Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмурт халкы өстендә нинди бураннар уйный?


«Буран әбиләре» Евровидение бәйгесендә
«Буран әбиләре» Евровидение бәйгесендә

«Буран әбиләре» чабаталары белән Евровидение бураннарын уйнатса да, чынлыкта үз илендә удмурт халкының хәле бик мөшкел.

«Буран әбиләре» чабаталары белән Евровидениенең бураннарын уйнатып, Русиядә удмурт дигән халык барлыгын бөтен дөньяга белгертте.

Русия “Буран әбиләре” белән күптән таныш инде. Удмурт милли киемнәреннән һәм удмурт телендә чыгыш ясаучы бу төркемне тамашачылар җылы кабул итә һәм алар һәркайда кадерле кунак. 30 июньдә алар Татарстанның Балтач районында узган Гырон Быдтон бәйрәменә дә килә язып калдылар – имеш, менеджерлары гына күп акча сорап, килми калганнар...

Кемгә ничектер, ләкин бу төркемнең чыгышларын күргәч, “Русиядә милли азчылык булсалар да, удмуртларны хөрмәт итәләр һәм яраталар” дигән шатлыклы уйлар түгел, бөтенләй башка уйлар килә. Адәм баласы үләр алдыннан җиңеләеп ала дип әйтәләр бит. Бүтән бер халык турында шулай фикер әйтү дөрес түгелдер дә, ләкин шушы “Буран әбиләре” удмурт халкының шундый бер җиңеләюе генә түгелме икән дигән уйлар туа. Минем болай фикер йөртүем зур хаталану булсын иде, әмма бу фикергә мине соңгы елларда бу халык вәкилләре белән еш аралашулар этәрде.

“Сиз, бигеръёс, югари”, - дип, ярымшаяра минем таныш мәктәп мөдире, ягъни, татарлар, сез югарыда. (Удмуртлар татарларны бигер дип йөртә). Билгеле, удмурт әдәбиятын, сәнгатен татарныкы белән чагыштырырлык дәрәҗәдә дә түгел. Ләкин, начармы-яхшымы, совет заманында удмуртлар, барыбер, телләрен саклап кала алганнар иде. Хәзер аларның хәлләре бөтенләй мөшкел.

Без Татарстанда татар теле дәүләт дәрәҗәсендә саклана алмый дип уфтанабыз. Ә удмуртларның телләрен саклап кала алырлык бердәнбер регионда – Удмуртиядә удмурт теле дәүләт теле булып бөтенләй кәгазьдә генә санала. Удмурт теле бу республиканың гербы, байрагы кебек ниндидер символик әйбер генә сыман тоела. Рәсми статистика буенча да 40 процент удмурт ана теле итеп урыс телен атый. Ә 1989 елда 80 процент удмурт үз ана теле итеп удмурт телен таныган булган.

Үз республикасында удмурт халкы елдан ел кими бара – мәсәлән, 2002 елдагы җанисәп белән чагыштырганда, Удмуртиядә урыслар, татарлар саны беркадәр артса, удмуртлар саны 50 меңгә кимегән. Моның сәбәбе удмуртларның аз бала табуында түгел, бу халык вәкилләренең җанисәп вакытында үз милләтләрен күрсәтмәвендә дигән фикердә социаль челтәрләрдә фикер алышучылар.

Республикада болай да азчылыкны тәшкил иткән халык өчен бу зур югалту, билгеле.
Моның сәбәпләрен бу халык вәкилләре дә, без дә беләбез. Бер генә өлкәгә - безнең, татарларның да проблемасы булган милли мәгариф өлкәсенә күз салыйк. Удмуртиядә удмурт теле мәктәпләрдә бары тик “теләк буенча” гына укытыла. Башта азмы-күпме булган теләк, вакытлар үтү белән юкка чыга. Шуңа күрә удмурт мәктәпләрендә башлыча чагыштырмача күптән түгел генә шәһәргә күчеп килгән, әле милли аңын югалтмаганнарның һәм бик аз санлы удмурт милләтчеләренең балалары укый.

Ижауның удмурт милли мәктәбенә тәҗрибә өйрәнергә дип барып кайткан Татарстанның Кукмара районы удмурт мәктәбе мөдире “Безнең хәлләребез Аллага шөкер икән әле” дип куанып сөйләде. Әйтүенә караганда, ул мәктәптә хәтта удмуртча язулар да юк, ә безнекендә исә һәркемне “Гажаса ӧтиськом!” – “Рәхим итегез” дигән язулар каршы ала. “Удмурт мәктәбендә телгә шундый мөнәсәбәт булгач, ни көтәргә?” дип аптырый ул. Сыйныфларга кермәсәң, хәтта удмурт мәктәбе икәнен дә чамалавы кыен, дип сөйләде. Дөресме-юкмы, ләкин мин бөтен гомере буе удмурт мәктәбендә эшләгән белгечнең сүзләренә ышанам.

Без Казанда татарча сөйләшүчеләр, татарча язулар сирәк дип уфтанабыз, ләкин удмуртлар ни уйлый икән! Хәер, удмурт телендә дә язылган бер сүзне еш очратырга була Ижауда. Башка шәһәрләрдәге кебек үк монда да адым саен “сити” дип язып, “дәрәҗә күтәрергә” яраталар. Ә “сити” удмуртча, гафу итегез, “нәҗес”. Удмурт теленә мөнәсәбәтне шуннан да белеп була – азрак кына булса да телне белүчеләр булса, әйтик, шәһәр башлыгын Удмуртия матбугат чараларында “сити-менеджер” дип атамаслар иде. Белмиләр монда удмурт телен. Удмурт теленә караганда, урамда татар телен ешрак ишетергә була. Республикада татарлар ун процент булсалар да, алар 31 процент удмуртка караганда күбрәк кебек тоела. Барысы да русча сөйләшә. Сөйләшеп тора урамда яшьләр, күренеп тора инде удмурт икәнлекләре, ләкин әйтмиләр генә бит удмуртча, һичьюгы, бер сүз! Удмурт икәнлекләрен кайчак “род”ны бутаганыннан гына чамалап була – бу телдә “род”лар юк.

Удмуртиягә соңгы килүемдә, бәлки, хәл үзгәргәндер дип, махсус Ижау киоскларын йөреп чыктым. Удмурт телендә газет-журналлар сорагач, сәерсенеп карыйлар. Өченче киоскта бер удмурт газеты сатып ала алдым. Бердәнбер һәм соңгысы иде ул.

Билгеле, удмуртларны татар халкы белән чагыштыру урынсыз – һәр яктан карасаң да, аларның старт позицияләре көчсезрәк. Ләкин бит удмуртларны тугандаш марилары белән чагыштырганда да хәл шундый ук – марилар әле бирешергә җыенмый. Минемчә, бүген удмурт халкының үз теленнән оялуы һәм телләрен югалтып баруының төп сәбәпләренең берсе аларның мәктәптә удмурт телен югалтуларында булды. Мари халкы атнасына ике сәгать кенә булса да милли компонентны саклап калганда, Президент Волков Удмуртиядә удмурт теленең экзотика булып калуына үз өлешен кертте.

Буран әбиләреннән соң удмурт халкы тагын шундый төркем булдыра алырмы? Гомумән, инглиз теленнән удмурт теленә камил тәрҗемә итүче яшьләр тудыра алырмы Удмуртия? Аларның киләчәктә иҗат итәргә сәләтле һәм шул иҗат әсәрләрен укырга теләк белдергән яшьләре булырмы? Әллә инде удмурт теле безнең Кукмара, Балтач, Менделеевскиларда гына сакланып калырмы? Бу сорауларны удмурт язучылары бер дә яратмыйлар анысы – кемнең үз хезмәтләре бушка киткәнен ачыктан-ачык таныйсы килсен. Ләкин үзләренең милли сайтларында фикер алышканда, удмуртлар әледән әле үзләренең телләрен “үлеп баручы тел” дип атыйлар. Ә бит илдәге күбрәк санлы халыкларның берсе бит алар! Алар шундый хәлдә булганда тагын да азсанлыларга нишләргә? Ә безгә шул ук проблем янамыймы?

Ә Русиягә нәрсә? Аңа үзенең күпмилләтле булуы белән горурланырга булсын. Русия өчен күпмилләтлелек ул чабата белән сәхнәгә чыккан милли киемле әбиләр. Менә ул, ичмасам, милли сәясәт! Милли мәгариф, регионнарның үзбилгеләнү хокукы кебек темалар кузгатканда исә йоннары кабара – бер дә яратмыйлар. Ә әбиләрдән зыян юк – тик күрсәтеп йөрсеннәр үзләренең милли җырларын, Русиядә милли сәясәтнең шәп һәм күркәм булуы турында пропагандалап.


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG