Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар"


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Азат Мифтахов полиция тарафыннан җәзалануы турында белдерде. Федерал каналлар аны шартлаткыч ясауда гаебен таныды дисә дә, ул үзе моны кире какты. Чыгышы белән Түбән Камадан, хәзер Мәскәүдә аспирантурада укычы Азат танылган язучы, сатира остасы, Путин Русиясен тәнкыйтьләп язган Фәнзаман Баттал оныгы булып чыкты. Берничә көн югалып торган энесен Мәскәүдә эзләп йөргәннәре турында Азатлыкка Азатның абыйсы сөйләде.

7 февраль Азат Мифтахов изолятордан чыкты, әмма янә тоткарланып Мәскәүнең тикшерү идарәсенә озатылды. Кичкә таба ул конвой белән изоляторга озатылган. Аны берничә көн дәвамында юллап йөргән әнисе Гөлнур да, абыйсы Гадел дә аны күрми калган. Туганнары аның нинди дә булса җинаять кылуына ышанмый, аңа фән кызык, укытучылык турында хыяллана, безнең барыбыз өчен дә ул үрнәк бала дип сөйләде Азатлыкка аның абыйсы Гадел Фәхриев.

— Азатның тоткарлануын кайдан, ничек белдегез?

Аның ничек фикерләве җинаятьме? Ул гаделлек яклы бала булып үсте, кеше хокуклары барыннан да өстен дигән фикер белән яши

— Без Түбән Камада яшибез, ә Азат Мәскәүдә укыды. Интернетны карыйм, бөтен җирдә террорчылыкта шикләнгән Азат Мифтахов дип язалар, аннары телеканналлар да шуны сөйли башлады. Бөтен җирдә МДУның математик-аспиранты дип язалар. Ышанмыйча тордым, Азатка шалтыратам – телефоны сүнгән. Тегеңә-моңа шалтыратам – берни билгеле түгел. Тоткарлаганнар, ләкин кайда икәнен белмичә иза чиктек. Ишетеп беләбез бит инде, полиция кулына эләккән кешеләрне җәзалыйлар дип, Азат исән булсын, сау-сәламәт кенә булсын дип дога кылдык. Башта апага әйтмәдем, аннары Азат югалганын әйттем дә Мәскәүгә чыгып киттем. Без тапмас идек, адвокат Светлана Сидоркинага рәхмәт, эзенә төште.

— Тоткарланучылар барлыгы 12 кеше булган, Азаттан кала барысы да җибәрелде. Ничек уйлыйсыз: ник бер Азатны тотып калганнар?

— Белмим, ул сорауга җавабым юк. Иң гаҗәпләндергәне – бездән аның кайда ябылганын яшерү. Аннан сорау алган тикшерүче хатын безгә "күрмәдем, андый кешене белмим", диде. Кайда гына мөрәҗәгать итмәдек, барысы да "исемлектә андый кеше юк" диделәр. Ярый, Мәскәүдә халык шаулаша башлады, аның белән бергә укыган дуслары, укытучылары таләп итә башлагач, ачык хатлар язгач кына билгеле булды. Мәхкәмә булды, аны шуннан соң тагын 72 сәгатькә ябып куйдылар. Адвокат Сидоркинага аны җәзалаганнарын сөйләгән, күкрәгендә шөреп боргычтан эзләр калганын да Светлана әйтте, гаепне танымаса, арт ягына боргыч кертү белән янаганнар.

Сулдан: Гадел Фәхриев, Айбулат Мифтахов, Азат Мифтахов
Сулдан: Гадел Фәхриев, Айбулат Мифтахов, Азат Мифтахов

— Кичә аны изолятордан җибәрделәр, аннары янә тоткарлаганнар. Бусы ни булды?

Аның җинаятьче булганына ышанмыйбыз, аның фикерләвен, тормышка карашын беләм, безнең өчен үрнәк булды

— Азатны көндезге 12.15тә изолятордан чыгарганнарын Светлана Сидоркина хәбәр итте, әмма аның ни телефоны, ни акчасы юк. Тагын юк булды. Килдек, "без күрмәдек, белмибез, ләкин ул чыгарылды" диделәр. Аны баксаң, Тикшерү идарәсенә алып киткәннәр. Ягъни полициянең бер бүлеге вәкилләре икенче бүлек хезмәттәшләренә тапшырган булып чыкты. Әмма аңардан шартлаткыч ясау гаебе төшерелде, аны "хулиганлык" маддәсе нигезендә тоткарладылар, узган ел, имеш, Мәскәүдәге "Бердәм Русия" бинасына "төтен шашкасы" ыргытканнар. Кемнәр булганнары ачыкланмаган. Имеш, менә шуны Азат эшләргә мөмкин диләр. Мин дә, адвокат та ул хәлләрдән хәбәрдар түгел, матбугаттан гына беләм диде Сидоркина үзе дә. Азатның да анда булуы мөмкин түгел.

— Сез кичә аның белән күрешә алдыгызмы?

— Юк, безне якын да китермәделәр. Светлана Сидоркина гына күреште, сәламәт дип әйтте, без шуның белән тынычландык. Адвокат кичкә кадәр утырды, аны конвой белән изоляторга озатканнарын күргән. Без инде Түбән Камага кайтып киттек.

— Азатны анархистлар төркемендә булган дип язалар...

— Соң аның ничек фикерләве җинаятьме? Без аның белән еш кына ул хакта сөйләшә идек, ул гаделлек яклы бала булып үсте, әле дә шул кыйбласыннан кайтмады. Дөреслекне ярата, кеше хокуклары барыннан да өстен дигән фикер белән яши.

— Туганнарыгыз, дусларыгыз, таныш-белешләрегез Азат турында ни уйлый?

Азат Мифтахов бабасы Фәнзаман Баттал белән
Азат Мифтахов бабасы Фәнзаман Баттал белән

— Без барыбыз да аның өчен куркабыз, борчылабыз. Аның җинаятьче булганына ышанмыйбыз. Мөмкин түгел ул, минем күз алдымда үсте, аның фикерләвен, тормышка карашын беләм. Безнең өчен үрнәк булды. Гөлнур апа ике бала үстерде. Азатның сеңлесе Түбән Каманың татар гимназиясендә укый. Азат укыганда бик акыллы иде, төгәл фәннәр белән мавыга иде, шуңа аны гимназиягә алдылар. Математика олимпиадаларында беренче урыннарны алды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имазасы белән рәхмәт хатлары күп.

МДУга җиңел керде, кызыл дипломга укып бетерде. Фән белән шөгыльләнәм дип хыяллана. МДУда укытырга кал дисәләр, шунда укытучылык итәр идем дип сөйләде. Ирекле көрәш спорты белән шөгыльләнде. Берсе дә ышанмый аның нидер кыла алуына. Шәп татар малае ул. Фәнзаман Баттал оныгы бит ул! Гөлнур апаның гаиләсе – гап-гади гаилә, үзе бензин салу станциясендә эшли, ире дә механик. Эшче, тырыш кешеләр. Азат бер авырлык та китермәде аларга.

— Бу эш ничек тәмамланыр дип уйлыйсыз?

— Яхшылыкка өмет итәбез. Чыгарырлар дип дога кылабыз. Бу эш хакында Русия, Татарстан президенты идарәләрендә дә беләләр дигән хәбәр бар, шуңа уңай хәл ителер дип уйлыйбыз.

* * *

Азат Мифтаховны һәм тагын 11 кешене 1 февраль көнне Мәскәүдәге төрле урыннарда тоткарлыйлар. Аларның өйләрендә тентүләр уздыру һәм тоткарлауга канунсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр ясау гаепләве (Җинаять кодексының 223.1 маддәсе) сәбәп була.

Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина ВВСга белдерүенчә, мәхкәмәдә Мәскәү янындагы Балашиха урманында шартлаткыч табылу турында белдерелгән мәгълүматларга күрә, җинаять эше 2018 елның гыйнварында ук ачылган булган. Әмма гаепләнүчене ачыклау мөмкин булмау сәбәпле, шул ук елның августында тикшерү эшен туктатып торырга булалар.

Бу эшкә бәйле рәвештә тоткарланган Даниил Галкин һәм Елена Горьбань белдерүенчә, нигәдер тикшерүчеләрне башкалардан бигрәк нәкъ менә Азат Мифтахов кызыксындырган.

25 яшьлек аспирантның бу эшкә бәйле проблемнары гыйнвар уртасында ук башлана. Башта “Опер слил” телеграм каналында аның паспортының фотосы һәм “Без бит сине кисәткән идек - юк-бар белән шөгыльләнүеңне туктат” дигән язу һәм Мифтаховны мыскыллаулар чыга.

Аннан соң 17 һәм 18 гыйнварда Мифтахов югында аның тулай торактагы бүлмәсендә тентүләр уздырыла. Мифтахов “ОВД-Инфо” порталына белдерүенчә, тикшерүчеләр аның ноутбугын, берничә телефонын, китапларын, шул исәптән электрон китапларын һәм шактый зур суммада акчаларын алып киткән. Рен-ТВ телеканалы хәбәр итүенчә, бу тентүгә Мифтаховның үз бүлмәсеннән пластик банка һәм электр чыбыклары алып чыгып уртак бүлмәдә калдырып китүе сәбәп булган.

Соңрак федераль каналлар тулай торакның аш пешерү бүлмәсенә охшаган урында күзәтү камерасына яздырылган видео күрсәтә. 2019 елның 17 гыйнвары белән теркәлгән видеода йөзе бик ачык күренмәгән ниндидер бер егет башта раковинада нәрсәдер юа, аннан соң газ плитәсе артына нидер куя яки ала.

Рен-ТВ Мифтаховның бүлмәсендә тикшерүчеләр “анархистлар китаплары, бронежилетлар, рацияләр, алюминий тузаны һәм шартлаткыч маддә билгеләре булган катнашма калдыклары” табылуы турында хәбәр итә.

"Россия 24" каналы аша чыгарылган куәт структуралары видеосында янәсе Мифтахов шартлаткыч маддәне МДУ бинасы янында сынап та караганын таный. Мифтаховның Балашихада табылган шатлаткычка бәйләнеше булуын тануы турында бернинди дә мәгълүмат юк.

Мәхкәмәдә белдерелгәнчә, тулай торактагы тентүдән соң ике атна чамасы вакыт узгач Балашиходагы шартлаткычны тикшерү эшен яңартып җибәрәләр. Тагын бер-ике көннән Мифтаховны кулга алалар.

Хәзер ул әлеге шартлаткыч эшендә бердәнбер шикләнелүче. 4 февральдә узган мәхкәмә Мифтахов журналистларга гаепне танымаганлыгын һәм танымавын, бу эшнең ялганга нигезләнүен белдерде.

XS
SM
MD
LG