Accessibility links

Русиядә сәяси репрессияләргә каршы аналар төркеме оешты


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Мәскәүдә "Аналар сәяси репрессияләргә каршы" дигән төркем оешты. Бүген алар Русия президенты идарәсе каршында беренче ялгыз пикетлар да уздырды. Әлеге төркемгә төрмәгә хөкем ителгән мөселманнарның аналары да керә.

4 ноябрьдә Русия башкаласындагы Мәскәү-Һелсинки төркеме бинасында "Новое величие", "Сети", "Хизб ут-Тәхрир", "Мәскәү эше" һәм гомумән сәяси репрессиягә дучар булган башка кешеләр эше нигезендә гаепләнүчеләрнең аналары "Аналар сәяси репрессияләргә каршы" дигән төркем оештырды. Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 24 елга хөкем ителгән Ринат Нурлыгаяновның әнисе Миләүшә Нурлыгаянова сүзләренчә, әлеге төркемне оештыру башлангычында бу көннәрдә Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган "Кеше хокуклары өчен" оешмасы җитәкчесе Лев Пономарев һәм Кырымдагы хокук бозуларны күзәтеп баручы Александра Крыленкова торган.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Балалары сәяси репрессиягә эләккәннәрнең аналары үзләренең сораулары белән Пономаревка мөрәҗәгать итәләр. Шуннан бу аналарны берләштерү идеясы барлыкка килде. "Мәскәү эше" моңа этәргеч булды. Александра Крыленкова бөтен аналарны бу төркемгә туплады. Без шимбә көнне килеп Сахаров үзәгендә бер-беребез белән таныштык, төрле плакатлар ясадык, бүген инде аларны җәмәгатьчелеккә һәм журналистларга тәкъдим иттек", диде Нурлыгаянова.

Миләүшә Нурлыгаянова
Миләүшә Нурлыгаянова


Миләүшә ханым әлеге оештыру җыенында Русиядә мөселманнарга каршы репрессияләр, аерым алганда ислам дине турында сөйләшкән өчен генә 20шәр ел төрмәгә утыртылганнар, аларны яклаучы "Родительская солидарность" хәрәкәте турында сөйләгән.

"Бу берләшү бер көчкә әйләнеп безгә хакимият тә, җәмәгатьчелек тә игътибар итәр дип өметләнәм. Без үз балаларыбыз өчен көрәшәбез. Кайбер килгән аналар елаудан туктый алмый. Улым Ринатны кулга алгач мин үзем дә шундый хәлдә идем. Ярты ел дәвамында үземне кая куярга белмичә ятып кына тордым, әмма йөргән таш шомара", ди Нурлыгаянова.

Аның әйтүенчә, Крыленкова киләчәктә күбрәк кешеләрне туплап, аналар корылтаен да уздырырга киңәш иткән.

Лев Пономарев
Лев Пономарев

"Лев Пономаревның бит “Кеше хокуклары оешмасын яптылар. 30 ноябрьдә ул яңа оешма төземәкче була. Безне дә шунда чакыра. Бәлкем киләчәктә Аналар маршын да уздырырбыз. Соңгы сәяси репрессиягә эләккән кеше азат ителгәнче көрәшәчәкбез. Хәтта “Мәскәү эше” нигезендә гаепләү белдерелмәгәннәрнең аналары да безгә теләктәшлек белдереп бүгенге чарада катнашты", диде Нурлыгаянова.

"Аналар сәяси репрессияләргә каршы" төркеме бүген Русия президенты идарәсе каршында беренче ялгыз пикетын да оештырды. Анда аналар гына түгел, аталар да катнашты. Алар "Безнең балаларга ирек", "Гаепсезләргә ирек", "Безнең балалары террорчы түгел!!!" һәм башка шигарләр тотып торды" ди ул.

Чарада күтәрелгән плакатларның берсе
Чарада күтәрелгән плакатларның берсе

Пикетларда барлыгы уннан артык кеше катнашкан. "Мин башта сәяси репрессияләр турында гомум плакат белән тордым, аннары улым фотосы куелган плакат белән тордым. Нәкъ мөселманнарга кагылышлы бер плакат бар иде, аның белән дә басып тордым. Өч тапкыр пикетка бастым. Башта бер-беребезне алмаштырып тордык. Аннары инде азакта канун таләп иткәнчә бер-беребезгә 50 метр ара калдырып бастылар. Мин Уфага кайтыр өчен һава аланына ашыктым", диде Нурлыгаянова.

Пикетта күтәрелгән плакатларның берсе
Пикетта күтәрелгән плакатларның берсе

"Мәскәү эше” нигезендә гаепләнүче Даниил Кононның әнисе, пикетта катнашучы Наталья Конон "Радио Свобода"га әйтүенчә, әлеге чара белән алар хакимияткә генә түгел, ә җәмгыятькә дә мәсьәләне җиткермәкче. Аның сүзләренчә, халык арасында да "кеше кулга алынган икән, димәк аның гаебе бар" дигән караш хөкем сөрә.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, Мәскәүдә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп кулга алынган Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова да сәяси тоткыннар аналары төркемендә, әмма ул бүгенге чарага барыр өчен эштән китә алмаган.

"Азат белән мондый хәл булмаса, мондый яхшы хатын-кызлар белән танышмаган булыр һәм безнең илдә мондый башбаштаклык булуын белмәс идем... Безнең балаларның хәзер иректә булмавы бик авыр, ләкин аларның яхшы киләчәк өчен үз фикерләрен халыкка җиткерүе тынычландыра", диде Гөлнур ханым Азатлыкка.

Гөлнур Хөсәенова
Гөлнур Хөсәенова

Ул мондый пикетлар нәтиҗәсендә "безне ишетерләр, безнең балаларның өстән кушу белән утыруына ышанырлар дип өметләнәбез" ди.

Хөсәенова "Аналар сәяси репрессияләргә каршы" төркемен оештыруда катнашкан Миләүшә Нурлыгаянованы да телгә ала. "Мондый ана ун кешене дә коткарыр, улын иреккә чыгарыр өчен барысына да әзер", ди ул.

Гөлнур ханым әйтүенчә, аның улы, сак астында утыручы Азат Мифтахов соңгы вакытта бик еш авырый, савыгып җитә алмый.




"Новое величие" эше фигуранты, мәхкәмәдә кан тамырларын кискән Руслан Костыленков өчен дә, "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнеп дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән Констатин Котов һәм башкалар язмышы өчен дә борчылам, аларның эшләрен күзәтеп барам" дип сөйләде Гөлнур Хөсәенова.

Ул хөкемдарларның гадел булмавына гаҗәпләнүен белдерә.

"Элек мин алар гадел дип уйлый идем. Ә хәзер бу алай түгел дип әйтә алам. Гадел хөкем күкләрдә генә", ди Азат Мифтаховның әнисе.

"Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүче, Русиядән китәргә мәҗбүр булган Айдар Гобәйдуллинның әнисе Галия Гобәйдуллина да бу юлы Уфадан Мәскәүгә бара алмаган.

XS
SM
MD
LG