Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Угра елгасында тору дип аталган гомумрусия бәйрәмен булдыруга һәм Явыз Иван һәйкәленә каршы чыкты


Татар яшьләре форумының дискуссия мизгеле
Татар яшьләре форумының дискуссия мизгеле

Татар яшьләре фикеренчә, бәхәсле тарихи даталарны бәйрәм итү милләтләр арасында ызгышлар китереп чыгарырга мөмкин. Форумда шулай ук Әстерханда Явыз Иванга куелырга тиешле һәйкәлгә ризасызлык белдерелде.

120 дән артык татар яшьләре оешмаларын берләштергән Дөнья татар яшьләре форумы үзенең чираттан тыш корылтаена җыелып, 1480 нче елда булган “Стояние на Угре” дип аталган тарихи датаны билгеләп үтү турында канун чыгару инициативасы белән катгый килешмәүләрен белдерде. Бу хакта пленар утырыш вакытында әйтелде һәм җыен исеменнән мөрәҗәгать кабул ителде.

“Мондый бәхәсле тарихи даталарны бәйрәм итү милләтләр арасында ызгышлар китереп чыгарырга мөмкин, халыкларны бер-берсенә каршы куя”, диелә Форумның рәсми белдерүендә. Бу мөрәҗәгать яшьләр Татарстан Дәүләт Советы депутатларына һәм Русия Дәүләт Думасына юлланачак.

Моннан тыш татар яшьләре форумында Әстерханда Явыз Иванга куелырга тиешле һәйкәлгә дә ризасылык белдерелде һәм бу хакта аерым мөрәҗәгать кабул ителергә тиеш дип әйтелде.

Җыен эшләнлегенә йомгак ясап, форум әъзалары резолюция кабул итте. Документка Русиядә халык саны алу вакытында татар милләтен субэтник төркемнәргә бүлүне булдырмаска, татарлар санын киметеп күрсәтү булмасын өчен, халык арасында аңлату эшен алып барырга, Русия җирлегендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын гомумрусия бәйрәме дип игълан итәргә, Казандагы мәчетләрне торгызырга, Биләр, Сувар, Җүкәтәу, Кашан кебек археологик шәһәрчекләрдә истәлекле мәчетләр төзү һәм барлык болгар-хәзәр шәһәрчекләрендә (шул исәптән Көнчыгыш Украинада) истәлекле тамгалар куярга дигән карарлар керде.

Татар яшьләре кабул ителгән документта татар яшәгән һәрбер төбәктә иске зиратларны торгызу, аларны "тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләре" исәбенә кертү, кабер ташлардагы язуларны бер мәгълүмат базага тупларга кирәклеге язылды. Яшьләр шулай ук Казандагы Әрхәрәй бакчалары җирлеген уртак татар-рус, ислам-православ мирасы җирлеге итеп игълан итү, шул исәптән тематик парк оештыруны тәкъдим итте.

Мәгариф өлкәсенә килгәндә, "Туган тел" фәненең яңа уку планнары бөтен вариантларында булырга тиешлеге, татар теле дәүләт теле буларак мәктәп програмнарына керү мөһимлеге турында да резолюциягә кертелгән.

23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә татар иҗтимагый яшьләр оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү форумы узды. Форум кысаларында дискуссияләр, семинарлар, экскурсияләр һәм проектлар оештырылды. Чарада Русиянең 42 төбәгеннән һәм 11 чит илдән 150 кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG