Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү университеты аспиранты Азат Мифтахов шартлаткыч ясауда шикләнелеп тоткарланган


Кайбер мәгълүматларга караганда, егет шартлаткычны югары уку йорты паркында сынап та караган.

Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты аспиранты 25 яшьлек Азат Мифтахов шартлаткыч (ацетон кушылмасы) ясау өчен тоткарланган. Егет аны югары уку йорты паркында сынап караган, дип яза “Майор и Генерал” Телеграм-каналы.

Канал мәгълүматларына күрә, Мифтахов "Народная самооборона" (радикал сулчы) хәрәкәтенең Мәскәү бүлекчәсе вәкиле булып тора.

Бүген РЕН-ТВ телеканалы Азат Мифтаховны тоткарлауны күрсәтте. Канал сөйләвенчә, алты студент кулдан эшләнгән шартлаткач ясауда шикләнелеп Мәскәү дәүләт университеты тулай торагында тоткарланган. НТВ каналы аспирант Азат Мифтаховны әти-әнисе фатирында тоткарлануын сөйләде. Тагын биш студентның соңрак тоткарлануын әйтте.

"Народная самооборона"наың "Вконтакте" битендә язуларынча, Азат Мифтаховка полиция телеграм каналларыннан даими янаулар килеп торган.

XS
SM
MD
LG