Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәнзаман Баттал хөр күңелле кеше иде, оныгы да бабасына охшагандыр"


Фәнзаман Баттал оныгы Азат Мифтахов белән, архив фотосы

18 февраль Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында язучы, публицист Фәнзаман Батталның 80 еллыгына багышланган кичә үтте. Анда өлкән яшьтәге язучылар, иҗатташлары җыелды. Галимә Рифә Рахман сәхнәдән Батталның оныгы Азат Мифтаховны яклап чыгыш ясаган бердәнбер кеше булды.

"Юлын белгән адашмас" дип аталган әлеге әдәби-музыкаль кичәгә кадәр яшьләр секциясе утырышы үтсә дә, Тукай клубындагы кичәгә яшьләрне өндәүче булмады. Сәхнәдә Фәнзаман абыйның туры сүзлелеге, кыюлыгы, гаделлеге турында сүз күп булды, әмма галимә Рифә Рахманнан кала аның оныгы – Азат Мифтахов язмышы өчен борчылуы турында сөйләнмәде. Кичәдә Фәнзаман абыйның кызы да катнашмады.

Фәнзаман Баттал 2015 елда 76 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат була. Күрәсең, халык дошманы буларак ике тапкыр сөргенгә сөрелгән гаилә баласы булу йөрәгенә уелмыйча калмагандыр. Батталлар гаиләсе Сталин үлгәннән соң гына бераз иркен сулыш ала. Язучы Марсель Галиев әйтүенчә, аның ачы теллелеге мәктәп елларында ук беленә, ул шул вакытта ук кыска хикәяләр яза башлый. Ләкин Марсель Галиев аны шактый вакыт язучы буларак кабул итми әле:

Марсель Галиев
Марсель Галиев

– Мин Фәнзаман абыйны радиокомитетта эшләгән вакытында күргәли идем. Ул вакытта дус түгел идек әле. Вак, кыска юморескалар язып йөри, мин аны язучыга да санамый идем. Фәнзаман абый үзгәртеп кору башлангач ачылып китте. Кыю-кыю мәкаләләр яза башлады, сарказм тулы юморескалары белән игътибарны җәлеп итте. Партия турында кискен фикерләр әйтә башлады. Бервакыт, бер егермеләп язучы тәмәке тартып тора, мин үтеп барам. Шулчакны Фәнзаман абый, әнә Марсель Галиев тә керде партиягә, сез барыгыз да гаепле, диде. Әйе, мин партиядә җиде ай тордым һәм үзем белән аннан бик күп кешене ияртеп чыктым. Ә Фәнзаман абыйга, "без партиядә булгач, каршы сүз әйтә алмыйбыз, ул бит атаңа каршы әйткән кебек була. Монда бит күбрәк син гаепле, син бит партиягә менә монда ялгышасың, тегендә, дип әйтә ала идең", дидем. Шуннан соң партия турында тирәнрәк яза башлады. Иң аянычлысы, ул теге чорны сүтте, тәнкыйтьләде, ләкин бу капитализмнан да яхшылык күрмәде. Ул хыялланган дәрәҗәдә булып чыкмады безнең бәйсезлек. Мөгаен, оныгы да хөр күңелле булгандыр... кызганыч, мин аның турыда бик белмим шул... Ә Фәнзаман абый кинәт киткәч, бик авыр булды. Бер яхшы әңгәмәдәшем юкка чыкты минем. Без бит бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек.

Язучы Заһид Мәхмүди "бу заманда теләсә кемгә яла ягарга мөмкиннәр, шуңа күрә татарны яклаучы хокукчыларны булдырырга иде" дигән фикердә:

Заһид Мәхмүди
Заһид Мәхмүди

– Ул зур шәхес иде. Язучы гына түгел, шәп актер да иде. Без үзебезнең "Җәза" фильмына аны очраклы гына алмадык. Режиссер Фәнис Камал белән төп рольгә кешене бик озак эзләдек. Фәнзаман абый без эзләгән кеше иде. Ул безнең фильмны бер башка күтәрде. Оныгы, мөгаен, Фәнзаман абый кебек үк хөр күңелле кешедер. Мин ышанмыйм аның начар егет булуына. Бу, миңа калса, яла ягу. Фәнзаман абый оныгы начар була алмый. Мондый шартларда аз санда калган хөр күңелле кешеләрне ничек сакларга? Безгә татар мәнфәгатьләрен яклый торган хокук белгечләре кирәк. Бүгенге заманда кемгә генә яла якмаслар.

Язучы, әдәби тәнкыйтьче Рифә Рахман "татар татарны яклап күтәрелсә, гаҗәп булыр иде" дигән фикердә:

Рифә Рахман
Рифә Рахман

— Фәнзаман абый киңкырлы шәхес иде. Ул зур бүләкләр алмаса да, гаҗәеп талантлы иде. Мин аның иҗатын күзәтеп бардым һәм безнең чорда ул дәрәҗәдә кыю фикер әйтүче башка кеше булмагандыр дигән фикергә килдем. Аны бигрәк тә милли проблемнар, халык язмышы борчыды. Мөстәкыйльлек алуыбызга, моңа 20 елда ирешәчәгебезгә өметләнде. Без аның белән күп нәрсәдә фикердәш булсак та, мин аңа, Фәнзаман абый, 20 елда мөстәкыйль була алмыйбыз, дип әйтә идем. Менә шундый зур өметләр белән яшәде-яшәде дә, көтмәгәндә генә вафат булды. Бик күп эшләнмәгән эшләре калгандыр дип борчылам.

Фәнзаман абый киң күңелле, кунакчыл, кешеләрне ярата торган, дуслары күп булган кеше иде. Үткәндәге эшләре өчен дә бервакытта да үкенмәде. Хатын-кызны бик хөрмәт итә иде. Иң яраткан кешесе – әниседер дип уйлыйм. Килгән саен әнисе турында ни дә булса сөйли иде ул. Аннары кызын ярата иде. Кызы Түбән Камада яшәде. Алар аралаштылар, бигрәк тә соңгы елларда аралары якынайды. Фәнзаман абый үзенең оныгы белән горурланды. "Биш"кә генә укый, олимпиадада урыннар ала, Мәскәүнең әллә ничә вузына чакырганнар дип горурланып сөйли иде.

Оныгын Азат Мифтахов дип беләм бит инде, көннәрдән-беркөнне карыйм, ул кулга алынган, эше мәхкәмәгә куелган дигән хәбәр таралды. Бердән, татар егетләренең урыс хәрәкәтләренә кушылуына борчылам. Икенче яктан, ышанып та бетмим. Перспективалы математикның нәрсәдер шартлатып йөрүенә мин ышана алмыйм. Дәүләт матбугаты язган әйберләргә бик игътибар итмим мин. Анархистларның, башка Русия оешмаларының сайтларына кереп карагач исә Азат Мифтаховны үзләренең активисты итеп күрсәтергә тырышуларын сиздем. Моның барысы да оештырылган булуы турында язалар. Минем күңел аның бу оешма активисты булуына да ышанып бетми. Фәнзаман абый белән аралашып үскән, аның идеяләрендә тәрбияләнгән онык ниндидер чит хәрәкәтләрдә шул дәрәҗәдә активлык күрсәттеме икән? Билгеле, ул бабасы шикелле үк хөр рухлы булгандыр, дәүләт сәясәте белән килешмәгән, митингларда катнашкандыр. Әмма мин аның ахмакларча инде үзенең актуальлеген югалткан оешмада актив булуына, кулына корал тотуына ышанмыйм.

Без – куркак халык. Әгәр куркак булмасак, ничә гасыр дәвамында кол булып яшәмәс идек

Нишләп татар җәмәгатьчелеге якламый дип сорыйсыз. Сәбәп гади: без – куркак халык. Әгәр куркак булмасак, ничә гасыр дәвамында кол булып яшәмәс идек. Җәмәгатьчелек яклап язса, шаккатыр идем. Никадәр кеше кулга алына, күпме кеше төрмәләрдә утыра, кемне яклап язганнары бар? Фәнзаман Баттал оныгы булсынмы ул, Кашаповлармы – кайсын яклап кем күтәрелде? Шуңа күрә көрәштә аз санлы, гаярь кешеләр генә калды. Алар бүген тотыла һәм нахак бәла ягыла икән, беркем дә якламаячагын белә. Кызганыч. Мин үзем куркак кеше түгел. Ирләрнең башлап сүз әйтүен көтәм. Хатын-кызда булган батырлыкны көтәм.

Фәнзаман абый белән озак еллар аралашып яшәгән шагыйрә Нәҗибә Сафина да Азат Мифтахов язмышы өчен борчыла. "Ләкин без аны яклый алмыйбыз, чөнки үз хокук органыбыз юк", ди ул:

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

— Милли җитәкчеләр, милли комитет та кулга алынган кешеләрне коткару турында бернинди сүз әйтми. Чынлыкта репрессия бара. Бүген алымнары гына башка. Фәнзаманның оныгы да шушы репрессиягә эләкте. Утырган кешеләр чыккач та, иректә аларны беркем көтми. Рафис Кашапов та утырып чыкты, яшәү шартлары коточкыч авыр булгач, чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Без хәтта шушы кадәр репрессиягә дә гадәти хәлгә караган кебек карый башладык инде.

Фәнзаман абый гаҗәеп кеше иде ул. Гаҗәеп сәясәтче иде. Еш кына, дөньяда яшәү авыр булганга көләм, дип әйтә иде. Әгәр исән булса, аның үзен дә шушы язмыш көтмәгән идеме икән әле?

Үебезнең хокук органы булмый торып, без үз-үзебезне яклый алмаячакбыз

Татарны яклауга килгәндә, Татарстанның бит үз хокук органы юк. Үзебезнең хокук органы булмый торып, без үз-үзебезне яклый алмаячакбыз. Менә мин сезгә бер сүз әйтәм: халыкара хокукка ия булган референдумны Русия үзе генә юкка чыгарып ташлый алмый. Димәк, без суверен дәүләт. Нишләп соң алайса Новолуганскида яисә Кырымда ул референдум үз көчендә, ә Татарстанда үз көчендә була алмый? Ни өчен Русия бүген башка илләр белән сәер хәлдә тора? Чөнки алар күрә: Русиядә бер үк хәлгә төрлечә караш. Үзләренә ничек кирәк – шулай эшлиләр. Аннары бит Тишков әллә кайчан ук бер тел, бер дин булачак дип язып чыкты. Бу стратегия күптән бара, ә бездә татар стратегиясен булдыру турында әле генә сүз куерталар. Ә бит сугышка кергәнче үк стратегия булырга тиеш! Сугыш әллә кайчан бара, ә без стратегия турында сүз башладык кына. Бу – вакыт оту өчен оештырылган процесс. Ни өчен вакытны отарга тырышалар? Чөнки тел – кире кайтарып булмый торган изге нәрсә. Ләкин бит безне урыс милләте уйлап чыгармаган, телне урыс бирмәгән, шуңа күрә ул бездән аны тартып ала алмаячак. Безгә хәзер хокук органнарыбыз турында уйларга кирәк. Икенчедән, Русия Конституциясенә каршы килми торган бер нәрсә бар: мәгариф системын булдыру үзебенең кулыбызда. Балаларыбыз туган телдә укый башлаячак дип әйтәбез икән, моңа беркем дә каршы килә алмый. Ә ни өчен эшли алмыйбыз моны? Монысы – минем өчен сер.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Кичәдә берлек рәисе Данил Салихов, язучылардан Марат Әмирханов, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй дә чыгыш ясады. Аларның чыгышлары сагыну һәм иҗатына бәя бирүдән гыйбарәт иде. Фәнзаман Батталның авыр хәлдә калган гаиләсен кайгырту турында сүз булмады.

фикерләр (11)

XS
SM
MD
LG