытта "көч куллануга омтылу" – баребер, бераз йомшарта торган фактор, ул максималь җәзаны киметә. Ә минем монда "чиста" маддә, ягъни маддәдә тасвирланган җинаять составы бар, һәм моның өчен җәза – биш елга кадәр иректән мәхрүм итү. Ләкин адвокатлар яхшырак беләдер.

— Ләкин тикшерү вакытында шешә дөрестән дә "бушадымы"?

— Әйе. Зыян күрүче һәм шаһитлар сөйләгәннәрдә "шешә буш булса мондый тизлек белән оча алмас иде" дигән фаразлар булды. Тикшерүче дәлилләрне карады, видеоны кадрлап карап чыкты, һәм анда шешәгә ниндидер билгесез сыеклык тутырылган иде, диелде. Аннары тикшерү "пластик шешә ыргытылды" дигән сүзләр генә калдырды, ягъни аның тулымы, бушмы икәне төгәл әйтелмәде.

— Сезне ул шешәне атарга нәрсә этәрде? Хәзер менә 27 июль чарасында булсагыз, үзегезне шулай ук тотар идегезме? Сез ниләр күрдегез анда, шундый ярсулы гамәлгә барырлык нәрсә булды?

— Тарихта "әгәр" дип сөйләмиләр, ләкин кабат шул ук хәлдә калсам, моның ни белән бетәсен белгән килеш, әлбәттә, ул шешәне ыргытмаган булыр идем. Ләкин бу тулысынча бер хисле омтылыш иде: күз алдыңда гаепсез кешеләрне кыйнаганда, җитмәсә росгвардиялеләрнең чукмарлары сынарлык итеп шулкадәр рәхимсез кыйнаганда – моңа басып карап кына торуы кыен. Бу чарасызлыктан эшләнгән әйбер иде – хет нәрсә булса да эшләргә, булдыра алганча.

— Бер яктан караганда, Мәскәүдәге протест чараларын чыннан да көч кулланылмый торан чаралар дип атарга була, әгәр дә полиция хезмәткәрләре ягыннан булган көч куллануны исәпкә алмасак, һәм буш шешә, кәгазь стаканнар ыргыту да көч куллануга керми дип санасак. Икенче яктан, протест чарасына чыгучылар чын көч кулланудан курыкмаска тиеш, дигән сүзләр дә шактый еш яңгырый. Бу турыда һаман бәхәс бара. Мәскәүдә җәйге протест чараларында катнашкан һәм анда ни булганын күргән кеше буларак, сез әле дә көч кулланылмый торган протестлар яклымы?

Җәмгыять ниндидер кыюрак адымнарга әзер түгел

— Әйе, мин әле дә шундый чаралар яклы. Белмим, минем уйлавымча, мондый төр көрәш нәтиҗәсез булса да, хакимият шундый тыныч протестларны көч кулланып бастырса да, баребер, җәмгыять ниндидер кыюрак адымнарга әзер түгелдер. Күргәнебезчә, тыныч протестларга да берничә дистә генә кеше чыга, Мәскәү өчен бу бик аз. Әгәр, мәсәлән, 200–300 мең кеше чыккан булса, әле сөйләшеп булыр иде. Бәлки бу очракта ниндидер кыюрак адымнар кирәк тә булмас иде, чөнки шулкадәр кеше чыкканда бу хакимият өчен бер күрсәткеч – протест кәефләре ниндидер чиккә җитте һәм аларны күрмәмешкә салышу инде мөмкин түгел.

— Чит илгә китүегезгә янә әйләнеп кайтсак, Сезнең кебек сәяси эзерлекләүгә дучар булган яки дәүләт тегермәненә эләгергә мөмкин кешеләргә Русиядән китәргә киңәш итәсезме? Гомумән, Сезне чит илгә китүгез өчен тәнкыйтьләделәрме?

— Мондый очракларда һәр кеше үзе карар кыла. Минем соңгы вакытка кадәр китәсем килмәде. Әгәр мине гаепле дип танысалар, мин хәтта хөкем ителүгә дә риза булыр идем кебек. Ярый, штраф җәзасы бирсеннәр, ди. "212нче маддә тоткыннары" 2018 елда хакимият вәкилләренә каршы көч куллану турындагы 318нче маддә нигезендә кешеләрнең 2-3 елга төрмәгә хөкем ителгәнен ачыклаган. Алар рецидивистлар, кулларында балта булган җинаятьчеләр буларак полициягә һөҗүм иткән очракта да җинаять эшләре туктатылган. Әмма пластик шешә ыргыту яки "Росгвардия" кешесенә кул белән тиеп киткәнгә генә ике елга төрмәгә хөкем ителү дөрес әйбер түгел. Бу очракта бернинди дә гадел мәхкәмә турында сүз була алмый. Әгәр дә кеше берни кылмаганы өчен хөкем ителүен, төрмәдә утырып чыгарга тели икән, нидер көтәргә, өметләнергә мөмкиндер. Бу да, бер уйласаң, позиция һәм ул да ихтирамга лаек. Әмма шул ук вакытта сайлау мөкинлеге бар. Башка илгә китеп ирекле тормышта яшәргә, Русиядә калган кешеләргә ярдәм итәргә була. Бәлки бу юл күпкә реальрәк һәм файдалырактыр да.

—​ Бу мөһәҗирлек озакка, бәлки гомерлеккә була алуына Сез әзерме?

— Моны теләмәс идем. Мәскәүгә кайтасым килә. Әмма вагыйгаларның мондый борылыш алуына да әзермен.

Айдар Гобәйдуллин Мәскәүдә 9 августка каршы төндә тоткарланды. Аны 27 июльдә Мәскәү үзәгендә узган протест чарасы вакытында полиция хезмәткәренә сулы шешә ыргыткан, дип гаепләделәр. Тоткарланган көнне үк Басман мәхкәмәсе Гөбәйдуллинны ике айга кулга алып, 9 октябрьгә кадәр тикшерү изоляторына утыртты. Егетне массакүләм чуалышларда катнашуда гаепләделәр – тикшерү фикеренчә, полиция белән бәрелеш вакытында Рождественка һәм Театр урамнары чатында ул Росгвардия хезмәткәренә "билгесез сыеклык салынган" пластик шешә аткан. Сентябрьдә Гобәйдуллинның гаепләнүе башка, "йомшаграк" маддәгә алыштырылды, һәм аны илдән китмәү шарты белән иреккә җибәрделәр, ләкин аңа каршы җинаять эше ябылмады. Октябрь уртасында 26 яшьлек МФТИ студенты Русиядән китте, шуннан соң аны халыкара эзләүгә бирделәр.

Язманың оригиналы: Радио Свобода

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG