Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кичә Мәскәүдә Азат Мифтахов белән тоткарланучыларның берсе газаплаулар турында белдерде


Архив фотосы

1 февраль көнне Мәскәүдә тоткарланган анархист Даниил Галкин үзенә һәм башка активистларга карата газаплаулар кулланылуы турында белдерде. Бу хакта "Народная самооборона"ның "Вконтакте" битендә язылган.

Галкин сүзләренчә, аны машинада ике-өч сәгать дәвамында кыйнаганнар, электрошокер кулланганнар. Моны кайсы хезмәткәрләр эшләгәне билгеле түгел, дип яза "Медуза".

Нәтиҗәдә аны башка активист Азат Мифтаховка (сак астында калучы) каршы аңлатмалар , "Беренче каналга анархистларны тәнкыйтьләүче әңгәмәләр" бирергә күндергәннәр. Һәм камерага куәт оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәген әйттергәннәр.

Галкин сүзләренчә, Балашиха полиция бүлегендә ул ФСБ хезмәткәрләренең "инде кеше кыяфәте калмаган" Мифтаховка янауларын һәм кулларын каеруларын күргән һәм башка активистның акыруларын ишеткән. "Народная самооборона" язуынча, тоткарланучыларның берсе (бәлкем Мифтаховтыр) "газаплаулардан качу өчен кан тамырларын кискән һәм ниндидер дарулар эчкән".

Кичә РЕН-ТВ телеканалы тумышы белән Түбә Камадан Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны тоткарлауны күрсәтте. Канал сөйләвенчә, алты студент кулдан эшләнгән шартлаткач ясауда шикләнелеп Мәскәү дәүләт университеты тулай торагында тоткарланган. НТВ каналы аспирант Азат Мифтаховны әти-әнисе фатирында тоткарлануын сөйләде. Тагын биш студентның соңрак тоткарлануын әйтте.

Элегрәк "Народная самооборона"наның "Вконтакте" битендә язуларынча, Азат Мифтаховка полиция телеграм каналларыннан даими янаулар килеп торган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG