Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Гобәйдуллин вакытлыча Литвада яшәргә җыенуын белдерде


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

"Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүче Айдар Гобәйдуллин хәзер Литвада яшәве турында белдерде. Читкә китмәү шарты белән тикшерү изоляторыннан чыкканнан соң ул Русиядән киткән иде. 

Үзенең Вильнюста урнашуын Айдар Гобәйдуллин "Новая газета"га сөйләгән. Ул анда "якын айларда, бәлки, киләсе бер яки ике елда" торырга җыенуын әйткән.

"Европага күчеп үк китмәсәм дә, анда бераз йөрергә, һәр шәһәрдә бер-ике ай яшәп карарга күптән тели идем. Әлеге планның тормышка ашуы язган", ди Гобәйдуллин.

Айдар Гобәйдуллин 17 октябрьдә Русиядән китүен хәбәр итте. Активист читкә киткәннән соң, 30 октябрьдә Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе аны кулга алу карары чыгарды. Тикшерү комитеты аны халыкара эзләүгә игълан итте.

"Мәскәү эше" нигезендә 15 октябрьдә Айдар Гобәйдуллинга яңа гаепләү белдерелде. "Куәт оешмасы хезмәткәренә һөҗүм итәргә омтылу" (Җинаять кодексының 318нче маддәсенең 1нче бүлеге, 30нчы маддәсенең 3нче бүлеге) турындагы гаепләү "куәт оешмасы хезмәткәренә көч куллану белән янау"га (318нче маддәнең 1нче бүлеге) үзгәртелде.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 27 июльдә Мәскәүдә митинг вакытында Гобәйдуллин полиция хезмәткәрләренә пластик шешә аткан, ләкин беркемгә дә тидермәгән. Прокуратура моны "куәт оешмасы вәкиленә һөҗүм итәргә омтылу" дип атады, әмма сентябрьдә мәхкәмә, гаепләүнең фабуласын ачыклау өчен дип, тикшерүчеләргә материалларны кире кайтарды. Тикшерү изоляторында бер ай тотылганнан соң Айдар Гобәйдуллин читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрелде.

Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG