Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүче Айдар Гобәйдуллин Русиядән киткән


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

Айдар Гобәйдуллин Русиядән киткән. Әмма аның кайдалыгы хәбәр ителми.

"Мәскәү эше "нигезендә яңа гаепләү белдерелгән программист Айдар Гобәйдуллин Русиядән киткән. Бу хакта ул үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итте.

"Әлеге карар миңа җиңел бирелмәде, әмма соңгы көннәрдә булган вакыйгалар сайлау мөмкинлеге калдырмады. Мин илдән киттем һәм якын елларда кайтмаячакмын. Мин барыгызны да яратам, мин Мәскәүне һәм Русияне яратам һәм мине белгән һәркем минем һәрвакыт ватанпәрвәр булуымны раслаячак. Русия ирекле булачак, моның өчен мин бөтен көчемне куячакмын", дип язды ул.

Активистның абыйсы Илдар Гобәйдуллин Азатлыкка Айдарның кайдалыгын белмим дип белдерде. "Без аның белән соңгы тапкыр 15 октябрьдә Тикшерү комитетында сорау алудан соң сөйләштек. Мондый планнары турында хәбәр итмәде", диде абыйсы.

Айдар Гобәйдуллин иреккә чыгарылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00
  • "Мәскәү эше" нигезендә 15 октябрьдә Айдар Гобәйдуллинга яңа гаепләү белдерелде. Аның "куәт оешмасы хезмәткәренә һөҗүм итәргә омтылу"ны (Җинаять кодексының 318 нче маддәсенең 1нче бүлеге, 30нчы маддәсенең 3нче бүлеге) "куәт оешмасы хезмәткәренә көч куллану турында янауга" ("угрозу применения насилия к силовику") (318нче маддәнең 1нче бүлеге) үзгәртелде.
  • Тикшерү мәгълүматына караганда, 27 июльдә Мәскәүдә митинг вакытында 26 яшьлек Гобәйдуллин полиция хезмәткәрләре тарафыннан шешә ташлаган, ләкин беркемгә дә тидермәгән. Прокуратура моны "куәт оешмасы вәкиленә һөҗүм итәргә омтылу" дип атады, әмма сентябрьдә мәхкәмә гаепләүнең фабуласын ачыклау өчен дип материалларны кире кайтарды. Тикшерү изоляторында бер ай тотылганнан соң Айдар Гобәйдуллин читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрелде.
  • Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.
XS
SM
MD
LG