Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү эше" нигезендә тагын ике кеше ирекләреннән мәхрүм ителде


Евгений Коваленко
Евгений Коваленко

Мәскәүдә протест чараларында полициягә карата көч куллануда гаепләнеп Евгений Коваленков өч ярым елга, Кирилл Жуков өч елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Мәскәүнең Мещанский районы мәхкәмәсе Евгений Коваленконы шәһәрдәге протест чарасында хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаепләп, өч ярым ел колония җәзасына хөкем итте.

Прокуратура Коваленконы биш елга утыртуны сораган иде. Хөкем ителүче үзенең гаепле булуын кире какты.

Коваленко 27 июльдә полиция хезмәткәре Евгений Терещенконы этеп җибәрүе, соңрак Росгвардия хезмәткәре Максим Салиев ягына таба чүп савыты ташлауда гаепләнде.

4 сентябрьдә икенче гаепләнүче Кирилл Жуков эше дә каралды. Ул 27 июльдә узган протест чарасында Росгвардия хезмәткәренең шлемына тиеп, битен авырттырган өчен өч елга гомум тәртипле колония хөкеме алды.

3 сентябрьдә Иван Подкопаев һәм Даниил Беглец өч һәм ике елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Алар да полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануда гаепле дип табылды.

Шул ук вакытта Мәскәүдә протест чаралары вакытында тоткарланып, киңкүләм чуалышларда катнашуда һәм полиция вәкилләренә һөҗүм итүдә гаепләнүче биш кешегә карата җинаять эше туктатылды.

Киңкүләм чуалышлар һәм хакимият вәкилләренә һөҗүм итүләр турында "Мәскәү эше" дип аталган җинаять эшендә 17 гаепләнүче бар иде. Аларның берсе - чыгышы белән Уфадан булган, Мәскәүдә эшләүче Айдар Гобәйдуллин.

Алты кешенең эше мәхкәмәгә тапшырылды. Моннан тыш, "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүче Егор Жуков һәм Сергей Фоминны изолятордан йорт сагына күчерделәр. Егор Жуковны башта киңкүләм чуалышларда катнашуда гаепләгәннәр иде, 3 сентябрьдә ул гаепләү кире алынды, аңа карата интернет аша экстремизмга чакыру турында яңа җинаять эше ачылды.

Моннан тыш, сишәмбе Владислав Синица полиция балалары турында твиты өчен 5 ел колониягә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG