Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай шигырьләре удмурт телендә басылып чыкты


Тукай шигырьләре удмурт телендә басылды
Тукай шигырьләре удмурт телендә басылды

Быелгы ел татар халкының бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Бу түгәрәк датаны татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә дә зурлап билгеләп үтәргә карар кылынды. Удмуртия Язучылар берлеге һәм берлекнең татар бүлекчәсе Габдулла Тукайның шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә итеп, китап бастырып чыгаруны эш планына керткән иде. Бу гамәл кәгазьдә генә калмады. Тукайның утыз шигыре удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги тәрҗемәсендә басылып чыкты.


Удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги белән Ижау шәһәренең Некрасов исемендәге китапханәсендә очраштык. Киштәләрдә шагыйрьнең китапханәгә бүләк иткән төрле илләрдә һәм телләрдә басылып чыккан җыентыклары, журналлары бик күп. Вячеслав Ар-Серги әле генә “табадан төшкән” шигырьләр җыентыгын китапханәгә бүләк итеп алып килгән. Бу – язучының татар шагыйре Габдулла Тукайның удмурт теленә тәрҗемә ителгән “Габдулла Тукай. Шигырьләр” – “Габдулла Тукай. Кылбуръёс” җыентыгы. Ул Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Удмуртия” китап нәшриятендә басылып чыкты.

Вячеслав Ар-Серги
“Тукай шигырьләрен удмурт телендә нәшер итү турында сүз кузгалгач, мин аның җиңел эш булмаячагын аңладым. Минем бу эшкә алынуыма күптән таныш булган шагыйрь Роберт Миңнуллин этәргеч бирде. Үткән елда шигырьләрне тәрҗемә итә башладым. Миңа Удмуртиядәге татар шагыйрьләре Ибраһим Биектаулы, Ринат Батталов ярдәм итте”, ди Вячеслав Ар-Серги.

Тукай шигырьләре тирән эчтәлекле, анда тирән мәгънә, фәлсәфә. Шагыйрьнең фикерен тәрҗемә әсәрдә саклап калу җиңел эш түгел. Тукай шигырьләренең аһәңен тулысынча удмурт укучысына җиткерү өчен күп тырышырга туры килгән язучыга.

Вячеслав Ар-Серги татар телендә дә аралаша. Шулай да шигырьләрнең яңгырашын-ритмын саклап калу ниятеннән аңа хәтта Башкортстан һәм Татарстан авылларына барып, татарларның сөйләм телен тыңларга да туры килгән, Тукайның төрле елларда рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре белән танышкан. Әлбәттә, җирле татар авторлар да ярдәмгә килгән.

“Тукайның юбилеена багышланган җыенда Казанда мин әлеге җыентыкның сигнал данәсен халыкка күрсәттем. Анда кунаклар төрле телләрдә Тукай шигырьләрен укыдылар. Мин дә Габдулла Тукайның “Туган тел” (“Вордскем кылы”) исемле шигырен укыдым”, ди Вячеслав Ар-Серги.

“Тукай иҗатының яшәү кыры киңәйде – удмурт укучысы үз телендә татар шагыйре белән таныша ала”, дип уртаклашты Ибраһим Биектаулы.

Вячеслав Ар-Серги белән тәрҗемә итү өлкәсендәге проблемнарга да тукталды. “Элек моның өчен финанслар каралса, белгечләр әзерләнсә, соңгы елларда милли телләрдә язучылар үз халкы өчен генә иҗат итә”, дип басым ясады ул.

Сугыштан соң татар авторлары әсәрләре удмурт теленә тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, удмурт язучысы Ошальчи Оки, шагыйрь Гай Сабитов татар автрлары әсәрләрен удмуртчага, шулай ук Михаил Петровның “Иске Мултан” романы татарчага тәрҗемә ителүе хакында җиткерде Вячеслав Ар-Серги.

Тагын мисал буларак, язучы үткән гасырның 60-70нче елларында Татарстанда пәйда булган яшь татар авторларын Русия укучысына удмурт шагыйре Флор Васильев “Дружба народов” журналы аша танытуын китерде. Хәзер бу вазифаны Ар-Серги үз җилкәсенә алган.

Татар шигырьләре – удмурт телендә

Вячеслав Ар-Серги татар һәм башка милләт язучылары белән яхшы таныш, күбесе белән дустанә мөнәсәбәттә тора, алар белән аралашып яши. Шуңа да удмурт халык язучысы башка телләрдә басылып чыккан проза әсәрләрен дә, шигырьләрне дә удмуртчага, яисә русчага тәрҗемә итеп, киң катлам укучыга җиткерергә омтыла.

Кечкенә китапчыклар
“Берничә ел элек мин җиде татар шагыйре әсәрләре тупланган җыентык чыгардым. Анда, минем карашка, татар әдәбиятының әйдәп баручы авторлары Рәдиф Гаташ, Зөлфәт, Зиннур Мансуров, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Илдар Юзеев шигырьләре керде”, диде Вячеслав Ар-Серги.

