Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховны яклап ачык хат имзалый


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Аспирантны яклап язылган хатны имзалаучылар арасында Массачусетс технология институтының лингвистика профессоры Ноам Хомкий һәм Мәскәү математика берләшмәсе президенты Виктор Васильев та бар.

Төрле илләр университетлары галимнәре Мәскәү дәүләт университетының тоткарланган аспиранты Азат Мифтаховны яклап язылган ачык хатны имзалый. Хат doxajournal.ru сайтында урнаштырылган.

"Азат Мифтаховның математик карьерасы башланып кына килә. 2016 елда ул беренче фәнни язмасын чыгарды. Без, математика берләшмәсе вәкилләре, аңа теләктәшлек белдерәбез һәм килеп туган вазгыятькә борчылабыз. Ачык һәм гадел мәхкәмә тикшерүе таләп итәбез", диелә хатта.

Аны Русия фәннәр академиясе, Югары икътисад мәктәбе, МФТИ, МДУ, РаНГиГС, СПбДУ һәм башка Русия униерситетлары, институтлары һәм академияләре галимнәре, фәнни хезмәткәрләре, магистрлары һәм студентлары имзалаган. Кул куючылар арасында АКШ, Канада, Израил, Бразилия уку йортлары галимнәре дә бар.

Татарстаннан Казан федераль университетның математика һәм мәгълүмати технологияләр институтыннан да берничә доцент һәм студент хатка үз имзасын куйган. Кул куючылар арасында Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Чулпан Хәмидова фамилиясе дә бар.

Шартлаткыч ясауда шикләнелеп 1 февральдә полиция бүлегенә китерелгән, әмма пәнҗешәмбе бернинди гаепләү белдерелми иреккә чыгарылган Азат Мифтахов янә тоткарланган. Аны Мәскәүнең Төньяк административ бүлгесенең полиция бүлегенә алып килгәннәр.

Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина полиция хезмәткәрләренең аспирантны изоляторда җәзалаулары турында шикаять белән Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итте.

Элегрәк Мәскәү өлкәсенең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Азат Мифтаховның тәнендә җәзалау эзләре бар дип белдергән иде. Мәскәү Һелсинки төркеме рәистәше Валерий Борщев аспирант тәнендә шөреп боргыч белән җәзалау эзләрен күрдем​ диде.

Азат Мифтахов тумышы белән Түбән Камадан. Аңа 25 яшь.

XS
SM
MD
LG