Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре: Мифтахов һәм Гобәйдуллин иректә булырга тиеш


Айдар Гобәйдуллин (с) һәм Азат Мифтахов

Татар яшьләре сәяси карашлары өчен сак астына алынган Азат Мифтахов белән Айдар Гобәйдуллинны якларга кирәк дип саный. Ләкин урам җыены оештырырга да, мөрәҗәгать кабул итәргә дә әзер түгелләр. Татар яшьләре активистлары арасында бу егетләр турында белмәүчеләр дә бар.

Мәскәүдә яшь галим Азат Мифтахов белән IT белгече Айдар Гобәйдуллин сак астына алынып СИЗОда утыруларын дәвам итә. Җәмәгать эшлеклеләре, хокук яклаучылар әйтүенчә, алар һәм башка кулга алынган егетләр сәяси заказ аркасында рәшәткә артында утыра.

МДУ аспиранты Азат Мифтахов 7 сентябрьгә кадәр сак астында. Мәскәү, Самар һәм башка шәһәрләрдә студентлар, фән әһелләре аның азат ителүен таләп итеп урам чаралары үткәрде. Төрле чыгымнарны каплар өчен даими рәвештә акча җыю оештырыла. Азат Мифтахов иректә булырга тиеш дигән кәгазьләр барлыкка килә. Telegram-да FreeAzat дигән каналда оператив хәбәрләр чыгып килә. Аңа 431 кеше язылган. Ягъни, киң җәмәгатьчелек моның белән кызыксынмый. Күптән түгел Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәм итүне сорап хат юллады.

27 июльдә булган урам җыеннарында катнашкан өчен җинаять эше ачылган Айдар Гобәйдуллинның да аерым тарафдарлары мөрәҗәгать кабул итте. Аның язмышын, җинаять эше процессын күзәтүче, адвокат хезмәтләре өчен түләүләрен каплар өчен акча җыю эшен оештырган Telegram канал эшли. Анда да 520 кеше язылган. Соңгы мәхкәмә утырышы вакытында Айдар өчен җаваплылыкны үз өстенә алган 57 кеше барлыкка килде, аның өчен 1.2 млн сум акча түләү дә тәкъдим ителде.

Ике татар егете, икесе дә гап-гади гаиләдә тәрбияләнгән. Икесендә дә гражданлык позициясе көчле. Мәскәүнең актив җәмәгатьчелеге аларны яклап мәхкәмә артыннан мәхкәмәгә йөргәндә әлегә милли оешмаларның берсе дә татар егетләрен яклап чыкмады. Милли җәмәгатьчелек тарафыннан сак астында утыручы татар егетләренә карата битарафлык күзәтелә. 23-25 августта узган татар яшьләре форумының белем бирү җыенында сәяси мәсьәләләр дә кузгатылды. Әйтик, Угра елгасында тору дип аталган гомумрусия бәйрәмен булдыруга һәм Явыз Иван һәйкәленә каршы чыкты, Башкортстанда татарларның хокукы изелүе фаш ителде. Ләкин Мифтахов белән Гобәйдуллин турында сүз әйтүче булмады.

Азатлык татар яшьләреннән алар бу ике егетнең ни өчен кулга алынуын беләме һәм аларны яклар өчен нишләргә кирәк дип фикерләрен белеште.

"Егетләр иректә булырга тиеш"

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов бу мәсьәләне делегатлар тарафыннан күтәрелмәве белән бәйләп аңлатты.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Берәр делегат тарафыннан бу кешеләрне яклау ишетелсә, мөрәҗәгать кабул итүне сорау булса, без аны тавышка куяр идек. Үзем модератор булганга һәрбер сорауны истә тотып, тавышка куя алмыйм. Делегатлар тарафыннан активлык булса, мәйданчык бирер идек. Кызганычка, андый тәкъдим ишетелмәде.

Шәхси фикерем – бу яшь галимнәр фәнгә һәм халкыбызга хезмәт итәргә тиеш. Алар тормышының бер өлешен төрмәдә уздырса, бу җинаятьчелек булачак. Алар иректә хезмәт итәргә тиеш", диде Фәйзрахманов Азатлыкка.

Азат Мифтахов белән Айдар Гобәйдуллин эше турында татар яшьләре активистларының бер өлеше бөтенләй хәбәрсез булып чыкты.

Чуашстанның Шыгырдан авылыннан Булат Купкенов татар егетләренең тоткарлануы турында: "Юк, ишеткәнем юк", диде Азатлыкка.

Германия башкаласы Берлиннан килгән Тимур Харрасов та: "Колак кырые белән ишеттем. Шуңа күрә төгәл мәгълүмат бирә алмыйм, фикер дә әйтә алмыйм. Исемнәре таныш. Ләкин бәхәснең нигезенә төшенмәдем", диде ул.

"Провокацион сораулар бирмәгез", дип сөйләшергә теләмәүчеләр дә булды.

"Милләттәшләр ярдәм итсә, нәтиҗәсе булыр иде"

Мәскәүдә эшләүче "Бердәмлек" яшьләр клубы координаторы Римма Гомәрова сүзләренчә, Мифтахов белән Гобәйдуллин эшен татар яшьләре күзәтеп бара. Алар үз төркемнәрендә, клубларында бу хакта даими фикер алышалар.

Римма Гомәрова
Римма Гомәрова

"Утырышларның кайчан булуын хәбәр итеп торабыз. Анда барырга җитешкән кешеләр дә, өлгермәгәннәре дә бар. Митингларга чыгып йөрүчеләрне хәтерләмим.

Егетләргә нинди басым ясалганы аңлашыла, кимендә аларга рухи яктан теләктәшлек белдерү мөһим. Галимнәр, фән әһелләре ягыннан гына түгел, милләттәшләр тарафыннан да ярдәм булса, нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Минем фикер белән килешкән кешеләр шактый", диде Гомәрова.

Башкорт яшьләре хәрәкәте активисты Илдар Киньябулатов та шундый фикердә.

Илдар Киньябулатов
Илдар Киньябулатов

"Русиядә гражданлык хәрәкәтен югары бәялим. Кешеләр үзләренең хокукларын яклый белергә тиеш. Канунлы рәвештә чаралар үткәрергә хокуклары бар. Әгәр бу кешеләр канунсыз тоткарланган икән, ул кешеләрне Русия гражданнары якларга тиеш. Татарстан белән Башкортстан егеләрен без якларга тиеш, чөнки алар Русия гражданнарының хокукларын яклап чыккан.

Халык бу егетләр турында белми. Матбугат, социаль челтәрләрдә алар язылырга тиеш. Даими яктырту кирәк. Бу очракта юридик ярдәмгә мохтаҗлар, бу юнәлештә дә иҗтимагый оешмалар акча туплауны оештыра ала. Татар конгрессында яки Башкорт корылтаенда юридик хезмәт бармы – белмим. "Башкорт" оешмасы егетләргә штраф салына икән, акча җыюны оештыра, мәхкәмәләргә йөри. Бу очракта да мөрәҗәгатьләр, петицияләр дә комачауламас иде.

Мин Мәскәүдә укыдым, яшәдем. Егетләрне мәскәүләр яклар әле дип уйлау дөрес түгел. Әгәр дә мин Азат Мифтахов яки Айдар Гобәйдуллин кебек хәлгә эләксәм, республиканың иҗимагый оешмалары, аерым шәхесләре яклап чыгыш ясаса, үземдә көч тояр идем. Бу мөһим ярдәм булыр иде", диде Киньябулатов Азатлыкка.​

"Яшьләр милли эшләр белән сәясәтне аера"

Татар яшьләре хәрәкәте активисты Илнар Гарифуллин төп проблем дип яшь буын вәкилләренең милли эшләр белән сәясәтне аерып эш итүен әйтә.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

"Яшьләр оешмалары авыр хәлгә калган яшьләрне якларга әзер, ләкин бердән-бер проблем – милли оешмаларга кергән яшьләр милләт эшләре белән сәясәтне аера. Минемчә, бу бер-берсенә бәйле. Аларны берләштерергә кирәк. Без, Дөнья татар яшьләре форумы, сәяси акцияләр оештырмасак та, сәяси мәсьәләләрдә мөрәҗәгатьләр язабыз. Бу эшнe киңәйтергә кирәк.

Татар яшьләре аларны яклаудан баш тартырга тиеш түгел. Бу турыда мәгълүмат чараларында язарга, мөрәҗәгать кабул итәргә, җитди ярдәм күрсәтергә кирәк. Чөнки алар – безнең милләт вәкилләре. Без татар яшьләре форумы идеологик, тел, мәдәни проектлар белән шөгыльләнсәк тә, яшь буынны онытмаска тиеш. Тел, мәдәният – мөһим юнәлешләр, ләкин безнең арада сәяси активистлар да булырга тиеш. Алар гына милләтне алга тарта, алар гына милләтнең хокукларын якларга көч биреп тора”, диде Илнар Гарифуллин Азатлыкка.

Яшь галим, тарихчы Камил Галиев фикеренчә, җәмгыятьне, шул исәптән татарларны да курку биләгән, ирекле фикер йөртү студентларда да юк.

Камил Галиев
Камил Галиев

"Егетләрне якламауның сәбәпләрнең берсе – хәбәрдар булмау һәм куркаклык. Аннары Казан яки Уфамы ул, студентлар солдатка әверелде, алар ирек, хокук яклау төшенчеләрен белми. Барысы да асфальт белән тапталган.

Мифтахов белән Гобәйдуллинның якланмавы берничә проблемны ачып сала. Беренчедән, университетларның күпчелеге "импотент" хәлендә. Университет сүзе дә корпорция, үз кешеләрен яклаучы автономияне аңлата. Кызганыч, университетның исеме генә калды. Алар кечкенә шау-шудан да шүрли, коелып төшә һәм үз студентлары өчен сүз катырга курка. Бердәнбер Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) генә Егор Жуковны яклап сүзен әйтте. МДУ исә хакимияткә тугры булуын күрсәтеп, итекләрен ялауны дәвам итә.

Икенче проблем – төбәкләрнең импотенциясе. Университетлар булмасын, төбәкләр үз кешеләрен яклап сүз әйтә ала иде. Бу бит белемле, актив яшьләр. Әмма федераль үзәктән курку бу адымны ясарга бирми. Киресенчә, Мәскәү алдында матур булып күренер өчен сивиль җәмгыять өчен көрәшне, аның активистларын таптап китәргә мөмкин", дип әйтте галим.

Җәмәгать эшлеклеләре даими рәвештә Дөнья татар конгрессында хокук яклау хезмәте булырга тиеш, бу Татар халкының үсеш стратегиясенә керергә тиеш дип әйтелсә дә, бу мөһим чара тормышка ашырылмады.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG