Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатка үзен гаепле дип танырга киңәш иткәннәр"


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Тикшерү изоляторында мәхкәмә эшен көткән МДУ аспиранты Азат Мифтахов әнисе Гөлнур Хөсәенова белән очрашты. Куәт структуралары кешеләре аңа үзен гаепле дип танырга киңәш иткән.

28 майда Гөлнур Хөсәенова улы Азат Мифтхов белән икенче тапкыр очрашты. Беренчесе 27 мартта иде. Гөлнур ханым әйтүенчә, Азат үзен авыррак хис итә, күңел төшенкелеге сизелә һәм аны үзен гаепле дип тануга күндерергә маташканнар.

— Очрашуыгыз кайчан булды, Гөлнур ханым? Ул ничек узды?

— Бу юлы мин үзем генә бардым. Кызым да абыйсын күрергә теләде, әмма 28 майда аның чыгарылыш имтиханы иде. Азат эшен алып баручы тикшерүчедән алдан ук үтенгән идем, ул озак ризалашмады. Мин бу җинаять эше белән әле тулысынча танышып өлгермәдем дип акланды ул. Улым белән очрашу кичектерелүгә йөрәгем түзмәде, ник сузалар дип адвокат Светлана Сидоркинага да сөйләдем. Ахыр чиктә тикшерүче очрашуны 28 майга билгеләде.

Алдан бардым, чөнки башта ук барлык рөхсәт кәгазьләрен алырга, юлларга кирәк бит. Адвокат Светлана Сидоркина командировкага китте, миңа рөхсәт кәгазен аның танышы китереп китте. Карыйм кәгазьгә – егылып китә яздым, чөнки паспорт номерында хата. Аз гына хилафлык булса, бернинди дә очрашу булмаячак иде. Ә мин эштән сорап киттем, юл чыгымнары да бар. Нишләргә? Йөгердем "Бутырка" төрмәсенә, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, карарга иде дип кенә борып җибәрделәр. Тикшерүче хатынга шалтыратам, мин эш белән киттем, урында түгелмен, ди. Ярый, Ходай миңа тел ачкычлары бирдеме, әллә тикшерүче хатынның мәрхәмәте булдымы – ул очрашуга рөхсәт кәгазьләрен яңадан тутырам дип ризалашты. Шөкер, өлгерттек. Ярый мине озатып йөрүчеләр бар, Мәскәүдә анысы да мөһим бит, тиз генә юлларны да табасы бар.

40 минут көттек. Аннары гына тоткыннарны алып керделәр

Очрашу сәгать 10га билгеләнгән иде. Безнең Азат белән 90 минут сөйләшергә хокукыбыз бар. Килдем, миннән башка кешеләр дә бар, алар да очрашуга килгән, безне керттеләр, әмма Азат та юк, башкаларны да очрашуга чыгармыйлар. Төрмәнең "кайнар номеры" бар, шунда ук телефон тора. Шалтыратабыз, ә алучы юк. 40 минут көттек. Аннары гына тоткыннарны алып керделәр. Ни өчен тоткарлаганнар – безгә аңлатучы булмады. Гаеп бездә түгел бит, очрашуны озайтасызмы дип сорадым. Кире кактылар, чөнки 11:30-да инде икенче кешеләрнең очрашуы иде, башка кешеләр керергә тиеш. Безнең сөйләшеп бетерүгә әле 10-15 минут вакыт калса да, Азат артына сакчы килеп баскан иде.

— Ниләр сөйләштегез? Азатта ниндидер үзгәрешләр сиздегезме?

— Артык дәрте юк улымның. Бу хәлләрне авыр кичерүе сизелә. Боеккан иде ул. Болай карап торышка сау-сәламәт, әмма кешенең күңел халәте дә мөһим бит. Беренче очрашуда үземдә дә ышаныч күп иде, бу юлы инде барысы да авыррак кабул ителә. Азатка адвокаты, имеш аңарда әфьюн тапканнар дигән ялган мәгълүмат таралганын әйткән. Төрле Telegram каналларда Азатны пычраткан порнографик фотолар бар дип тә яздылар. Анысын да ишеткән. Әлбәттә, борчылган.

Азатның күңелен иң нык кырган хәбәр – МДУ ректорының җинаять эше ачылган очракта студент, аспирантларны куарга дигән карарны университет нигезнамәсенә кертү теләге. Менә монысына ул бик кайгыра. Фән дөньясына гашыйк булган, тормышының бер зур өлеше дип санаган кеше мондый хәбәрне авыр кабул итә. Адвокат урынында булсам, аны әйтмәс тә идем. Ни диим инде? Тынычландырдым. Беренчедән, ул әле тәкъдим генә, карары юк. Икенчедән, укуны кайчан да, кайда да дәвам итәргә була дип дәртләндерергә тырыштым. Исән-имин генә котылсын бу эшләрдән.

Гөлнур Хөсәенова һәм Михаил Лобанов
Гөлнур Хөсәенова һәм Михаил Лобанов

Мин аның укытучысы, МДУ доценты Михаил Лобанов белән дә очраштым, ул кайтыр юлга чыкканда һава аланына да озатып куйды. Ул оптимистик карашта. МДУ студентлары, укытучыларының күпчелеге Азат яклы, нахакка утыра дип инанганнар. Алар үзара бик дус, ярдәм итәләр, акча җыюны да дәвам итәләр. Адвокат хезмәте дә чыгымнар таләп итә бит.

— Азат изоляторда утыруы турында ни сөйләде?

— Ул бер кешелек камерада утыра. Бәлки кешеләр булган камерага күчәрсең, кеше белән күңеллерәк бит дигәч, "юк, бу – минем карар, күчәсем килми", диде. Камерасында суыткыч та, чәй кайнатырга җиһаз да, хәтта электр розетка да юк. Ризыклануына артык игътибар итмәдем, ул да сөйләмәде. Дуслары, ни кирәк, шуны ике атнага бер китереп китә. Аларга рәхмәт, үзара акча җыялар да "передачка" итеп тапшыралар, барысы да килеп ирешә, диде.

Үзен гаепле дип танырга тәкъдим иткәннәр, танымаса, үзенә авыр булачак дип "киңәш" биргәннәр

Азат әйтүенчә, аның белән куәт оешмалары кешеләре очрашкан, сөйләшкән. Алар ике кеше булган. Гаебен танырга тәкъдим иткәннәр, танымаса, авыр булачак үзенә дип "киңәш" биргәннәр. Бернинди дә басым ясау, көч куллану булмаган. Әмма Азат "дусларча" сөйләшүдән баш тарткан, адвокат янында, протокол алып барылган очракта гына сөйләшәчәкмен, гаебемне танымыйм дигән. Ул үзен гаепле санамый, мин дә Ходай рәхмәте белән барысы да уңай хәл ителер, чыгар дип өметләнәм, дога кылам.

— Азат белән очрашуны әлегә сезгә генә рөхсәт иттеләрме?

— Адвокат белән очрашалар. Азат белән энем Гадел очрашырга бик тели. Берничә тапкыр гариза язды, әмма кире кагалар. Әллә Азат Гадел абыйсы белән очрашырга теләмиме икән дип тә уйладык, әмма адвокат аңлатуынча, тикшерүче рөхсәт бирми. Әни белән сөйләшү бер, әмма абыйсы белән аралашу икенче булыр иде. Азат миннән нидер яшерә дип уйламыйм, алай ачык сөйләшә, әмма ир-ат белән сөйләшү башкачарак булыр иде. Очрашуга рөхсәт кәгазьләрен бирсәләр ярар иде...

— Элегрәк аралашканда Азат турында Татарстан хакимияте, Татарстан президенты да хәбәрдар дигән сүз ычкынган иде. Сез аңа мөрәҗәгать иткәнегез булдымы?

Азатка Татарстан хакимияте ярдәм итәр дигән өмет бар иде

— Мин шәхсән хат язмадым. Азатка алар да ярдәм итәр дигән өмет бар иде. Бу эш калкып чыккач, күп яздылар, матбугат та шаулады, ишетми калмаганнардыр. Чынында мин кемгә мөрәҗәгать итәсен дә, кемнән ярдәм сорыйсы икәнен дә белмим.

— Сез яшәгән Түбән Камада күршеләрегез, дусларыгыз, Азатның элеккеге сыйныфташлары нинди фикердә? Ярдәм итәләрме, әллә ерагайдылармы?

— Беләсезме, Азат кулга алынган, аңарда шартлаткыч табылган дигән хәбәр таралгач, мин дә, башкалар да шок кичерде. Телевизорга кеше ышана бит, анда сөйләгәч, димәк, гаебе бар дигән нәтиҗә ясаучылар да булды. Әмма соңыннан әле теге гаепне таккач, әле икенчесен сөйли башлагач, кешеләр махсус эшләнә икәненә төшенде. Анда бер эләксәң, ычкыну авыр. Ни гаҗәп, мин дуслар түгел дип йөргән кешеләр дә миңа теләктәшлек белдерде, җылы сүз ишетү дә рәхәт бит. Юлыңа акча күп китә, Азатка күчтәнәч булса да алырсың дип акча алып киләләр. Эштәге кызларга да рәхмәт. Алар да барысын аңлый, юлга чыгарга кирәк дисәң, сменаны алыштыралар, минем өчен эшкә чыгалар. Мәчеткә дә йөрим, Азат өчен дога кылуларын сорыйм.

XS
SM
MD
LG