Accessibility links

Татарстан Дәүләт шурасы бинасына керештә "Туган тел"не җырлаган студентларга КФУда басым башланган. Аларны аңлатмалар язарга мәҗбүр иткәннәр, социаль челтәрләрдә аралашуларын тыйганнар.

26 октябрь Казанда Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышы алдыннан "Туган тел"не җырлап, депутатлар кулларына Әлифба китаплары тоттырып, ана телен мәктәпләрдә укытуны яклауга теләктәшлек белдергән студентларга КФУда басым башланган. Аларны аңлатмалар язарга мәҗбүр иткәннәр, социаль челтәрләрдә аралашуны тыйганнар.

Әлфия Йосыпова
Әлфия Йосыпова

Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе (алга таба - татаристика) җитәкчесе Әлфия Йосыпова парламент бинасы янында булганнарга "каян белдегез?", "кемнәр барды?", "кем чакырды, кем оештырды?" дигән сорауларга КФУ ректоры Илшат Гафуров исеменә аңлатма язарга боерган.

Студентлар сүзләренчә, һәр курстан кураторларны җыеп алып, Йосыпова студентларны социаль челтәрләрдәге татар телен яклап төзелгән төрле төркемнәрдән чыгарга, хәтта Telegram, WhatsApp-та да үзара аралашудан тыярга кушкан. "Бу чарада катнашып киләчәгегезне бозып йөрисез", дип тә белдерелгән. Чарага килгән кызлар куркуга калган, араларында елаучылар да булган.

Бу чарада катнашып киләчәгегезне бозып йөрисез

КФУда парламент бинасы янында булган социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты студентларына сүз әйтүче булмаган дигән сүзләр дә таралган. Алар татаристика мәктәбе җитәкчесенең әлеге басымын үзе уйлап чыгарган эш буларак бәяләгән.

Азатлык Әлфия Йосыповага һәм татаристика мәктәбе караган филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдиновка берничә тапкыр шалтыратып: "Бу - үзегез уйлап чыгарган басыммы, әллә КФУ җитәкчелегеннән төшкән күрсәтмәме?" дип сорарга теләгән иде. Җамалетдинов Казанда булмавын сәбәп итеп, сөйләшүдән баш тартты. Йосыпова лекциясе беткәч сөйләшергә вәгъдә иткән иде, әмма соңрак күпләгән шалтыратуларга карамастан телефонын алмады.

"Туган тел"не җырлаганнарга, депутатлар кулына Әлифба тоттырганнарга КФУда басым башлану күренекле татар шәхесләре арасында кискен ризасызлык тудырган.

Парламент бинасы янына шагыйрә Илсөяр Иксанова да чыккан иде. Ул да студентлар белән бергә "Туган тел"не җырлады. Студентларга басым ясаучылар утырган урыннарына лаекмы соң дигән сорау куя ул.

Илсөяр Иксанова
Илсөяр Иксанова

"Миңа татар факультетының позициясе гомумән анлашылмый. Университетта татфак ябылганда, факультетны калдыруны сорап чыккан пикеттан татар студентларын куркытып алып киттеләр, инде ана телен яклаган студентларга басым бара. Ул укытучылар нигә татар телен укыталар икән соң анда? Алар үзләре үк туган телебезне якларга тиеш кешеләр бит!

Балаларны азаплап, анлатмалар яздырып утырган вакытларын татар телен укыту методикасын камилләштерергә сарыф итсеннәр иде.
Буген татар теле тирәсендә килеп туган проблемның нигезендә бу мәсьәлә дә бар.

Әлегә "Туган тел"не жырлауны тыйган канун юк! Ә инде татар теле белән тамагын туйдырган кешеләрнең үз телләренә мондый мөнәсәбәте Татарстан дәүләт киңәшчесе Шәймиев әйтмешли, аморально!", ди Иксанова.

Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла да студентларга басым ясаучыларны үз урыннарына лаек түгел дип бәяли.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

"Иң аянычы шул – бу галимнәр саф йөрәкле, милли җанлы, мәйданга чыгарлык яшьләрне түгел, ә үзләре кебек мөртәт һәм комсомол кебекләрне үстереп калдырачак. Әгәр чыннан да, парламент каршына чыгып Әлифбалар тараткан, "Туган тел" җырлаганнарга басым бара дигән сүз дөрес икән, бу – коточкыч хәл, моны минем күңелем кабул итә алмый.

Татар теле галимнәре алар үзләре беренче сафта, студентлар белән бергә булырга тиеш иде. Басым ясау гомумән башка сыймый. Бигрәк тә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең ана телен укытуга карата әйткән сүзләреннән соң, бу басым турында ишетү тагын да сәеррәк.

Татар филологиясе галимнәре үз урыннары өчен куркалар

Улым Мәскәүдә укый. Мондагы һәм андагы укытучыларны чагыштырам. Анда протестлар көчле. Улымның укытучыларының барсы да диярлек либераллар һәм демократия тарафдарлары. Ә татар филологиясе галимнәре үз урыннары өчен куркалар. Бүген татар теленә басым барганда һәм бөтен Татарстан җитәкчелеге белән бу мәсьәләне хәл итәргә тырышкан вакытта студентлар теләктәшлек белдереп чыккан икән һәм аларга басым бара икән, бу укытучылар үз урыннарына лаеклар түгел. Алар ялгыш килеп эләккән кешеләр.

Бу – куркаклык, өстәгеләр кырын карамаслармы дип шүрләү, үз-үзләрен саклап калу турында уйлау.

Татфакны бетергән вакытта язучылар арасыннан мин, Казан университеты галимнәреннән Радик Сабиров, Рифә Рахман пикетка чыкты, ә татфак студентлары берсе дә күренмәде. Аларны ул вакытта кайбер укытучылар чыгармады дип әйттеләр. Ә иң кызыгы, ул вакытта рус бүлегеннән берләштерүгә каршы студентлар каршылык чарасында бар иде. Әнә шул вакытта ук татар галимнәренең каршы чыкмавы мине бик гаҗәпләндергән иде.

Казан университетында, шулай ук башка югары уку йортларында да гыйсъянчылык үлде, безнең буында ул бар иде. Дивар газеты чыгарган өчен минем дусларымны университеттан куган очраклар да булды", ди Ркаил Зәйдулла.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG