Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү эше" нигезендә биш гаепләнүчегә җинаять эзәрлекләве туктатылган


Мәскәүдә протест чарасы
Мәскәүдә протест чарасы

Мәскәүдә протест чаралары вакытында тоткарланып, киңкүләм чуалышларда катнашуда һәм полиция вәкилләренә һөҗүм итүдә гаепләнүче биш кешегә карата җинаять эше туктатылды.

Русия тикшерү комитеты "Мәскәү эше" нигезендә биш гаепләнүчегә - Сергей Абаничевка, Даниил Кононга, Валерий Костенокка, Владислав Барабановка һәм Дмитрий Васильевка карата җинаять эзәрлекләвен туктаткан. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә. Гаепләнүчеләр җинаять кылмаган диелә.

"Әлеге карар бөтен тикшерелгән материалларга, шул исәптән видеокамералардан алынган язмаларга объектив хокукый бәя бирү нәтиҗәсендә кабул ителде", диелә белдерүдә.

Шул ук вакытта Абаничев, Конон, Костенок һәм Барабанов гамәлләрендә административ хокук бозу сыйфатлары бар дип, материалларның полициягә җибәрелүе турында да хәбәр ителә.

Киңкүләм чуалышлар һәм хакимият вәкилләренә һөҗүм итүләр турында "Мәскәү эше" дип аталган җинаять эшендә бүгенге көнгә кадәр 17 гаепләнүче бар иде. Аларның берсе - чыгышы белән Уфадан булган, Мәскәүдә эшләүче Айдар Гобәйдуллин.

Алты кешенең эше мәхкәмәгә тапшырылды. Аларның кайберләре 3 сентябрьдә карала. Полициягә газ сиптерүдә гаепләнгән Иван Подкоповка өч ел колония хөкеме бирелде.

Моннан тыш, Тикшерү комитеты "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүче Егор Жуков һәм Сергей Фоминны изолятордан йорт сагына күчерүне сораган.

XS
SM
MD
LG