Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә студентлар һәм укытучылар сәяси активлык турында бәхәсләште


Сахаров үзәгендәге дебат

Мәскәүдә яшь буынның сәяси тормышта катнашуы мәсьәләләренә багышланган дебат оештырылды.

Швед экоактивисты Грета Тунбергның сәяси чыгышы Русия җәмәгатьчелеген шаулатты. Мәскәү студентларының сәясәттә катнашырга омтылуы да шундый ук тискәре реакция уята. Европадагы мәктәп укучылары экоактивизимны куәтләп, аңа кушылган вакытта, Һонконг һәм Мәскәүдәге соңгы каршылыкларда төп рольне студентлар уйнады.

Нигә 15-25 яшьлекләрнең активлыгына өлкәнрәкләрнең мөнәсәбәте шулкадәр хисле һәм каты булып чыкты? Бу мөнәсәбәт өлкәннәрнең үзләре турында ни сөйли? Нигә яшьләр иҗтимагый тормышта катнашырга омтыла, бу иҗтимагый хәрәкәткә нинди яңалыклар китерә? Яшь активистлар белән алардан өлкәнрәк, 45-60 яшьлек сәяси элита арасында рухи кыйммәтләр, зәвык мәсьәләсендә ниндидер принципиаль каршылыклар бармы? Нигә үзара аңлашуда киртәләр барлыкка килә?

31 октябрьдә Мәскәүнең Сахаров үзәге һәм студентларның DOXA журналы яшь буынның сәяси тормышта катнашуы турында дебат оештырды. Сөйләшү Сахаров үзәгенең икенче катында урнашкан күргәзмәләр залында узды.

Андрей Сахаров бюсты
Андрей Сахаров бюсты

Декорация урынына - академик Андрей Сахаров бюсты, совет чоры плакатлары, ГУЛАГта баш күтәрүләр хроникасы, совет анекдотлары, документаль фотолар.

Чыгыш ясаучыларның күбесе академик даирәдән: профессорлар, югару уку йортлары укытучылары, фәнни хезмәткәрләр. Шулай ук психологлар, сәясәт белгечләре, популяр сәяси Telegram-каналлар авторлары, иҗтимагый актив студентлар да бар иде. Өч чыгышның берсендә Азат Мифтахов (МДУ аспиранты) митинглар өчен хөкем ителгән Егор Жуков (“Вышка” - Югары икътисад мәктәбе студенты), исемнәре яңгырый.

Чыгыш ясаучылар
Чыгыш ясаучылар

Спикерлар тыңлаучылар каршына ярымтүгәрәк ясап утырган, алып баручы Борис Грозовский аларны бер-бер артлы микрофонга чакыра. Залда утыручы тыңлаучыларның зур күпчелеге - яшьләр, студентлар. Беренче рәттә зур игътибар белән тыңлап утырган Егор һәм аның дусты, мәсәлән, унынчы сыйныф укучылары.

Грозовский үзе үк игътибар иткәнчә, кайвакыт бер-беренә каршы фикерләр яңгырый. Мәсәлән, кемдер буыннар каршылыгы турында (ата-ана - дәүләт ролендә, бала - оппозиция), икенче чыгышта “буыннар каршылыгы” терминын хәзер чын классик мәгънәдә куллану актуаль түгеллеге искәртелә - ата-ана баласын аңлый, яклый, хәленә керә һәм шул ук вакытта бала да ата-анасына ышана.

Протестның “яшәрүе” турында да фикерләр капма-каршы иде - кем өчендер бу күзгә бәрелеп торган тенденция: сәяси мәйданга хәзерге көннәрдә яшьләр күбрәк чыга, икенче спикер моны “вакытлы тренд” дип атый: хәзерге трендлар бик тиз пәйда була һәм бик тиз юкка чыга, өченчесе исә моны массакүләм мәгълүмат чараларындагы эйджизмга бәйли - митингларга плакатлар белән чыккан яшьләрне фотокамералар ныграк “якын итә”, редакторлар андый кадрларны алгарак чыгара.

Борис Грозовский һәм Мария Меньшикова
Борис Грозовский һәм Мария Меньшикова

Студентларның DOXA журналы мөхәррире Мария Меньшикова 10 ел элек Мәскәү дәүләт университетында оешкан инициатив төркемнең эшчәнлек юнәлешләре шушы дистә ел эчендә ничек үзгәргәнен сөйләде.

Көнкүреш проблемнары белән беррәттән хәзер сүз иреге, сәяси темалар да алга чыга


“Инициатив төркем оешуының сәбәбе - сыйфатлы белем алу таләбе иде. Моннан ун ел элек студентларны борчыган икенче мәсьәлә тулай торакларда яшәү шартлары, кем белән яшәү, кунаклар кертү кебек проблемнар иде, хәзерге вакытта инициатив төркем стипендия күләмен арттыру өчен көрәшә. Көнкүреш проблемнары белән беррәттән хәзер сүз иреге, сәяси темалар да алга чыга. Шул ук студентлар арасында популяр булган стипендияләрне күтәрү темасына кагылсаң да, хәзерге яшьләрнең якын киләчәккә карата карашы ачык түгеллеген аңлыйсың - стипендия бәясен күтәрүне сорасалар да, алар аның күпме булырга тиешлеген әйтә алмый, аның яшәү минимумы яки минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрелүен күз алдына да китерә алмый. Бу - “без күрергә теләгән киләчәк” образының кризисы, бу образның тулы булмавы, аның ахыргача уйлап бетерелмәве. Грета кейсы шунысы белән кызык - ул эзлекле булуы белән аерылып тора. Эзлекле уйлап, кайсы гамәлнең нинди нәтиҗә китерәчәген аңлатып бирә башлагач, экологияне яклаучы хәрәкәткә, антикапиталистик төсмергә керә башлый һәм шуңа догма кебек, тоталитар фикер кебек яңгырый. Бу фикер яңалык кебек яңгырый, ләкин бу бик иске әйбер, иске булса да, начар әйбер дигән сүз түгел”, диде Меньшикова.

Студентларның киләчәккә икеләнеп караулары турында сөйләгәндә, Мария үзенең университетташы Азат Мифтахов эше буенча яклау кәгазьләре җыюын әйтеп узды: “Аның турында ишетүчеләр бармы?” дигән сорауга дистәгә якын кул күтәрелде. “Күпләр кул куярга куркуларын яшермичә әйтә. Бездә сәяси күзаллауда да кризис бар, безнең үз-үзебезне яклау мөмкинлегебез юк, дәүләт сәяси тоткыннар барлыгын танымый. Экстремизм - сәяси маддә түгел бит. Шулай да андый тоткыннар барлыгы билгеле”.

Күпләр кул куярга куркуларын яшермичә әйтә

"Университетның сәясәттән никадәр читтә кала алуы яки алмавы турында да бәхәсләшергә була. Мәсәлән, без университетта Азатны яклап имзалар җыйганда, минем коллегам буфетка төшке ашка кергән полиция хезмәткәрләренә дә имза куярга тәкъдим итте. Табигый, полиция хезмәткәрләре “Без сәясәткә катышмыйбыз” дип җавап бирделәр. Аларның аңа хакы бар. Безнең барыбызны да канәгатьләндерә торган сәясәт нинди булырга тиеш - безнең киләчәкне төзегәндә бу турыда да сөйләшергә кирәк”, диде DOXA мөхәррире.

Дискуссия ахырына кадәр зур экранда Мариянең Цюрихтагы коллегасы җибәргән фотолар алышынып торды - Швейцария башкаласында бу көннәрдә дөнья климаты җылынуга каршы протестлар бара.

Модератор Грозовский DOXA мөхәррирләренә атап студентлар хәрәкәтенә караган сорау юллады: "Студентлар арасында канәгатьсезлек учагын күргәч, дәүләт урыннарда стипендияне арттыру, түләүле уку бәясен киметү хисабына студент халкын “сатып алып”, “иҗтимагый гаделлек урнаштыру” барәбәренә студентларның сәяси активлыгын киметүгә ирешә аламы?"

Сорауга студентлар журналының икенче мөхәррире Армен Арамян җавап бирде. Аның фикере сораудан да кызыграк яңгырады.

Армен Арамян
Армен Арамян

"Дәүләт өчен бу сәяси каршылык проблемын чишүнең бик үк мантыйклы ысулы түгел, чөнки стипендияне арттыргач, дәрестән соң эшкә урнашып акча эшләүче студентларның элек акча эшләүгә киткән вакытлары бушаячак, бу аларның элек эштә үткән вакытларын иҗтимагый яки сәяси хәрәкәткә багышлап, активрак катнашуына китерәчәк. Монда дәүләт белән студент халкы арасында андый “үзара килешү” мисалларын китерә алмыйм", диде ул

Армен соңгы вакытта DOXA журналы барлыкка килү, Егор Жуков, Азат Мифтаховны яклау кампанияләре кебек студент инициативалары оешу фонында журналистлардан еш яңгыраучы сорауны искә алды: нигә хәзерге вакытта яшь буын сәясәткә актив тартыла? Аның фикеренчә, сорау башкачарак яңгырарга тиеш: нигә ул активлык моңа кадәр сүлпән булган? Бу вазгыятькә ике яктан карарга була: беренчедән, сәяси партияләрдә дә алмашка яңа буын килә, бу табигый күренеш.

Любовь Борусяк
Любовь Борусяк

“Вышка” (Югары икътисад мәктәбе) педагоглары Любовь Борусяк һәм Поливанова фикерләре яшьләргә җавап буларак яңгырады. “Академик төркем” Грета чыгышына җәмәгатьчелекнең тискәре карашын тарихи күзлектән аңлатты: Моның өчен Саманта Смит тарихын искә төшерү дә җитә. “Салкын сугыш” чорын яхшы хәтерләгән буын сәяси сәхнәдәге теләсә кайсы яшүсмерне пропаганда коралы буларак кабул итә, ул яшүсмернең авызыннан яңгыраган акыллы сүзләре белән килешкән очракта да, үзенә шундый пропагандистик корал белән басым ясауга каршы чыга.

“Салкын сугыш” чорын яхшы хәтерләгән буын сәяси сәхнәдәге теләсә кайсы яшүсмерне пропаганда коралы буларак кабул итә


Ике педагог та митингларда яшьләр саны арта дип уйлауның бик субъектив, чагыштырмача булуын әйтеп узды. Любовь Борусяк фокус-төркемнәрдә уздырыла торган сораштырулар вакытында митингларны яклаучылар арасында да, митингка чыгучыларны аңламаучылар арасында да яшьләрнең һәм өлкәннәрның чагыштырмача бертөрле процентлар бирүен искәртсә, Поливанова “мәсәлән, шифаханәгә барсак, авыру кешеләр күбәйгән икән дип уйлый башлыйбыз, митингларга йөри башлагач та шулай тоела - барысы да илдәге сәясәткә каршыдыр кебек”, диде.

Шулай ук нонсенс буларак Русиядә яшүсмерләрнең дә Гретаны кабул итмәвен әйтеп узды Поливанова. Аның фикеренчә, балаларга Грета мөрәҗәгатендәге кискенлек, агрессия ошамый. “Юкса, без хәзерге балаларны агрессиянең үзе кебек кабул итәбез” ди ул. Ә менә андый катгый, усал интонациянең югары трибуналардан яңгыравына яшүсмерләр катгый каршы.

“Коммуникатор” рәисе Борис Майклсон үзенең рөхсәт ителмәгән митингларга йөрмәвен әйтте: “Һәм ник без бүген Алексей Навальный турында аз сөйлибез? Мин аны яратмыйм димим, мин барысын да ихтирам итәи. Яшүсмернең үзеннән ихласрак, кыюрак фикер йөртүен, акыл бирүен зурлар куркып кабул итә. Аның мөстәкыйль фикер йөртә алуына ышанмый, баланың контрольдән чыгуына өстәп, аңа чит ил агитациясе, һич тә булмаса, Навальный риторикасы тәэсир итә дип коты алына”.

Нурия Фатыйхова
Нурия Фатыйхова


Психолог Нурия Фатыйхова протест хәрәкәтенең Мәскәүдән бигрәк төбәкләрдә киң таралуына игътибар итәргә чакыра - тик шунысы бар, ул протестлар Мәскәүнекенә караганда азрак яктыртыла. “Мин үзем туган шәһәрем Чиләбене дә шундый актив каршылыкларның бер мисалы итеп китерә алам”, диде ул.

Сергей Белянин
Сергей Белянин

Антрополог Сергей Белянин митингларда күзәтелгән кызыклы тенденцияләр белән уртаклашты. Мәсәлән, соңгы елларда митинглардагы плакатларда сәяси таләпләр урынына мемнар язылган - алар иронияле, алар хәзерге буынга аңлаешлырак, шулай ук фикердәшләреңне тизрәк табарга булыша, бер үк митингта уртак кызыксынуларын тапкан кешеләр уртак телне дә тизрәк таба.

Илья Львов
Илья Львов

“Сәясәт даирәсе” студентлар дискуссия клубын оештыручыларның берсе Илья Львов хәзер клубның Гражданлык проектлары челтәре дип аталачагын хәбәр итте - чөнки мондый фикер алышу мәйданнарына башка төбәкләрдә дә ихтыяҗ зур, ул бер клуб эчендә генә кала алмый.

Ике сәгатьтән артык барган дискуссия ахырында МДУ Инициатив төркеме активисты Мария Меньшикова катнашучыларны Азат Мифтаховны яклап язылган мөрәҗәгатькә кул куярга чакырды. Бу мөрәҗәгать ноябрь азагында узачак мәхкәмә утырышында тапшырылачак

фикерләр

XS
SM
MD
LG