Accessibility links

"Башкорт" оешмасы Разин фаҗигасеннән соң туган телләр мәсьәләсен игътибар үзәгенә алуны сорый


"Башкорт" оешмасы Альберт Разин фаҗигасеннән соң дәүләттән туган телләрнең юкка чыгу мәсьәләсен игътибар үзәгенә алуны сорый.

"Башҡорт" оешмасы Удмуртия галиме Альберт Разинның үзенә ут төртеп корбан булуына бәйле белдерү чыгарды. "Фаҗиганең асаба халыклар телләре елында булуы бигрәк аянычлы. Русиядә туган телләр югалу чигендә дип саныйбыз һәм дәүләттән бу мәсьәләне игътибар үзәгенә алуны сорыйбыз. Милли республикаларда дәүләт телләре гариза белән укытылу, Бердәм дәүләт имтиханнары туган телдә бирелмәү, туган телләрдә укытылган мәктәпләр, сыйныфлар кимүе белән риза түгелбез. Милли республикаларда дәүләт телләрен мәҗбүри рәвештә укытнуы кире кайтаруны, туган телләрдә укытылган мәктәпләрне, балалар бакчаларын арттыруны таләп итәбез. Альберт Разинның туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең, удмурт халкының олы кайгысын уртаклашабыз", диелә "Башкорт" белдерүендә.

10 сентябрь галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төртте. Ул хастаханәдә авыр җәрәхәтләрдән вафат булды.

Альберт Разин 1940 елда туган. Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

Разин белән хушлашу 12 сентябрь Удмурт милли театрында узачак. Аннары аның җәсәде васыяте нигезендә яндырылачак.

XS
SM
MD
LG