Вячеслав Ар-Серги үзе 40тан артык проза әсәре, шигырь җыентыклары авторы. Язучының китаплары һәм аның тарафыннан тәрҗемә ителгән күп санлы әсәрләр Удмуртия, Русия, чит ил китап нәшриятларында басылып чыкты. Ул үз әсәрләрен иҗат итү белән башка авторларны удмурт яисә рус теленә тәрҗемә итү белән чиратлашып алып бара. Бу язучыга ял да, башкача фикер йөртү өчен этәргеч тә бирә.

“Мин үземнең иҗатымны тәрҗемә эшеннән башка күз алдыма китерә алмыйм. Була шундый чак – үзем яза алмыйм. Вакытым бушка үтмәсен дип, башка авторларны укый башлыйм. Күңелемә хуш килгәннәрен тәрҗемә итәм. Алар белән удмурт укучысы туган телендә танышуын телим”, диде язучы.

Китап укучыларны ничек кызыксындырырга

Укучыларны кызыксындыру, аларга укырга җайлы булган форматта китаплар чыгаруны да күзаллап эш итә Вячеслав Ар-Серги. Язучы бу өлкәдә дә уңышка ирешкән. Дөрес, “бу яңалык түгел”, ди ул үзе.

“Огонек” журналы алымын да куллана ул. Кечкенә форматтагы китапчыкларны “Известия Удмуртской Республики” газетасы хезмәткәрләре белән бергә нәшер итә. Язучы шушындый китапчыкларны “Чишмәләр” циклы дип атаган. Алар да “ерак” һәм “якын” чишмәләргә бүленә. Беренчеләре үткән гасырда яшәп, иҗат итүчеләрнең әсәрләре булса, икенчеләре – бүгенге авторлар.

Ибраһим Биектаулы китапчыгы белән
Үткән елда шушындый егерме биш китапчык дөнья күрсә, быел инде унбиш авторның әсәре басылып чыккан. Ел азагына кадәр тагын унлап китап нәшер ителәчәк. Укучылар быел татар авторлары Роберт Миңнуллин, Рөстәм Җаппаров, Ибраһим Биектаулының әсәрләре белән рус телендә дә танышты. Ар-Серги авторлар сайлаганда “без аның милләтенә карап түгел, ә әсәрләренең мөһимлегенә карап эш итәбез”, дип басым ясады.

Шундый китапчыкларның авторы Ибраһим Биектаулы үзенең иҗатын рус телендә күрүе белән шат. Шагыйрь әлеге китапчыкларның нәшриятта, дәүләт номерлары белән чыгуын билгеләп, “болар инде идән астында басылган китаплар түгел, минем андый китаплар күп басылды”, дип уртаклашты.

Ибраһим Биектаулы шул ук вакытта тәрҗемәчеләргә дә рәхмәтле. Дөрес, әлеге китапка кергән шигырьләрнең күп өлешен Ибраһим Биектаулы үзе тәрҗемә иткән. “Башка милли телләрдә язылган әсәрләр икенче халыкка барып җитә икән, бу халыклар дуслыгына, бер-береңне мәдәни яктан баетуга китерә”, дигән фикердә шагыйрь.

Кырыктан артык китап авторы, отставкадагы полковник Рөстәм Җаппаров рус телендә иҗат итә. Әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итәргә тәкъдимне ул да хуплап алган.

Рөстәм Җаппаров
Рөстәм Җаппаровның берничә ел элек дөнья күргән “Сарапульские подранки” исемле китабы удмурт телендә “Кенеш” журналында басылып чыгачак. Шулай ук әлеге китапның бүлекләре татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк.

Рөстәм Җаппаровның әтисе 1942 елда Ржёв-Сычёв бәрелешләрендә һәлак булган. Әтисенең якты истәлеге итеп, сугыш башлануының 70 еллыгына Рөстәм Җаппаров “Они стояли насмерть» дип аталган китабын бастырып чыгарды.

Китапта автор әтисенең язмышы аша сугышта катнашкан меңләгән солдатның аяусыз көрәшен яктырта. “Китап тарихи документларга, сугыш ветераннары хәтирәләренә нигезләнеп язылды. “Они стояли насмереть» китабыннан өзекләр җирле “Яңарыш” газетасында инде дөнья күрде. Минем теләгем – китап белән күбрәк яшьләр танышсын иде”, дип уртаклашты Рөстәм Җаппаров.

Вячеслав Ар-Серги ярдәмендә дөнья күргән “Беспокойная память” (“Тынгысыз хәтер”) исемле кечкенә китапчыкка да куанган ул. “Шушы форматта басылган китапларны юлда да, ял вакытында да укып булачак. Бу гамәл китапларны халыкка таратуда изге эш, мин аларга үзем дә теләктәшлек тә, ярдәм дә итәргә әзер”, диде Рөстәм Җаппаров.

.
XS
SM
MD
LG