Accessibility links

Азат Мифтаховның әнисе Рөстәм Миңнехановтан яклау сорап хат язган


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Азат Мифтаховның әнисе улының сак астында канунсыз тотылуы, тоткарланганда азаплауларга дучар булуы, диссертациясен язарга мөмкинлек бирмәүләре турында сөйли.

Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынган Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова улын яклауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язды. Хатта ул Азатның сак астында канунсыз тотылуы, тоткарланганда азаплауларга дучар булуы, диссертациясен язарга мөмкинлек бирмәүләре турында сөйли.

Гөлнур Хөсәенова, беренче чиратта, Азат Мифтаховның уңышларын атап уза. Азат Бөтенрусия олимпиадаларында ике диплом алган, Түбән Камадагы мәктәпне бик яхшы тәмамлаган, Рөстәм Миңнеханов имзасы белән мактау кәгазьләре дә алган. 2015 елда МДУны тәмамлаганда Голәмаләр шурасы аңа алтын медаль тапшырган. Мондый студентлар саны бик аз. 2019 елның сентябрендә Азат Мифтахов математика фәннәреннән диссертация якларга тиеш булган.

"Минем улым - галим. Өметләр бирүче аспирант, алтын медаль алучының исеменә, аның илдә барган вакыйгаларга тәнкыйди карашын хакимиятләргә каршы торучы аерым төркемнәр игътибар итми калмаган. Нәтиҗәдә Азатны үзләренең әшәке, провокацион көчләренә җәлеп итәргә тырышканнар, Мәскәүнең "Бердәм Русия" фиркасенә һөҗүм итүгә этәргәннәр. Ләкин минем улым тәрәзә ватуда, төтен шашкасы ташлауда катнашмаган, моны эшләүче яшьләр арасында Азат бөтенләй булмаган. Төркемдәге кешеләр үзләре дә бу хакта күрсәтмәләр бирде. Адвокат Светлана Сидоркина да бу хакта мәхкәмә утырышларына сөйләде. "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүчеләрне тоткарлау һәм сорау алулардан соң җибәрделәр. Һөҗүмдә катнашучылар дип танылганнарның берсе дә сак астына түгел. Бөтенләй катнашмаган Азат Мифтаховтан башка", дип яза Гөлнур Хөсәенова.

Ул шулай ук улын тоткарлаулар, берничә көн канунсыз тотулар, азаплаулар турында сөйли. Азатны МДУның тулай торагында шартлаткыч матдә ясауда гаепләмәкче булалар. Интернетта, телевидениедә "террорчыны тоткарлау" турында игълан итәләр. "Ләкин тикшерүчеләр фаразлаган "шартлаткыч ясаган вакытта" улым Түбән Камада иде. Ул Түбән Новгородта узучы халыкара конференциядә инглиз телендә чыгыш ясап кайтты. Җиде көн канунсыз тотудан һәм азаплаулардан Азат "җинаять составы булмау сәбәпле" чыгарылды, ләкин икенче гаепләү нигезендә шул ук көнне кулга алынды", ди Гөлнур ханым.

Ул гаепләүнең "телевизордан танып алган" яшерен бер шаһит күрсәтмәләренә нигезләнүенә басым ясый. Имеш ул кеше "Бердәм Русия" офисына һөҗүм көнне үк полициягә шалтырата алмаган, чөнки "телефонының аккумуляторы утырган". Гөлнур Хөсәенова шаһитнең күрсәтмәләрендә каршылыклар бар, ди.

"Ни өчен һөҗүмдә катнашмаган минем улым гаепле дип билгеләнгән? Аның исемен нинди максатларда кулланалар? Кемнеңдер провокацион гамәлләре өчен ни өчен минем улым азапланырга тиеш?" дигән сораулар куя ана кеше.

Сентябрьдә Азат Мифтахов диссертация якларга тиеш булган. Моңа кадәр аның фәнни журналларда ике хезмәте чыккан. Тагын бер фәнни хезмәтен ул бастыра алмый, чөнки тикшерү изоляторына фәнни әдәбиятны тапшырмыйлар.

Гөлнур Хөсәенова Миңнехановтан гаепсез Азат Мифтаховны яклап чыгарга, гаделлек торгызылуына, Азатны канунсыз сак астыннан азат итүдә ярдәм күрсәтүне сорый. "Татар халкы үзенең атаклы улларының берсен, киләчәктә математика фәннәре маягы булачак кешене һәм татар язучысы Фәнзаман Батталның бердәнбер оныгын югалтырга тиеш түгел", ди Азатның әнисе.

  • 25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Соңгы тапкыр 5 августта Мәскәүнең Головин мәхкәмәсе Азат Мифтаховны сак астында тотуны 7 сентябрьгә кадәр озайтты.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG