Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Удмурт телен өйрәнү кирәклеге турында белдерү өчен үзенә ут төртте"


Альберт Разин (1940-2019)
Альберт Разин (1940-2019)

12 сентябрь Удмуртия милли театрында Альберт Разин белән хушлашу чарасы узды. Удмурт теленең аянычлы хәленә игътибар җәлеп итү өчен үзенә ут төрткән галим белән хушлашырга 500дән артык кеше җыелды.

Җеназага рәсми затлардан Удмуртия мәдәният министры Владимир Соловьев, "Удмурт киңәш" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Ишматова, Ижауның элекке мэры Юрий Тюрин, шәһәр Думасы башлыгы Олег Гарин һәм башкалар килде.

Азатлык чыганакларына караганда, Ишматова барлык иҗтимагый оешма вәкилләрен чарага килергә чакырган.

Ижауда Альберт Разин җеназасы узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:26 0:00

Чарада "Камбаркада үлем заводына каршы" комитет рәистәше Роза Әхмәтшина чыгыш ясап, Альберт Разинның бу гамәле чарасызлыктан ярсу булды дип белдерде.

"Аның башка мөмкинлеге калмаган иде, аны беркем ишетмәде, ул үз милләтенә, үз халкына удмурт телен мотлак рәвештә өйрәнү кирәклеге турында белдерү өчен үзенә ут төртте. Бу Удмурт республикасының гына түгел, ә Русия федерациясендә милли телләр ихтыярига калдырылган барлык субъектларның проблемы. Беркем дә урыс телен удмурт, татар яки мари теленә алыштырырга кирәк дими. Сүз бөтенләй башка нәрсә турында бара. Русиянең һәрбер төбәгендә чәчәк атарга һәм үстерелергә тиешле мәдәният мондый хәлдә булмый" диде ул.

Активист Андрей Перевозчиков: "Бу чара вакытында мин аның янында идем, ул - чын каһарман. Аңа ниләр кичергәнен мин күз алдына китерә алам. Бу барыбыз өчен дә башлангыч нокта булсын иде. Без тормышыбызга яңа баштан карадык, үз халкыбызга мөнәсәбәтебезне үзгәрттек. Җанымның бер өлеше аның белән китеп барды", дип белдерде.

Удмурт милли хәрәкәте активисты Петр Тимошкин элегрәк Азатлыкка әйтүенчә, Разин берничә ел элек васыятьнамә язып калдырган булдырган.

"Ул берничә тапкыр миңа да, әгәр үлсәм, җәсәдемне яндырыгыз, көлен туган авылымдагы тау өстеннән сибегез дип әйткәне булды. Удмуртларда мондый гадәт юк, без үлгәннәрне җиргә күмәбез. Әмма Альберт гадәти кеше түгел иде. Хатынында васыятьнамәсе бар, яндырып көлне сибү турында язып калдырган дип әйтте", диде ул.

Вконтактедагы "Удмуртлык" төркемендә Альберт Разинның үлеме сәбәпле республикада матәм көне игълан итү таләбе белән мөрәҗәгать чыкты.

"Альберт Разин газаплы үлеме белән Русия һәм бөтен дөньяны удмурт теленең авыр хәленә һәм аны коткару өчен чаралар күрүгә, республикада аны яклау һәм киләчәк буынга җиткерүгә игътибар итәргә чакырды…

...Альберт Разин удмурт теле язмышы турында дәшми калмасыннар һәм аны игътибарсыз калдырмасыннар өчен үз гомерен корбан итте.

Республика җәмәгатьчелеге үз бердәмлеген һәм удмуртларның ихтыяҗлары турында ишетергә әзерлеген күрсәтергә тиеш", диелә анда.

10 сентябрь галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төртте һәм берничә сәгатьтән хастаханәдә вафат булды.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Аңарчы күп кенә милли республикада дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылып килгән. Мәҗбүри дәресләргә каршы чыгучылар балалары урыс телен тиешле күләмдә өйрәнми дип зарланды.

2017 елның көзендә Русия прокуратурасы милли республикаларда мәктәпләрне тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлый. 2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы да татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктата.

Милли республикалар, зыялылар әлеге хәлләрне борчылып кабул итте. Иҗтимагый оешмалар милли телләрне укыту програмының мәҗбүри өлешендә калдыруны сорап мөрәҗәгатьләр юллады. Протестка татар җырчылары да флешмоб рәвешендә кушылды. Татар яшьләре Татарстан Дәүләт шурасы утырышы алдыннан депутатларга "Әлифба" китабын таратты һәм "Туган тел" җырын җырлады.​ Милли телләрне ихтыяри укытуга каршы күпсанлы урам җыеннары узды, алар күбесенчә ялгыз пикетлар рәвешендә булды.Милли телләрне ихтыяри итүгә каршы Русия халыкларының демократик конгрессы оешты.

2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Милли җәмәгатьчелек канунга дөррәү каршы чыкты, Думага ата-аналардан протест хатлары язылды, Татарстан депутатлары да каршы чыкты. Нәтиҗәдә, канун өлгесе йомшартылды, ләкин туган телләрне ихтыяри укыту калды, республикаларның милли телләрен укыту мәсьәләсе ачыкланмыйча калды.​

XS
SM
MD
LG