Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Буран әбиләре" Евровидениегә бара


"Буран әбиләре" Евровидение ярышмасында
"Буран әбиләре" Евровидение ярышмасында
7 март көнне Мәскәүдә Евровидение бәйгесенә Русия вәкилен сайлау ярышмасы тәмамланды. Җиңүне Удмуртиянең Малопургин районы Буран авылы әбиләренең фольклор төркеме яулады.

"Буран әбиләре" төркеме Русия һәм чит ил башкаручыларының популяр җырларын удмурт телендә башкарып танылу алды. 2008 елда гына оешкан төркем 2010 елда беренче тапкыр Евровидение ярышмасында катнашты. Милли киемнән сәхнәгә чыгып, заманча җыр сузып җибәргән әбекәйләр тамашачыны ул чакта ук таң калдырды, ләкин җиңә алмадылар.

Удмурт әбиләре бирешмәде, бәхетләрен кабат сынап карарга булды һәм бу юлы уңышка иреште. Чәршәмбе кичендә «Party for Everybody» («Һәркемгә бәйрәм») җырын башкарып Буран әбиләре залда "буран уйнатты", халыкны аягүрә бастырды. Телефон, SMS һәм интернет аша оештырылган тавыш бирүдә алар иң күп тавыш казанды. Ярышның фаворитлары саналган Дима Билан белән Юля Волкова һәм Аида белән Тимоти дуэтлары артта калды.



Шулай итеп, май аенда Бакуда үтәчәк Евровидение бәйгесендә Русияне "Буран әбиләре" вәкиллек итәчәк.
XS
SM
MD
LG