Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Либераллар милли проблемнарны аңлап бетерми"


Милли төбәкләргә, федерализмга багышланган утырышта катнашучылар
Милли төбәкләргә, федерализмга багышланган утырышта катнашучылар

"Ирекле Русия форумы"нда быел беренче тапкыр федерализм, милләтләр проблемнары күтәрелде. Анда катнашкан "Ирекле Идел-Урал" хәрәкәте вәкилләре либераллар милли проблемнарны аңлап бетерми, әмма аларга аны җиткерү өчен мондый очрашулар файдалы дигән фикердә.

9-10 ноябрь Литва башкаласы Вильнюста узган "Ирекле Русия форумы"нда беренче тапкыр төрле илләрдә яшәүче яки яшәргә мәҗбүр булучы милли республика вәкилләре җирле телләрне мотлак өйрәнүне чикләү, милли үзаң үстерү, гомумән, Русия федерализмы проблемнары турында сөйләргә җыелды. Әмма чарага җыелга 500гә якын кеше, аерым алганда активистлар, сәясәтчеләр, халыкара экспертлар, блогерлар, журналистлар һәм мәдәният өлкәсе вәкилләренең милли халыкларның проблемнары белән әлләни кызыксынмавы күренгән. Эрзя активисты Сыресь Боляеньнең халыкларга үз милләтен саклап калуда ничек ярдәм итәчәксез дигән сорауга модераторның җавапта эрзя белән Рязаньны бутавы күп кенә вәкилләрне аптырашта калдырды.

Форумда катнашкан "Ирекле Идел-Урал" хәрәкәте вәкиле Нәфис Кашапов Азатлыкка сөйләвенчә, бүгенге көндә Татарстаннан Мәскәүгә җибәрелә торган салым акчаларын шул ук милли халыкларга каршы эшләүгә тоталар.

"Ирекле буласыгыз килә икән, Себер, Идел-Урал, Кавказ халыклары иреге өчен бергә көрәшик. Без берләшеп эшләрне бергә алып барырга тиеш дип әйттем", диде ул.

Кашапов анда катнашучылардан бергә эшләргә ниятләре булу-булмаулары белән кызыксынган.

Чыгышлар ясарга өйрәнгәннәр, ә милләтләр белән конкрет эшчәнлек алып баруда тәҗрибә юк

"Русиядә сан ягыннан икенче урында – татарлар, өченче урында – украиннар, дүртенче урында – азәриләр. Сез берләшеп ФСБ генералларына һәм Путин режимына каршы эшләргә әзерме дип сорадым. Алар бу сорауга телсез калдылар, җавап бирә алмадылар. Күпмедер вакыт узганнан соң, бу мәсьәләне киләсе форумда карыйбыз диделәр. Аларга безнең фикерләр ошады, әмма алар милли сәясәт өлкәсендә ничек эшләргә белеп бетермиләр һәм шуңа бу аларны куркыта. Алар чыгышлар ясарга өйрәнгәннәр, ә милләтләр белән конкрет эшчәнлек алып баруда тәҗрибә юк. Русиядәге милли халыклар ул бит миллионнарча кеше.

Идел-Урал төбәге турында мәгълүмат бирдем. Аның Украинадан бераз гына кечкенә булуын һәм 12 миллион халык яшәвен әйттем. Төбәкләр, федерализм секциясендә иң көчле чыгышлар булды.

Русия оппозициясенең милли республикаларга, реаль федерализмга мөнәсәбәтен кызыксынып күзәтәбез. Кайчандыр Борис Ельцин "Суверенитетны күпме йота аласыз, шуның кадәр алыгыз", дип әйткән иде, әмма ике елдан, 1992 елда Федератив килешү төзер алдыннан Татарстанны танклар һәм гаскәрләр уратып алды" дип әйттем.

Форум азагында оештыручылар үзләре дә милләтләр турында сөйли башлады. Милләтләргә күзләре ачылды", диде Нәфис Кашапов.

Уңнан: Сыресь Боляень, Нәфис Кашапов
Уңнан: Сыресь Боляень, Нәфис Кашапов

Сыресь Боляень нәкъ бүгенге Русиядән аермалы буларак "Ирекле Русия"нең милләтләргә карашын белү өчен бу чарада катнашуын әйтә.

Хәзерге Русия белән безгә тәкъдим ителүче Русиянең аермасын беләсебез килде

"Хәзерге Русия белән безгә тәкъдим ителүче Русиянең аермасын беләсебез килде. Чөнки үзебез турында берни ишетмибез. Анда да берни ишетмәгәч инде сорарга булдык. Сорадык. Эрзя халкын Рязань белән бутап сөйләү бу инде үзе үк күрсәткеч. Анда катнашучылар милли халыкларның җан авазын ишетми.

Үз-үзен яндырган удмурт активисты Альберт Разин турында да берни ишетмәдек. Яшь оппозиционер "сез үзегез гаепле" мәгънәсендә җавап бирде. Без менә белергә дип бардык һәм белдек: алар халыктан бик ерак тора.

Аннары федерализм турында сөйләшү өчен безгә икенче зал – ашханә бүлмәсе бирелде. Бу шулай ук оештыручыларның бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен күрсәтә кебек, ярар моңа үпкәләмибез. Бәлки алар хакимиятне бәреп төшерергә чакырырбыз дип курккандыр. Без экстремистлар да, террорчылар да түгел, Русияне таркатуга чакырмыйбыз. Үз позициябезне җиткерергә генә бардык”, ди ул.

Боляень "Ирекле Русия форумы"ның киләсе елның маенда узачак чарасына милләтләр вәкилләре чакырылу-чакырылмавын белми.

"Безгә бер-беребезне ишетергә өйрәнергә кирәк, чөнки Совет Берлеге тәрбиясе тәэсир итми калмады. Безне бит югарыдан әйтелгән фикер генә дөрес, калганы дөрес түгел дип өйрәттеләр.

Безнең тема яңгырады, бу бик яхшы. Уйланырга мөмкинлек туды", ди ул.

"Ирекле Русия форумының" беренчесе Вильнюста 2016 елның маенда узды. Шул вакыттан ул ярты елга бер оештырыла. Форум Русия оппозициясенең бәйсез мәйданы буларак күзаллана.

XS
SM
MD
LG