Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү эше" нигезендә Айдар Гобәйдуллинга яңа гаепләү белдерелгән


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

Айдар Гобәйдуллинга яңа гаепләү белдерелгән. Ул моңа кадәргесенә караганда, йомшаграк.

Тумышы белән Уфадан булган программист Айдар Гобәйдуллинга "Мәскәү эше "нигезендә яңа гаепләү белдерелде.

Аның "куәт оешмасы хезмәткәренә һөҗүм итәргә омтылу"ны (Җинаять кодексының 318 нче маддәсенең 1нче бүлеге, 30нчы маддәсенең 3нче бүлеге) "куәт оешмасы хезмәткәренә көч куллану турында янауга" ("угрозу применения насилия к силовику") (318нче маддәнең 1нче бүлеге) үзгәртелде.

Бу хакта адвокат Максим Пашковка сылтанып, "Новая газета" яза. Шулай ук тикшерү шешәнең тулы булуын да расламый диелә.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 27 июльдә Мәскәүдә митинг вакытында 26 яшьлек Гобәйдуллин полиция хезмәткәрләре тарафыннан шешә ташлаган, ләкин беркемгә дә тидермәгән. Прокуратура моны "куәт оешмасы вәкиленә һөҗүм итәргә омтылу" дип атады, әмма сентябрьдә мәхкәмә гаепләүнең фабуласын ачыклау өчен дип материалларны кире кайтарды. Тикшерү изоляторында бер ай тотылганнан соң Айдар Гобәйдуллин читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрелде.

Соңрак аңа яңа гаепләү белдереләчәге билгеле булды. Челтәрдә Айдар Гобәйдуллинны җинаять эше белән эзәрлекләүне туктатуны таләп иткән петиция дә чыкты. Аны 2800 кеше имзалаган.

Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG