Accessibility links

Кайнар хәбәр

Университет үзенең кулга алынган студентларын якларга тиешме?


Чарада катнашучылар

7 октябрь Мәскәүнең Китай-город метро станциясе янында урнашкан "Кытай очучысы Джао Да" дип аталган барга Мәскәү югары йортларында укучы студентлар җыелды. "Сәясәт даирәсе" ("Пространство Политика") фикерләшү клубының "ДеБар" дип аталучы проекты (дебатлар гадәттә барда уза) чираттагы рәсми булмаган дебатын уздырды.

Бәхәс клубының утырышларында темалар күп төрле: фән, шәһәр, экология, сәясәт. Дебат темасын клуб әгъзалары алдан сайлый — клубның сайты аша тавыш бирәләр. Соңгы вакытта бу очрашуларның күбесе сәясәткә, төгәлрәк әйткәндә, җәйге протест хәрәкәтенә багышлана. Быелгы җәй хактан да урам хәрәкәтләренә бай булды, митинглар вакытында кулга алуларның һәр очрагы җәмәгатьчелектә ризасызлык уятып, яңа каршылыклар тудырды. Студентлар бу хәрәкәтнең төп көченә әйләнде, кулга алынган "212 маддә тоткыннары" да — студент халкы вәкилләре.

Дүшәмбе узган очрашу "Университет үзенең кулга алынган студентларын якларга тиешме?" дип атала иде.

"Джао Да" бары — бик популяр урын. Биредә еш кына альтернатив музыкантларның концертлары уза. Моннан ерак түгел студентларының һәм профессорларының сәяси активлыгы белән дан казанган Югары икътисад мәктәбе ("Вышка") урнашкан. Дебатта катнашучыларның да берсе шул уку йортыннан — Сергей Изотов, сәясәтче, телеграм-блогер. Ул "университет кулга алынган студентларны якларга тиеш түгел" дигән фикерне яклап чыгыш ясарга тиеш иде — кайсы якның нинди фикерне яклаячаклары алдан игълан ителә. Ә "университет үз студентларын якларга тиеш" дигән карашны Мәскәү дәүләт университеты студенты, DOXA студент журналы мөхәррире Мария Меньшикова яклады.

Сәхнәдә Мария Меньшикова һәм Сергей Изотов
Сәхнәдә Мария Меньшикова һәм Сергей Изотов

Һәр чыгышның вакыты һәм сораулар саны алдан билгеләнгән регламенты, тыңлаучылар һәм чыгыш ясаучыларның үз-үзен тоту кагыйдәләре бар. Нотыкчының вакыты чыгуга, чаң яңгырый, залдагылар кул чаба — чаңны ишетүгә, нотыкчы микрофонын куярга тиеш. Көндәше яки тыңлаучылар тарафыннан бирелгән сорауларга җавап биргәннән соң, бәхәсләшүче һәр якка да залга һәм жюрига үзенең төп фикерен җиткерер өчен дүрт минут вакыт бирелә. Жюрида ике әгъза — җөп сан булганга, хәл итүче тавыш бирүче дип тамаша залы санала. Жюридагыларның фикерен тыңлагач, залдагылар клуб сайты аша җиңүчене сайлый.

Университетларның үз студентларын яклавы өчен чыгыш ясаучы Мария — Мәскәү дәүләт университетының инициатив төркеме әгъзасы. Аның фикере сүздә генә калмый, инициатив төркем — быел февраль аенда кулга алынган МГУ аспиранты Азат Мифтаховны яклап чыккан беренче иҗтимагый оешма. Оешма Азатны якларга адвокат яллау өчен акча җыюны оештырды, аның куәт хезмәткәрләре тарафыннан газаплану очракларын җәмәгатьчелеккә җиткереп барды, Азатның мәнфәгатьләрен яклауны сорап МГУ ректоры Виктор Садовничийга хат язды. "МГУ җитәкчелегенең кулга алынган студентларга каршы кабул ителәсе эчке кануны җәмәгатьчелеккә билгеле булып, актив каршылыкка очраганга күрә генә кабул ителми калды" дип искә төшерде Мария.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Мария Азат Мифтахов очрагын берничә тапкыр искә алды — Азатның СИЗОда фәнни хезмәт белән шөгыльләнә алмавын да, СИЗО тормышы төрмә тормышыннан бик аерылып тормавын да әйтеп узды: "Азатның диссертациясе соңгы этабында тукталып калган килеш, ул аны төрмәдән (дөресрәге, СИЗОдан) чыккач, әлбәттә, язып бетерәчәк." Залдан яңгыраган канәгатьсез репликага Мария "Азат Бутырка СИЗОсында утыра!" дип җавап бирде — аның әйтүенчә, СИЗО шартлары төрмәнекеннән бик аерылмый. "Ә фәнни җәмәгатьчелек үз аспирантының диссертацияне яклавы белән кызыксынучы якмы, аларга бу диссертациянең яклануы кирәкме?" дигән сорау куйды ул.

"Дәүләт тарафыннан гаепле дип табылган, кулга алынган студентларына каршы университет үз санкцияләрен кертергә тиешме?" — бу сорауны Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары каршына "Әлифба" белән чыккан өчен шелтә алган Казан федераль университеты студентларына биргәндә бик урынлы булыр иде, мөгаен. Татарстанда сүлпән генә, ныклап оеша алмаган сәяси хәрәкәт тә университет җитәкчелегенең каты басымы астына эләккән вакытта, Мәскәүдә студент халкының тавышы ныграк ишетелә — мәсәлән, Азат Мифтахов кулга алынгач, Мәскәү дәүләт университеты андый студентларны куу турында кертергә җыенган үзгәрешләр кабул ителми калды.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Ике бәхәсче дә еш кына Касамара фамилиясен телгә алды. Быел "Бердәм Русия" фиркәсе намзәте буларак Мәскәү думасына сайлауда катнашкан Валерия Касамара — Югары икътисад мәктәбе доценты, гыйльми шура әгъзасы. "Вышка" студенты Егор Жуков кулга алынгач, Касамараның аны яклап чыгыш ясавын күпләр кабул итмәде — җәйге протестларда катнашучыларның күбесе моны сайлау алдыннан оештырылган пиар дип атады. Шулай да дебатта чыгыш ясаучылар моны студентларны яклауның уңай мисалы буларак китерде. Чөнки бәхәстә кузгатылган сорауларның берсе — "Дәүләт субсидияләренә яшәүче уку йорты, үз студентын яклау барәбәренә, дәүләт биргән өстенлекләрдән баш тартырга тиешме?" Мария фикеренчә, "Вышка" ректоры Егор Жуковны яклап чыккан очракта да бу уку йортына зыян килмәс иде.

Каршы тараф, Сергей Изотов, үз позициясен аңлатты: "Академик җәмәгатьчелек, студентлар, профессура үзенең гражданлык позициясен белдерергә хокуклы, ләкин ректор үз фикерен генә белдерми, ул үзенең авторитеты аркасында үтеп керә торган кабинетларда индивид булып кына чыгыш ясый алмый, ул кайда да үзенең уку йорты исеменнән чыгыш ясый — ничә еллык тарихы булган, үзенең һәм коллективның күпьеллык хезмәте кергән уку оешмасы өчен җаваплы, ул аларны бер студент аркасында куркыныч астына куя алмый". Сергей үзе сәяси тоткыннарны яклап чыгуга каршы түгел, ләкин бу һәркемнең шәхси позициясе булырга тиеш, ди ул.

Мария университетларның үз студентларын яклап чыгу мөһимлеген яклап тагын бер омтылыш ясады: "Әгәр җәй көне кайбер ректорларның митингка чыккан студентларны уку йортыннан куарга әзер булуларын белдергәнне ишеткәч, сез дә алар өчен оялгансыз икән, кул чабыгыз!" дигәнне залдагылар алкышлап куәтләде. Шул ук вакытта Мария үзе укыган уку йортында студентларның җыеннары тыелуын да әйтеп узды — бу уку йортының уставына XX гасыр башында ук кертелгән маддә.

Антон Исанов һәм Яна Сергиевская
Антон Исанов һәм Яна Сергиевская

Жюри әгъзалары — шулай ук югары уку йортлары җәмәгатьчелегенең актив вәкилләре:

  • Яна Сергиевская — "Җәйге мәктәп" мөдире урынбасары (2016-2019), белем бирү проектларын оештыручы
  • Антон Исанов — "Җәйге мәктәп" пресс-йортының җаваплы мөхәррире, РГГУ университетының фәлсәфә магистры

Антон Исанов бераз тәнкыйтьче буларак чыгыш ясады. "Бүген мин язучы Джон Роулз сүзләрен искә төшердем: акыллы кешеләр гаделлек турында, төпле кешеләр файда алу турында уйлый. Бу теория күзлегеннән Мариянең "университетлар студентларын якларга тиеш" дигән фикере идеализм булып, гаделлеккә ышану булып күренә, ә Сергей башта уйларга, гаделлек-гаделсезлек — бер әйбер, ә университетка киләчәккә карап яшәргә кирәк, ди. Минем бүгенге бәхәстәшләрнең игътибарын бер җитешсезлеккә юнәлтәсем килә: без конкретика сазлыгына баттык, һәр фикер Устинов, Жуков кебек студентларның мисалына бәйләнгән иде, бу очракларда университет кысылырга тиешме, юкмы дип конкрет очракны гына карау дөрес түгел. Без бу детальләрне тикшерә-тикшерә совет чорындагы протестларга кайтып җитәр идек. Гомумән, университетлар җәмгыять институты буларак нинди булырга тиеш дигән фикерегезне ишетәсем килгән иде" диде ул.

Яна Сергиевская да Антон фикерен куәтләде: университетларның роле турында колачлы фикер яңгырамады, диде ул.

Бәхәс җиңүчесен атаганда, жюри фикеренә өстәп, залда утыручыларның да тавышы саналды: җиңүче дип Югары икътисад мәктәбе студенты Сергей Изотов аталды. Шулай итеп, бу бәхәстә "университетлар кулга алынган студентларны якларга тиеш түгел" дигән фикер җиңде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG