Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Айдар Гобәйдуллинны ике айга сак астына алдылар


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

Айдар Гобәйдуллин 27 июльдә Мәскәүдә массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашканы өчен ике айга, ягъни 9 октябрьгә кадәр сак астына алынды.

Җомга иртәнге якта тоткарланган Айдар Гобәйдуллинның адвокаты Максим Пашков Азатлыкка әйтүенчә, ул тумышы белән Башкортстанның Уфа шәһәреннән. 2018 елда Мәскәү физика-технология институтын тәмамлаган.

Айдар Гобәйдуллинны тәртипсезлекләрдә катнашуда гаеплиләр, әлеге маддә сигез елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Гобәйдуллин әлеге эш нигезендә 11нче гаепләнүче булды. Моңа кадәр тугыз кеше тикшерү изоляторларына җибәрелде. Җомга шулай ук Сергей Фомин да сак астына алынды.

  • 27 июльдә Мәскәүдә шәһәр шурасына сайлауны гадел итеп уздыруны, бәйсез намзәтләрне дә теркәүне таләп узган урам чарасы узды. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, анда 1373 кеше тоткарланган. Аларның 200дән артыгы төнне полиция бүлекләрендә уздырган. Протестта катнашучы 70тән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
XS
SM
MD
LG