Accessibility links

"Разин гамәле халык белән хакимият арасында упкын булуын күрсәтә"


Альберт Разин
Альберт Разин

Азатлык белән сөйләшкән җәмәгать эшлеклеләре Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикердә.

Удмурт галиме, туган телен яклаучы активист Альберт Разинның үз-үзенә ут төртүе күпләрне тетрәндерде, уйланырга мәҗбүр итте. Милли хәрәкәтнең күренекле вәкилен бу адымга нәрсә этәргән булырга мөмкин һәм бу хәл нинди нәтиҗәләргә китерә ала? Шул хакта татар, башкорт җәмәгать эшлеклеләре һәм фин-угыр галимнәре белән сөйләштек.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Альберт Разинның бу гамәле күпләрне сискәндерер, башка милләтләр дә үз язмышлары турында уйланыр дип исәпләвен белдерде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Бу бик авыр хәл, куркыныч хәбәр. Ислам дине буенча, үз-үзеңә кул салу, сәламәтлегеңә зыян китерү - зур гөнаһ. Әмма милләтең үлеп ятканда, синең өстерәлеп йөрүеңнән дә әллә ни мәгънә юк кебек. Удмурт халкының хәле бездән дә авыр бит, милләт буларак исән калырга өметләре бөтенләй юк кебек. Галим кеше моны барысыннан ныграк сизенә һәм өзгәләнә. Аның бу гамәле күпләрне сискәндерер, дип уйлыйм. Башка милләтләр дә уйланыр, барысының дә хәле шушындый бит! Бәлки ил җитәкчелеге дә уйланыр, милләтләрне нинди хәлгә калдырдылар бит, телсез калдырдылар! Тел өчен тереләй янып үләргә мәҗбүр итәләр! Әлбәттә, татарлар мондый ук адымга бармаслар, кирәк тә түгел, әмма халык гыйбрәт алыр. Моны әле чит илләрдәге фин-угыр халыкларының оешмалары да игътибарсыз калдырмас. Халыкара оешмалар үз бәясен бирер", диде.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Галишан Нуриәхмәт удмуртларның хәле татарныкыннан да авыррырак, бу фаҗига шушы тел сәясәтенең нәтиҗәсе дип белдерде.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Хәтта мәктәптә үз телеңдә уку мөмкинлеге булган очракта да имтиханнарны ул телдә тапшырырга ярамагач, яшьләр чарасыздан үз телләрен укуны ташлыйлар. Аннан соң менә ул халыкның үз телендә укыйсы килми дип әйтәләр. Укыйсылары килә, әмма алар мәҗбүр ителәләр. Ә удмуртларның хәле татарныкыннан да авырырак. Бервакыт хәтта Удмуртиянең үзендә удмурт мәктәпләре бөтенләй калмаган, бары Татарстанда гына удмурт мәктәбе калган иде. Ижауда булган бу фаҗига менә шушы хәлләрнең нәтиҗәсе. Үз-үзенә ут төртү чарасызлыктан, башка бернинди мөмкинчелек булмаганлыктан. Күренекле удмурт җәмәгать эшлеклесе, галимнең шулай һәлак булуы бик зур фаҗига. Русиядә урыс булмаган барлык халыкларның вәкилләре бүген шундый хәлдә", ди активист.

Нуриәхмәт әйтүенчә, хакимият медиасы, телевидение бу хәлне йомып калырга, аның турында мәгълүмат чыгармаска, язмаска, сөйләмәскә тырышачак. Татар милли хәрәкәтендә дә мондый адымнар турында сүз әйтүчеләр булды, әмма без андый гамәлгә бармадык ди ул. Активист фикеренчә төрле халыкларның милли хәрәкәтләре хәзер Альберт Разин белән булган хәлне күтәреп чыгачак. Әмма бу хәл барыбер хакимиятне нинди дә булса нәтиҗә ясарга, уйланырга этәрә алмаячак ди Нуриәхмәт.

Алар халыкны тыңламыйлар, җитәкчелек халыктан аерылган

"Хакимияттә уйлый торган кешеләр юк хәзер. Алар халыкны тыңламыйлар, җитәкчелек халыктан аерылган. Без, Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Татарстан президенты идарәсе җитәкчелеге белән очрашу өчен инде җиде ел буе тырышып йөрибез. Татарстан президенты идарәсенә Әсгать Сәфәров җитәкче булып килгәннән бирле Сәфәров янына керергә дип йөрибез, бер мәртәбә дә кереп җитә алмадык. Безне гел аның тугызынчы-унынчы инструкторлары гына кабул итә дә карарбыз-уйларбыз дип әйтеп чыгарып җибәрә. Җитәкчеләр халык турында уйламый да, алар ничек урлашу, ничек баю турында гына баш вата. Ә милләтләрне саклау турында уйламыйлар, бары бетерү турында гына сүз бара", ди Галишан Нуриәхмәт.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев 90нчы елларда удмуртларның хәле бик аяныч булуын әйтә.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Удмуртиядә удмурт теленә укыту туктатылган иде. Алар бөтенләй инде бетеп бара иде. Татарстанда иң беренче булып удмурт телендә укыту башланды. Удмуртлар Ижаудан килеп Татарстанда укыту тәҗрибәләрен өйрәнделәр. Хәзер татарның хәлләре шул удмурт хәленә килеп җитте. Чөнки татар телен белүче татарлар азчылыкта калды. Шуңа мин Альберт Разинны аңлыйм, чөнки аларның халкы бетте дип әйтергә була. Безнең татарның да күпчелеге татар булырга теләми һәм бу - фаҗига.

Мин дә үземне яндырачакмындыр, чөнки хакимият безне тыңламый

Үз-үзеңне яндыру мөселман өчен гөнаһ, шуңа миндә андый фикер булганы юк, әмма хакимиятнең игътибарын җәлеп итү өчен ачлык һәм башка протестлар турында уйлаганым бар. Без дә Разин кебек һаман да сөйлибез, Конституциянең 8нче маддәсе дип сөйли-сөйли минем инде телемдә төер барлыкка килде. Татарстан Дәүләт шурасында безне ишетергә теләмиләр, чөнки анда татарча белүчеләр юк диярлек. Русия думасында утыручы депутат Илдар Гыйлметдинов та безне ишетми. Мин дә үземне яндырачакмындыр, чөнки хакимият безне тыңламый", ди ул.

"Башкорт" хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Фаил Алчынов кешенең шундый хәлгә барып җитүенә хакимият белән халык арасында бәйләнеш булмавы сәбәп дип уйлый.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Милли республикалардагы халыклар үз телләрен яклап күпме чаралар уздырды, ничә тапкыр үз сүзен ишеттерергә тырышты, белдерүләр, мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Ләкин халыкны ишетергә теләмиләр. Без бу фаҗигане шундый мөнәсәбәтнең бер нәтиҗәседер дип уйлыйбыз. Мондый кискен гамәлләрдән башка чаралар да бар, әмма алар әлегә нәтиҗә бирми, колак салучы юк. Халыкны ишетүче булмаганга, шундый юлларга басалар инде. Гади бер кеше үз-үзенә ут төртсә, аның турында төрле нәрсәләр әйтерләр иде. Ә монда билгеле шәхесләр шулай итеп чыгып үз сүзләрен әйтергә мәҗбүр булган икән, бу проблемның ни кадәр зур булуын күрсәтә", ди Алчынов.

Бу басым алга таба да дәвам итсә, хәлләр тагын да кискенләшәчәк

Аның фикеренчә, проблем тел мәсьәләсе белән генә чикләнми, тел мәсьәләсе милли республикаларга киңкүләм басымның бер өлеше. Әгәр бу басым алга таба да дәвам итсә, хәлләр тагын да кискенләшәчәк, милли хәрәкәтләр тагын да зуррак таләпләр куеп көрәшне көчәйтәчәк, һәр миләт үзенең телен, үзен саклап калу өчен төрле юллар белән көрәш алып барачак ди ул. "Башкорт" оешмасы җитәкчелеге бүгенге утырышында бу хәл турында сөйләшеп нинди дә булса мөрәҗәгать белән чыгу мәсьәләсен караячак.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Татарстан халыкларының дуслык йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов удмурт милли хәрәкәте турында беләбез, ләкин мондый ук хәлне фаразлап булмый иде ди.

Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

"Татарстан федераль үзәктә үз хокукларын якларга тырышты. Күрәсең, татар халкы гына түгел, удмурт халкында да шундый кәефләр бар. Бу шундый вәзгыятькә (Разиның үзен яндыруына - ред.) китергән булуы мөмкин дип аңларга була. Удмурт милли хәрәкәте бар. Ләкин мондый ук хәл булыр дип алдан фаразлап булмый иде", диде Шәрипов.

Һелсинки университетында фин-угыр телләре профессоры Янне Сааркиви сүзләренчә бу фаҗига милли зыялыларның төбәкләрдәге вазгыятькә тәэсир итү мөмкинлекләре булмау нәтиҗәсендә чыккан.

"Бу бик зур фаҗига, фин-угыр дөньясында мондый хәлнең булганы юк иде әле. Моның сәяси протест булуы аңлашыла. Ул Русиядәге милли зыялыларның төбәкләрдәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлекләре чикләнгән булуын күрсәтә. Фин-угыр дөньясының күп кенә интеллектуаллары Русиядән инде китте, Финляндия, Эстониядә, Көнбатыш Европа илләрендә яшиләр. Кайберәүләр эчке эмиграциядә. Разинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам”, ди Сааркиви.

Эстониянең уралистика һәм асаба халыклар үзәге җитәкчесе, БМОның Асаба халыклар мәсьәләләре даими форумының элекке әгъзасы Оливер Лооде БМОның Асаба халыклар телләре елында шундый хәл килеп чыгуга кызганыч белдерә.

Ана теле булмаган дөньяда яшәүнең мәгънәсе юк

"Альберт Разинның үзенә ут төртүе Удмуртия һәм Русия федерациясе өчен генә түгел, асаба халыклар һәм милли азчылыклар телләренең киләчәген кайгыртучы барлык халыкара җәмәгатьчелек өчен тетрәндергеч һәм фаҗигале хәл. Чарасызлыктан кылынган бу гамәлнең БМО Асаба халыклар телләре елы дип игълан иткән елга, барлык илләр, шул исәптән Русия дә асаба халыклар телләрен саклау һәм тергезү тырышлыкларын арттырырга, ул телләрдә сөйләшүчеләргә өмет бирергә тиеш булган елга туры килүе дә бик үкенечле. Разинның әйтергә теләгәне универсаль нәрсә: ана теле булмаган дөньяда яшәүнең мәгънәсе юк һәм дөньяда яшәү өчен бу тел зарур. Позитив итеп аңлатылырга тиешле бу нәрсәнең шундый фаҗигале итеп җиткерелүе бик кызганыч", ди Лооде.

XS
SM
MD
LG