Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тоткарланган Айдар Гобәйдуллинны яклап ачык хат дөнья күрде


Айдар Гобәйдуллин

Хат авторлары Мәскәүдә тәртипсезлекләр вакытында тоткарларган Айдар Гобәйдуллины азат итүне яки йорт сагына чыгаруны сорый. Җинаять эзәрлекләве сәяси сәбәпләр белән башкарыла дип саный алар.

Мәскәүдә массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнеп кулга алынган Айдар Гобәйдуллинны яклап, аның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, танышлары ачык хат белән чыкты. Бу хатка шулай ук Айдар элек укыган Мәскәү физика-технология институты (МФТИ) студентлары һәм хезмәткәрләре җәмгыяте вәкилләре дә кушылган.

Мөрәҗәгать МФТИ ректоры Николай Кудрявцевка, институт җитәкчелегенә, Айдар эшләгән "СберТех" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Войновка, Айдар Гобәйдуллин белән бергә эшләүче кешеләргә, җәмәгатьчелек фикере лидерларына, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзаларына, кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москальковага юлланган.

Айдар Гобәйдуллин 9 августта ике айга сак астына алынды. Аны 27 июльдә Мәскәүдә узган “массакүләм тәртипсезлекләр” турындагы җинаять эше кысаларында тоткарладылар. Мәхкәмә гаепләү карары чыгарган очракта Айдарны өчтән алып сигез елга кадәр хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Бүген бары сезнең белән без генә Айдарга иреген саклап калырга ярдәм итә алабыз”, диелгән хатта. "Без Айдарның җинаять эзәрлекләнүе, башка фигурантларныкы кебек үк, сәяси сәбәпләр нигезендә эшләнә дип саныйбыз. Халыкның тыныч җыелышларга җыелу хокукын Русия Конституциясенең 31нче маддәсе гарантияли. Демократик дәүләттә кешеләрне үз фикерләрен белдергән өчен эзәрлекләү булырга тиеш түгел. Массакүләм тәртипсезлекләр чарада катнашкан кешеләр тарафыннан да, анда төшерелгән видеоматериалларда да расланмый. 27 июльдә чарада булган Кеше хокуклары шурасы әгъзалары да массакүләм тәртипсезлекләр булмавы турында белдерде. Шулай итеп, без Айдарны ул гаепләнгән җинаятьне эшләвенә шикләнәбез, һәм ачык һәм гадел тикшерү уздырылуын таләп итәбез” диелгән ачык хатта.

Хат авторлары шулай ук Айдарны тикшерү изоляторында тоту артык кырыс чара булуын, ул өй сагында калырга тиеш икәнен дә әйткән. "Аның чит илдә күчемсез милеге юк, ул Мәскәүдә теркәлгән, читкә качып китәр дияргә бер нигез дә юк. Җитмәсә, күп кеше аның намуслы, адекват кеше булуын раслый", дип аңлата хат авторлары. Алар мәхкәмәдән Айдарны иреккә чыгаруны яки чикләү чарасы буларак аңа өй сагын сайлауны таләп итәләр.

Айдарның мәктәптә дә, инстиутта да яхшы укуын, канун бозганы булмавын, яхшы белгеч булуын искәртеп, хат авторлары егеткә ярдәм йөзеннән чаралар күрергә чакыра. Бу чаралар арасында: Айдарны яклап рәсми белдерүләр белән чыгу; Айдарны җинаять эзәрлекләүе аның алга таба тормышында һәм эшендә начар тәэсир итмәсен өчен чаралар күрү; дәүләт оешмаларында бу җинаять эше кузгатуның нигезле булу-булмау мәсьәләсен күтәреп чыгу.

Айдарга ярдәм күрсәтүчеләр алга таба да җинаять эшен тикшерү барышын күзәтеп торачакларын, аны туктату өчен бар көчләрен куячакларын әйтә.

Айдар Гобәйдуллин тумышы белән Уфадан. Укыган вакытынңа төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. Бүген IT өлкәсендә эшли. Айдарны тоткарлау белән килеп туган хәл турында Азатлыкка аның Уфада яшәүче абыйсы Илдар сөйләде.

Айдарга чикләү чарасын билгеләү турындагы аппеляция 21 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә каралачак.

XS
SM
MD
LG