Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачай халкы конгрессы: "Туган телләр мәсьәләсен яңадан карарга кирәк"


Альберт Разин
Альберт Разин

Карачай халкы конгрессы удмурт телен яклаучы галим, җәмәгать эшлеклесе Альберт Разин Ижауда үз-үзенә ут төртеп корбан булганнан соң белдерү белән чыкты. 

"Әлеге фаҗига (Русиянең милли төбәкләрендәге социаль канәгатьсезлекнең башка күренешләре белән беррәттән) канун чыгаручылар туган телләр мәсьәләсен кичекмәстән яңадан карауга һәм Русиянең аз санлы асаба халыкларны канәгатьләндерерлек карар кабул итүгә сигнал булып тора. Галим Альберт Разинның туганнары һәм якыннарының, Удмуртиянең күпмилләтле халкының кайгысын уртаклашабыз", диелә Конгресс рәисе Къады хаҗи Халкечев имзасы белән язылган белдерүдә.

12 сентябрь Удмуртия милли театрында Альберт Разин белән хушлашу мөрәсиме узды. Удмурт теленең аянычлы хәленә игътибар җәлеп итү өчен үзенә ут төрткән галим белән хушлашырга 200дән артык кеше җыелды.

10 сентябрь ул Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төртте һәм берничә сәгатьтән хастаханәдә вафат булды.

  • Җәмәгатьчелек, төрле милләтләр активистлары Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикерләр белдерде.
  • Әмма Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы вәкиле, "Русия фин-угыр халыклары берлеге" башлыгы Петр Тултаев Разинның гамәлләре аңлашылмый дип саный. Тултаев фикеренчә, удмурт теле мәктәпләрдә укытыла, телевидениедә тапшырулар бар.
XS
SM
MD
LG