Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Айдар мәхкәмәнең гаделлегенә ышанып үсте"


Галия Гобәйдуллина
Галия Гобәйдуллина

Сак астында тотылучы Айдар Гобәйдуллинның әнисе Галия ханым улы белән очрашкан. Аның сүзләренчә, Айдар кечкенәдән үк бар мәсьәләне мәхкәмәдә гадел хәл итеп була дигән карашта торган. Хәзер ул башка фикердә.

17 сентябрь Мәскәүдә Айдар Гобәйдуллинга карата мәхкәмә утырышы уза. Узган атна 10 сентябрь үткән утырыш ябык булды. Әлеге утырышка Уфадан Айдарның әнисе Галия ханым да килгән иде. Ул мәхкәмә утырышына кертелмәсә дә, икенче көнне тикшерүче аңа тикшерү изоляторында улы белән очрашырга рөхсәт биргән. Әлеге очрашудан соң Мәскәүдән Уфага кайткан Галия ханым белән сөйләштек.

– Галия ханым, Айдар тикшерү изоляторында үзен ничек хис итә?

– Ул бу коточкыч хәлләр тиздән бетәр дип өметләнә. Барысы да күз буяу өчен генә оештырылганын аңлый.

– Айдар инде бер айдан артык сак астында тотыла. Ни өчен шулай озак очрашу булмады?

– Чөнки аны СИЗОдан ике тапкыр унар көнгә вакытлыча тоткарлау урынына (ИВС) күчерделәр. Анда очрашулар гомумән каралмаган. Тагын ул карантинда утырды. Әле элегрәк адвокат та берничә көн аның кайда утыруын белмәде. Аңа әйберләр дә илтә алмадылар.

Аннары без бит Мәскәүдә яшәмибез, Уфадан берничә көнгә генә мәхкәмә утырышларына киләбез дә кайтып китәбез. Эштән дә гел сорап булмый. Шуңа шулай озак очраша алмадык.

Соңгы тапкыр мәхкәмә утырышына килдем, әмма ул ябык ишекләр артында узды һәм анда керә алмадым. Шулай да хөкемдар миңа Айдар белән очрашырга рөхсәт итте.

– Айдар камерада кемнәр белән утыра?

– Алар дүртәү утыралар. Айдар аларны хәлгә керә торган яхшы кешеләр буларак бәяли. Мөнәсәбәтләре әйбәт, беркем-беркемне борчымый. Мин аның белән утыручы башка кешеләрне нәрсәдә гаеплиләр дип сорап тормадым инде. Очрашуга бер сәгать кенә вакыт бирелә, шуңа күбрәк үзебез турында сөйләшергә тырыштым.

– Айдар андагы шартлар турында әйттеме?

– Әйе әйтте. 10 сентябрь көнне соңгы ябык утырышка автозакта алып килүләрен бик зарланып сөйләде. Иртәнге биштә торгызганнар, сәгать җидедә чыгып киткәннәр, ә утырыш сәгать 15.00да гына булды. Шул сәгать җидедән бирле бик кысан машинада утырганнар, чөнки кеше күп булган, селкенә дә алмаганнар. Һава булмаган. Күпмедер вакыт шул ябык утырышта булганнар да, аннары аларны кире таратканнар. Ул камерага кичке унбергә генә кайтарылган. “Бу коточкыч көн булды” диде Айдар. Бу бит кешене мыскыл итү. Әле ул көнне аның туган көне дә иде.

– Басымнар юкмы? Бу хакта әйтмәдеме?

– Мин инде ишәрәләп кенә сорарга тырыштым. Ул юк диде. Изолятор хезмәткәрләре арасында да төрле кешеләр бар. Кемдер бу чынннан да өстән кушылган боерык икәнне аңлый, шулай ук митингларга йөрүчеләргә шул кирәк, йөрмәсеннәр каршылык чарасына дигән карашта торучылар да бар. Бөтен җирдәге кебек инде - төрле кешеләр бар.

– Айдар сак астына эләккәч эшеннән җибәрмәделәрме?

– Юк, җибәрмәделәр. Аны сак астында тоту рәсми рәвештә 9 октябрьгә кадәр каралган. Хәзер инде мәхкәмәләр башланды. Барысы да үтә тизлек белән бара. Белмим инде.

Айдарга эштәгеләр яхшы карашта, шалтыраталар, кызыксыналар, мәхкәмә утырышларына киләләр. "Борчылабыз" дип әйтәләр. Айдар кебек белгечне табуы авыр, аның юклыгы үзен нык сиздерә диләр. Алар мәхкәмәгә дә Айдар турында яхшы яктан гына бәяләмә язып бирделәр. Бу хакта миңа адвокат әйтте.

– Айдар, шул каршылык чарасына чыгуына үкенмиме? Ана кеше буларак сез аның кәефен сизгәнсездер​.

– Сагыну-сагыш бар инде күзләрендә. Очрашуга бик шатланды. Күрәсең, өметләнмәгән булгандыр. Менә әле атнакич көнне хат алдым, шунда: "Әни ни өчен Мәскәүгә килеп йөрисең, син бит мине барыбер күрмисең, акча әрәм итеп йөрмә, нерваңны бетермә" дип язган. Ул бу хатны инде очрашуга кадәр Уфага язган булган. Әлбәттә, мине күргәч бик шатланды, мин киткәндә дә елмаеп калды. Мине күргәч аңа бераз җиңелрәк булды кебек.

– Элек Айдарны яклаучы адвокатка түләргә, кирәк-яракларга акча җыю оештырылган иде. Бу эш дәвам итәме?

– Илдар хисабына (Айдарның абыйсы – ред.) җыела иде, хәзергә ул бу эшне туктатты кебек. Мин бу хакта бик белмим. Әлегә акча бар. Волонтерлар бик булыша. Айдарга кирәк яракка интернет-кибет аша заказ бирәбез. Чөнки һәрвакыт Уфадан Мәскәүгә барып йөрү мөмкинлеге юк, аннары анда интернет аша язылып барырга кирәк. Шуңа йә интернет аша алабыз яки волонтерларны сорыйбыз. ИВСта утырганда язылырга кирәкми иде, шуңа дуслары әйберләр илтә иде.

Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

Айдар ризыкка таләпчән түел. Студент булганда тулай торакта яшәде. Үзе әзерләп ашый иде. Төрмә ризыгы төрмә ризыгыдыр инде, әмма ул аңа түзеп була ди. Аннары аның белән утыручыларга бик күп ризык алып киләләр һәм без бүлешеп ашыйбыз ди. Чөнки суыткыч юк, бозыла торган әйберләрне тиз-тиз ашап бетерергә тырышалар. Шуңа, китерсәгез печенье-конфетлар гына китерегез ди. Аның туган көненә (10 сентябрь – ред.) тавык һәм тортка заказ биргән идек. Ул көнне көне буе шул мәхкәкәмә утырышында йөреп ул тортларны икенче көнне генә ашадык диде.

– Айдар Уфага еш кайта идеме?

– Элегрәк еш кайта иде. Аннары сирәгәйде. Шул бәйрәмнәргә кайтты инде. Соңгы тапкыр июнь аенда минем туган көнгә кайтты. Шуңа мин аны инде өч ай күргәнем булмаган.

Айдар мәктәпне бетергәч Мәскәүгә тартылды. Нәкъ физтехта укырга теләде. Аның Петербурга да, Казанга да укырга керү мөмкинлеге бар иде. Мин озак кына аны Казанга китәргә үгетләдем, чөнки анда туганнарыбыз күп. Әмма ул Мәскәүгә китәргә теләде. Аннары укып бетергәч тә якынрак булсын дип Казанга яки Уфага кайт дип чакырдым. Әмма Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк, карьера эшләп була дип әйтте. Башта ул Мәскәүне ошатмады, аннары ияләште. Ул бик максатчан кеше. Яхшы эш табасы килде, эзләде, тырышты һәм тапты. Бик күп әңгәмәләргә йөрде. Шуңа ул эшен ярата.

– Ни сәбәпле бу Мәскәүдә узган акциягә чыккан дип уйлыйсыз? Шул Мәскәү думасына сайлауга кандидатларны кертмәүгә ризасызлык белдерүме?

– Һич әйтә алмыйм. Ул сәясәт белән дә артык кызыксынмый иде. Мин федераль каналларны даими караганда да, "әни, син нәрсә карап утырасың, ялган бит барысы да" дип мине әрли иде. Ни сәбәпле ул митингка чыгарга булган, анда чыгып нәрсәдер хәл итеп була дип уйлаганмы, белмим.

– Берничә кешене бу эш нигезендә утырттылар, ул бу хакта ни уйлый. Үзен чыгарырлар дип өметләнәме?

– Чыгарырлар дип өметләнә. Үзенең гаепле түгеллегенә ышана. Ул һәрвакыт мәхкәмәләргә зур өметләр баглый иде. "Әни, берәр нәрсә була калса, мәхкәмәләр аркылы хәл итеп була", дип әйтә иде. Бу сүзләре күз алдыннан китми. Хәзер мөгаен аның бу карашы чәлпәрәмә килгәндер инде. Ул мәхкәмә системын аңлады. Монда утыручыларның 50 проценты гаепсез кешеләр дип әйтте. 20-30 процентына гаеп тагылган гына. Утыручыларның 80 проценты юк өчен утыра, ди. Ниндидер хулиганлык өчен әле җавапка тартып була, әмма аларга бит бик күп еллар бирәләр ди. Моны күрү һәм ишетү аның өчен шок булган.

– Моны ул сезгә шул очрашу барышында ачыктан-ачык сөйләдеме, анда тыңлап тормыйлармы?

– Без пыяла аркылы телефоннан сөйләштек. Тыңлаганнардыр инде, әмма ул барысын да ачыктан-ачык сөйләде.

– Аның абыйсы Илдар Айдарга теләктәшлек белдереп күп эшләр башкара. Аларның яшь аралары күпме?

– Илдар бит 15 минутка гына иртәрәк туды. Алар игезәкләр. Илдар Уфада яши, ул Мәскәүгә китәргә теләмде. Энесенең Мәскәүгә күчеп китүен авыр кичерде, чөнки игезәкләр булгач һәрвакыт бергә уйнап үстеләр, бергә укыдылар. Алар икесе дә 9нчы сыйныфтан соң Уфа авиация институтының физмат лицеенда укыдылар. Айдарның ярты классы диярлек Мәскәүгә киткәч, аңа ул кадәр кыен булмады. Илдар Айдар белән булган хәлгә бик борчыла. Авыр кичерә.

– Галия ханым, Сез үзегез кайда эшлисез?

– Уфада 40 елга якын заводта эшләдем. Хәзер пенсиядә, әмма һаман да эшлим. Чөнки пенсиягә яшәп булмый. Балаларны мин соң таптым. Миңа 32 яшь иде. Шуңа аларны урнаштырырга кирәк, торак кирәк.

* * *

"Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист Айдар Гобәйдуллин тумышы белән Уфадан. Укыган вакытында төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. Ул "Мәскәү эше" нигезендә тоткарланды. "Мемориал" хокук яклау үзәге Гобәйдуллинны сәяси тоткын дип таныды.

Шушы көннәрдә 27 июль протест чарасыннан соң ачылган охшаш җинаять эшләре нигезендә дүрт кешегә төрмә җәзалары бирелде.

XS
SM
MD
LG