Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ишетегез мине: удмуртларның геноциды бара" — Альберт Разин манифесты


Альберт Разин (1940-2019)
Альберт Разин (1940-2019)

Үзенә ут төртеп вафат булган галим Альберт Разин 10 сентябрь Удмуртия дәүләт шурасы депутатларына ачык хат таратасы булган. Әмма өлгермәгән... Бу хат туган тел, милләт, республика өчен борчылып, җан әрнүе белән язылган.

Разин депутатларга удмурт теле юкка чыга, аны коткару сезнең кулда дип ялвара. Мәрхүм моңа кадәр дә йөзләгән хатлар юллаган, бер-бер артлы пикетларга чыккан, аның тормышының соңгы ике дистә елы удмурт теле, мәдәнияте өчен көрәштә уза. Һәм соңгы чиккә килеп җитеп, ул үзен корбан итә.

Удмуртия депутатларына язган соңгы хаты 20 августта язылган, ул электрон рәвештә юлланган. 10 сентябрьдә аның кыскарак варианты язылып ачык хат буларак таратылырга тиеш булган. Әмма алар тикшерүчеләр тарафыннан алынган, шаһитларның да телефон, ноутбуклары полициядә.

Разинның хатында ялвару да, чаң кагу да, көчсезлек тә, өмет тә бар. Мәрхүм ни өчен Русия Конституциясендә язылган халыкларның тигезлеге юк соң, этносларның юкка чыгуын тыныч кына күзәтергә ярамый, ишетегез мине, удмуртларның геноциды тукталырга тиеш дип кычкыра төсле. Ул удмуртлар арасында суицид очраклары ни өчен күп булуын да аңлата. Удмуртлар үз җирендә килмешәк, мөртәт булып яши дип ачуланып, сыкрап яза. Азатлык туган теле, туган милләте, туган җире өчен гомерен фида кылган галим Альберт Разинның хатыннан өзек тәкъдим итә.

"Бүген Сталин башлаган урыслаштыру сәясәте дәвам итә: дәүләт оешмаларында удмурт теле кирәксез булып калды. Коточкыч вазгыять: удмуртуның өчтән бер өлеше генә туган телен белә, алары да – өлкән буын кешеләре, балалар урыс булып үсә. Бу – гап-гади удмуртофобия күренеше.

Русия Конституциясе халыкларны, аларның телләрен беренче һәм икенче сортларга бүлми, барысы да туган телләрен өйрәнергә хокуклы. Канун өстенлек итәргә тиеш һәм минем "Тодосчи" удмурт галимнәренең иҗтимагый бүлеге исеменнән сезгә, депутатларга, мөрәҗәгаем шул:

Мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү, туган телләрне ихтыяри укуга калдыру белән килешмәвегез турында белдерү ясавыгызны сорыйм. Милләтенә карамастан үз акылында булган кеше, шул исәптән урыс кешеләре дә, мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертүне кабул итә алмауның берничә сәбәбе бар. Шуларның берсе – аның Русия Конституциясенә каршы килүе. Төп канун Русия халыкларына туган телләрен саклауны гарантияли, телләрен өйрәнү, уку, үсешен тәэмин итәр өчен шартлар тудыра дип әйтелә. Конституциядә һәр кеше, халык мөһим дип язылган. Инде шушы ук аргументлар "Туктагыз!" дип әйтергә мөмкинлек бирә.

Туган телне ихтыярига калдыру телне югалтуга китерәчәк. Бу - глобальләшү, ә ахыр чиктә кешене деградациягә китереп терәячәк. Күпмилләтле булу Русия өчен бәла түгел, ә бәхет! Һәр милләт даһи, һәрберсе кабатланмас үзенчәлекле мәдәният тудыра. Һәр этнос хакыйкатьнең иң матур якларын ача.

Күп телләрне белү кешегә шәхес буларак үсәргә ярдәм итә. Туган телне белү урыс телен дә үзләштерүгә ярдәм итә. Билингвлар урыс теленең грамматикасын, орфографиясен бер урыс телен генә белгән кешеләрдән дә яхшырак белә.

Күпкырлылыкта – бердәмлек. Урыс этносы Русиядәге башка хаклыкларның ассимляциясеннән оттырачак кына. Урыс милләте урыслашкан маргиналлар, канцелярия телендә генә аралашкан кешеләр аркасында гына артачак. Кирәкме бу?

Русиядә вазгыять тагын да мөшкелрәк – удмуртофобия хөкем сөрә

Хөрмәтле депутатлар, чит илдә яшәүче урыслар үз телләренә басым, русофобия турында әйтә. Русия матбугат чаралары чит илләрдәге мәктәпләрдә урыс телен укытудан баш тартуга каршылык күрсәтә, бу гамәлләр тәнкыйтьләнә. Әмма Русиянең үзендә нинди хәлләр соң? Русиядә вазгыять тагын да мөшкелрәк – удмуртофобия хөкем сөрә. Икейөзлелек бит бу.

Башка авыр сораулар, күңелсез нәтиҗәләр килә. Русиянең сәяси элитасы бары тик бер милләт мәнафәгатьләрен кайгыртамы? Жириновский алга сөргән "Русия урыслар өчен" дигән шигарне кабул итәме? Урыслар үзләрен иң-иң милләт дип саныймы? Русиядәге башка асаба халыклар юкка чыкканда урыслар бит ахыр чиктә геноцидта гаепләнәчәк. Урыс милләте башка илләр, дәүләт каршында үз ихтирамын югалтачак. Сез шуның белән ризамы?

Икенче мөрәҗәгатем. Удмуртиянең дәүләт шурасында республикада булган милли мәсьәләне тикшерүгезне сорыйм. Бу – мөһим сорау. Бу Удмуртиядәге милли сәясәт зәгыйфь булуына бәйле. Урыс һәм удмурт телләрен куллануда тигезлек юк. Берничә мисал. Удмурт телендәге телевизион, радио тапшырулар кеше карамый торган, уңайсыз вакытта күрсәтелә. Удмурт теле дәүләт оешмаларында, уку йортларында, иҗимагый урыннарда кулланылмый. Балалар бакчаларында, хәтта удмурт авылларындагы бакчаларда да тәрбия бары тик урыс телендә генә барсын дигән күрсәтмә булган. Удмурт теле белгечләрен әзерләү сәясәте юк, Удмурт дәүләт университетында удмурт теле һәм әдәбияты белгечлегенә абитуриентларны алу елдан ел кими.

Түрәләр удмуртларның милли үзаңы юк дәрәҗәсендә булуын, удмуртларның юкка чыгып баруын алар исәпкә дә алмый

Удмуртиянең милли мәсьәләләр министры Лариса Буранова милли тема – сыкрап торган яра икәнен аңламый. Аны хәл итмичә социаль тормышта да алга китеш булмаячак. Буранова икейөзлелек күрсәтеп, Удмуртиядәге милли мөнәсәбәтләр гармониядә дип сөйли. Бу министрлык түрәләрендә дәүләт дәрәҗәсендә фикерләү юк, алар урыс һәм удмурт телләрен бертигез дәрәҗәдә булсын иде дигәнгә ашкынмый. Биредә милли сәясәттә коллизияләр булганын танымыйлар. Титул милләтнең толенратлыгын үз казанышлары дип кабул итәләр. Әмма удмуртларның милли үзаңы юк дәрәҗәсендә булуын, удмуртлар юкка чыкканын алар исәпкә дә алмый. Ничәмә-ничә тапкыр удмурт этносын коткарырга дигән мөрәҗәгатьләргә министрлык түрәләре: "Без фәлән эшләр башкарабыз" дип "отписклар" язу белән генә котылалар. Хисап өчен эшлиләр, әмма алар санап киткән удмуртларның мәдәниятен саклау чаралары халыкның нибары 1 процентына гына кагыла. Түрәләр моннан оялмый. Удмурт халкы мәдәниятен үстерү урынына алар чит мәдәниятенең рок, поп музыка фестивальләрен алга сөрә.

