Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альберт Разин белән хушлашу мөрәсиме 12 сентябрь Удмурт милли театрында узачак


Альберт Разин
Альберт Разин

Мәрхүмнең васыяте нигезендә аның җәсәде яндырылып, көле туган авылындагы Яраткан тау башыннан таратылачак.

Үзенә ут төртеп корбан булган Альберт Разин белән хушлашу 12 сентябрь җирле вакыт белән 12дә Удмурт милли театрында узачак. Аннары аның җәсәде яндырылачак. Бу хакта Азатлыкка аның көрәштәше, удмурт милли хәрәкәте активисты Петр Тимошкин хәбәр итте.

"Альберт Разин берничә ел элек васыятьнамә язып калдырган иде. Ул берничә тапкыр миңа да, әгәр үлсәм, җәсәдемне яндырыгыз, көлен туган авылымдагы Яраткан тау өстеннән сибегез дип әйткәне булды. Удмуртларда мондый гадәт юк, без үлгәннәрне җиргә күмәбез. Әмма Альберт гадәти кеше түгел иде. Хатыны да васыятьнамәсе бар, яндырып көлне сибү турында язып калдырган дип әйтте.

Башта театрда мәрхүм белән хушлашу булачак. Аннары кремация була. Бу эш тиз генә башкарылмас дип фаразлыйм", диде Тимошкин.

10 сентябрь галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төртте. Ул хастаханәгә авыр җәрәхәтләрдән вафат булды.

Альберт Разин 1940 елда туган. Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәшә.

XS
SM
MD
LG