Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Евровидениегә өметләнгән иде. Булмады


Аида һәм Тимати
Аида һәм Тимати

Аида белән Тиматиның Русия Евровидениесендә өченче урынга калуы Казанның халыкара җыр бәйгесе үткәрергә теләү өметен өзде.

Казан соңгы вакытта халыкара чаралар шаукымында. 2018 елда футбол дөнья чемпионаты, 2013 елда булачак Универсиада белән, иш өстенә куш дигәндәй, Евровидениене дә үзендә үткәрергә теләгән иде. Әмма барып чыкмады. Аида белән Тимати башкарган җыр Мәскәү бәйгесендә өченче урынга гына калды.

1956 елда Швейцариянең Лугано шәһәрендә башланган бу бәйге европалылар яратып караган, елга бер тапкыр үтә торган күңел ачу тамашасы булып тора. Советлар берлеге заманнарында үзәк телевидение Евровидениенең өзекләрен генә күрсәткәләде. 1987 елда гына җыр бәйгесе илгә тулысынча трансляцияләнде. Советлар берлеге таркалганнан соң, элек аның эчендә булган дәүләтләр, шул исәптән, Русия хакимияте дә бу чарага кушылды.

Европаның алга киткән илләре өчен еллык җыр бәйгесе күңел ачу, эстрада җыр сәнгатендәге осталыкны күрсәтү булып торса, элекке берлекнең кайбер дәүләтләрендәге хакимиятләр бу халыкара чараны үзләренең шикле идарәләренең имиджын арттыру өчен дә куллана башлады. Инде быел Аида белән Тимати Мәскәү һәм аннан соң Бакуда җиңү яуласа, Казан да үзен дөньяда ныграк таныту өчен Евровидениене үткәрергә теләде.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи
“Акчарлак” газетының шеф-мөхәррире Искәндәр Сираҗи Казан үзен күрсәтү өчен мондый чараларны булдыра алган кадәр күбрәк үткәреп торырга тиеш дигән карашта.

“Әгәр Мәскәү хакимияте безнең республиканың титулларын һәм вәкаләтләрен тартып алса да, безнең Казаныбыз кала. Тамырыбыз корымый, Казан аша безне дөнья беләчәк. Шуңа күрә мин 2018 елгы чемпионатка да, 2013 елгы Универсиадага да, гомумән, “Казан, Казан, Казан” дип чыгып торган һәрбер сүзгә бары тик ләббәйкә генә әйтергә әзермен”, ди Сираҗи.

“Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, берьяктан, халыкара чараларның Казанда үтүе әйбәт кебек күренсә дә, моның гади халык өчен бер генә файдасы да юк, хакимиятләр дөньякүләм бәйгеләргә үрелгәнче башта тормышны рәтләргә тиеш дигән карашта.

“Бу чараларга мөнәсәбәттә, мин үз фикеремне нәкъ халык уйлаганча әйтер идем. Бу бәйгеләрне үткәреп кенә республикада яшәүчеләрнең имиджы күтәрелми, халык бернинди файда да күрми. Минем авылымдагы хастаханә һәм мәктәпләрне япкач, укучыларны иртәнге сәгать алтыдан ук күрше сигез чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөртеп укыта башлагач, кем тормыш көйләнә дисен. Гөрләп торган йөз бала укыган мәктәп иде бит ул.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов
Имиджны халыкны рәхәт яшәтеп булдырырга иде. Америкадан килүчеләр монда Татарстанда хөррият, халык бай яши дип сокланып, мактап китеп, имидж тусын иде. Хоккей, футбол уеннары һәм Евровидениенең шикле концертларына мин үзем тискәре карыйм”, ди Фәйзрахманов.

Кайбер интернет сәхифәләр “Аида белән Тиматиның җиңүе Казан өчен бик кирәк” дип язып чыкты. Казанда туган татар кызы Аида Гарифуллина һәм Мәскәүдә туган, әтисе татар булган Тимур Юнысов (Тимати) җиңсә, җитәкчелекнең киләсе елга бәйгене Казанда үткәрергә теләве көн кебек ачык иде.

Тиматиның сайлаудан соң Владимир Путин белән бергә фотога төшүе дә уңыш китерәчәк дип юраучылар булды. Бу дуэт отсын өчен Казандагы бөтен студентларга аларны яклап SMS җибәрергә боерылды. “Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” уенында да Аида белән Тиматига теләктәшлек күрсәтергә сорадылар.

Өндәүләр күп булса да, Аида белән Тимати “Буран әбиләрен” һәм Дима Билан белән Юля Волкованы алга үткәрде.

Казан федераль университетында укучы Фәрит исемле бер егет, ул фамилиясен дә, кайсы факультетта укуын күрсәтмәскә үтенде, студентлар югарыдан, тегеләй итегез-болай итегез дип торуларыннан туйды инде, дип әйтте. Универсиаданың берәр корылмасы ачылса да, Казанга берәр түрә килсә дә әләм болгап торырга мәҗбүриләп алып китәләр, болар барсы да яшьләрдә халыкара чараларга карата тискәре караш кына тудыра, ди ул. Аның фикеренчә, стипендияләре күп булмаган студентларга 35 сум әз акча түгел, шуңа күрә Аида белән Тимати өчен SMS җибәрмәүче студентлар да күп булырга мөмкин.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова
Халык ялганга корылган сәясәттән дә, ясалма сәнгатьтән дә туйды, шуңа күрә “Буран әбиләре” иң күп тавыш җыйды, дип әйтүчеләр дә бар.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, әбиләр халыкчанлыклары белән алдырган.

“Тамашачы табигыйлеккә, ихласлылыкка шулкадәр сусаган. Удмуртча яңгыраган Көнбатыш эстрадасы көе гаҗәп халыкчан һәм шул ук вакытта бик табигый булып күренде. Алар гадилекләрен меңәрләгән кешедән торган тамашачыга җиткерә ала. Бу бүгенге яшәешнең моңа кадәр булган ясалмалыктан, уйнаудан аруын һәм табигыйлеккә, ихлас күңелгә таба борылып маташуын күрсәтә”, ди Җәүһәрова.
XS
SM
MD
LG