Прогрессив ил дип аталган дәүләт нинди генә милләт булмасын, аның үлемен булдырырга тиеш түгел. Берсе дә минем туган удмурт телем инглиз теленнән ким булганын исбатлый алмый. Миңа берсе дә урыс теле "великий и могучий" булганын дәлилли алмаячак. Һәр милләтнең теле өйрәнелүгә яраклы, һәр милләт башкалар белән бертигез хокуклы, һәр халыкның мәдәнияте үсеш алырга тиеш.

Удмуртларның үзләрен ким булып хис итүнең, милли үзаңның юкка чыгуның тулы бер системы барлыкка килде. Удмурт кешеләре үзләрен икенче сорт халкы дип санауның берничә фактын гына әйтәм.

Республика җитәкчелегендә удмуртлар юк диярлек. Ни башлык, ни Дәүләт шурасы рәисе, ни хакимият рәисе, ни аларның урынбасарлары удмурт милләтеннән түгел. Ижау хакимиятендә дә, шәһәр думасында да удмуртлар юк. Дәүләт шурасы депутларның алтыдан бер өлеше генә удмуртлар.

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов империячел милли сәясәятне аклар өчен: "Без кадрларны милләт нигезендә түгел, ә эшлекле сыйфатлары нигезендә сайлыйбыз" дигән сүз уйлап тапты. Удмуртлар эшләргә яраксыз дигәнгә кем ышына? Совет берлеге вакытында удмурт кадрларын кайдан алганнар соң?

Бречалов үзе белән командасын алып килгән. Алар биредәге кадрлардан яхшыракмы? Килмешәк кешеләр удмурт цивилизациясен саклау, үстерүне кайгыртачакмы? Шикләнәм. Бречаловка удмурт мәдәниятен саклау турында мөрәҗәгать иткәч, ул соравымны тыңлап та тормыйча: "Монда сез генә яшәмисез!" дип кырт кисте.

Килмешәкләр удмурт сайлаучыларның мәнфәгатьләрен кайгырта аламы? Юк!

Русия думасында Удмуртиядән депутатларның икесе Пермь краеннан – Игорь Сапко белән Александр Василенко, берсе – Андрей Исаев Мәсәкүдә яши. Вадим Белоусов Киров өлкәсеннән. Шушы чит кешеләр удмурт сайлаучыларның мәнфәгатьләрен кайгырта аламы? Юк, булмый. Депутат Исаев удмурт милли хәрәкәте активы белән очрашканда яңгыраган бер генә мәсьләне хәл итмәде. Ижаудагы удмуртлар өчен изге булып саналган каенлыкта гыйбадәтләр уздырыр өчен аны удмуртларга сатып алырга ярдәм итегез дигән мөрәҗәгатькә Исаев: "Русия патриархы фикерен сорарга кирәк, ул ни әйтер" дип җавап бирде. Шушымы депутат җавабы? Димәк аның фикеренчә, Русия дөньяви дәүләт түгел, ә дини, мәсәлән, ИГИЛ кебек дәүләт булып чыгамы? Бу килмешәк депутларны безгә нигә тактылар? Ахыр чиктә бу Умуртияне Пермь крае яки Нократ губернасына кушу теләге белән эшләнә дигән шик бар.

Удмуртия башкаласы Ижауда бернинди милли колорит юк. Удмурт мәдәнияте чагылышын бер җирдә дә тапмассың. Удмурт телендә язулар юк. Боз шәһәрчеген булса да удмурт әкиятләренә нигезләнеп эшләп булыр иде, шәһәргә милли төсмер кертергә кирәк дигән мөрәҗәгатьләрне шәһәр башлыклары җавапсыз калдырды. Ижауның туган шәһәр буларак кабул итә алмавыма да гаҗәпләнергә кирәкми.

Удмуртка син беркем түгел, синең хокукың юк дигәнне сеңдерәләр

Удмурт үз җирендә хуҗа түгел, ә мөртәт хәлендә. Биредә удмуртка син беркем түгел, синең хокукың юк дигәнне сеңдерәләр. Шуңа да удмуртның милли үзаңы булмаганына гаҗәпләнесе түгел.

Русия телләрне юкка чыгаручы, таптап китүче бульдозер түгел, милли мәсьәләләрне хәл итүче дәүләт икәнен исбатласын иде. Русиянең читкә этәрелгән, сез икенче сортлы кешеләр дигән фикер сеңдерелгән асаба халыкларның җаннарын юатырга вакыт җитте. Кеше, милләт җаны – үтә нечкә материя. Аны көч, басым, буйсындыру белән түгел, ә мәхәббәт, мәрхәмәтлек белән яулыйлар.

Әлеге замандагы удмуртофобия кешеләрдә кимчелек хисен барлыкка китерә һәм суицид очракларын арттыра. Удмуртларда үз-үзенә кул салу очраклары күп булуы да шуңа, үзеңне кирәксез, икенче сортлы булудан санауга бәйле.

Тулы бер этнос үлгәндә югалып баручы үсемлекләр яки хайваннар кадерлерәк булып чыга түгелме?

Никтер кешеләр югалып баручы хайваннар, үсемлекләр турында борчыла, төрле оешмалар барлыкка килә. Ләкин ни өчен Русиядә урыс булмаган асаба халыкларны саклау турында аталарча кайгырту юк? Тулы бер этнос үлгәндә югалып баручы үсемлекләр яки хайваннар кадерлерәк булып чыга түгелме? Нормаль кеше милләтләрнең үлемен күзәтә алмый.

Удмуртларның сабырлыгы, мәрхәмәтлеге, башкаларга юл бирү кебек сыйфатларны булдыксызлык, көчсезлек дип кабул итүчеләр дә, батып баручылар үз-үзен коткарырга тиеш дип уйлаучылар да ялгыша. Удмуртиядәге милли мәсьәлә комплекслы хәл ителергә тиеш.

  • Удмурт теле мәктәпләрдә урыс теле белән беррәттән мәҗбүри укытылырга тиеш. Урта, югары уку йортларына кергәндә урыс теле имтиханы урынына удмурт телендә инша язуны кайтару кирәк. Балалар бакчасында барысы да удмурт телен өйрәнергә тиеш.
  • Дәүләт хезмәтендәге түрәләрнең удмурт телен белүен тикшерү имтиханы турында канун кабул итү кирәк.
  • Татарстан, Башкортстан мисалында тәүлек буена удмурт телендә телевидение, радио булдырырга.
  • Элмә такталар ике дәүләт телендә башкарылырга тиеш.
  • Удмурт шагыйрь, язучыларның исемнәрен мәңгеләштерү уңаеннан урамнарга, университетка исемнәр бирергә, һәйкәлләр урнаштыру, музейда бүлекләр оештырырга кирәк.
  • Шәһәр архитектурасында удмурт бизәкләрен кулланырга, урам исемнәрен ике телдә язу мөһим.
  • Ижау күле янында борынгы удмуртларга багышланан парк булдыру, 11 һектар мәйданы булган каенлыкны "Удмурт вӧсь" оешмасына милек итеп тапшыру кирәк.
  • Удмурт тарихын уку йортларында өйрәтергә, матбугатта яктырту мөһим. Удмуртларның борынгы мәдәниятен өйрәнү эшен финанслауны оештыру.
  • Удмурт мәдәниятен чабата белән тәкъдим итүне туктатырга кирәк. Археологларның казу эшләре удмуртларның чабаталы булмаганын исбатлады.
  • Соңгы 10 елда 129 удмурт авылы юкка чыкты. Авылда кешеләр калсын өчен инвестицияләр кертелергә тиеш. Аз процентлы кредитлар бирелсен. Фермерлар кооперативлары барлыкка килсен.
  • Империячел идеологиягә, корал белән мактануны туктатырга. Русиянең яулап алулардан башка да горурланырлык әйберләре бар.
  • Салымнарның өчтән бер өлеше генә Мәскәүгә җибәрелергә тиеш. Кануннар халык мәнфәгатеннән чыгып кабул ителергә тиеш.

Депутатлар – удмурт халкын юкка чыгарудан коткара алучы соңгы инстанция. Сез халык белән бергә булучы, дәүләт дәрәҗәсендә фикерли белүегезне күрсәтегез. Минем удмурт халкым юкка чыкмасын өчен көчегезне куюгызны сорыйм. Бу сезнең кешелекле гамәлегез булыр иде."

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG