Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иреккә чыгарылган аспирант Азат Мифтаховны кабат тоткарлаганнар


Шартлаткыч ясауда шикләнелеп тоткарланган, әмма пәнҗешәмбе бернинди гаепләү белдерелми иреккә чыгарылган Азат Мифтахов янә тоткарланган.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны Балашихадагы полициядән чыгу белән янә тоткарлаганнар. Бу хакта Азатлыкка Мифтаховның адвокаты Светалана Сидоркина белдерде.

Аспирантның абыйсы Гадел Мифтахов та бу хакта "МБХ Медиа"га хәбәр иткән.

Мәгълүматларга караганда, Азат Мифтаховны Мәскәүнең Төньяк административ бүлгесенең полиция бүлегенә алып килгәннәр.

Мифтахов Балашиха полициясеннән берничә сәгать элек кенә азат ителгән иде. Аңа бернинди гаепләү дә, чикләү чаралары да белдерелмәде. Ул шикләнелүче статусында калды.

Адвокат Сидоркина полиция хезмәткәрләренең аспирантны изоляторда җәзалаулары турында шикаять белән Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итте. Адвокат сүзләренчә, 1 февраль полиция Мифтаховтан гаеп тануны таләп иткән.

"Мифтаховның битенә, күкрәгенә сукканнар, гәүдәсенең төрле урыннарына типкәннәр. Бер полиция хезмәткәре Мифтаховның күкрәгенә шөреп боргычка охшаган корал терәгән, аннан ул бик каты авыртулар кичергән. Күкрәк читлегендә эз калган", дигән Сидоркина "Зона права"га.

Тагын кыйнаудан куркып, аспирант веналарын кискән. Аннан соң аны Балашиха шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр.

Элегрәк Мәскәү өлкәсенең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Азат Мифтаховның тәнендә җәзалау эзләре бар дип белдергән иде. Мәскәү Һелсинки төркеме рәистәше Валерий Борщев аспирант тәнендә шөреп боргыч белән җәзалау эзләрен күрдем​ диде.

Тумышы белән Түбән Камадан булган 25 яшьлек Азат Мифтахов 1 февральдә тоткарланды. Ул канунсыз шартлаткыч ясауда шикләнелә. Эш Балашихада шартлаткыч җайланма табылгач ачылган. Мифтахов гаепне танудан баш тарта һәм бу эш ялганга корылган дип белдерә.

Тоткарлаудан соң аспирант тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан җәзалауларга дучар булуы турында сөйләде.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG