Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владислав Синица полиция балалары турында твиты өчен 5 ел колониягә хөкем ителде


Владислав Синица
Владислав Синица

Мәхкәмә Синицаның твитында хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре балаларына көч кулланырга чакыру бар дип таныды һәм ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле карар чыгарды.

Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсе Мәскәү өлкәсеннән финанс менеджеры Владислав Синицаны биш елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аны Җинаять кодексы 282.2 маддәсенең "а" пункты нигезендә көч куллану белән янаган экстремизмда гаепләделәр. Синицаның твитында хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре балаларына көч кулланырга чакыру бар дип белдерәләр.

Куәт оешмалары хезмәткәрләренең шәхесләрен ачыклау турында фикер алышу башланганнан соң, Синица Твиттерда: "Матур бәхетле гаилә фотоларын карарлар, геолокацияне тикшерерләр, ә бераздан тәртип саклау хезмәткәренең баласы мәктәптән кайтмый калыр. Бала урынына почтадан снафф-видео яздырылган диск килер", дип язды. Әлеге твитны матбугат чаралары таратканнан соң, Синицаны тоткарладылар.

Блогер гаебен танымады. Ул мондый твитны язуын раслады, әмма аны янау дип кабул итәргә кирәкми дип белдерде. Ул бары тик куәт хезмәткәрләре өчен бу хәлнең нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкинлеге турында гына фикер йөрттем диде.

Тикшерү эшләре ике көн, мәхкәмә эше нибары бер көн дәвам итте. Прокурор алты ел колония сорады, хөкемдар биш елга хөкем итте.

"Медиазона" элегрәк язуынча, Синица твитына экспертизаны филологик белеме булмаган кешеләр ясаган. Экспертларның берсе – тәрҗемәче һәм инглиз һәм немец телләре укытучысы, икенчесе – математика укытучысы.

"Открытые медиа" хәбәр итүенчә, хөкемдар Екатерина Кириченко экспертизаны "квалификацияле һәм тәҗрибәле" белгечләр уздырды, алар эшенә сораулар юк" дигән.

XS
SM
MD
LG