Accessibility links

Студентлар Азат Мифтаховны яклау чарасын уздырды


Чара МДУның ректоры тәрәзә төбендә узды

Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) студентлары һәм уку йортын тәмамлаучылар ректор Виктор Садовничийның тәрәзә төбендә аспирант Азат Мифтаховны яклап чара уздырды. Мифтахов "Бердәм Русия" фиркасе бинасын яндырырга тырышуда шикләнелеп инде ярты елга якын сак астында тотыла.

Чарада катнашучылар МДУның баш бинасы каршында #FREEAZAT дигән язу элгәннәр дип хәбәр итә "Инициативная группа МГУ" телеграм-каналы.

Студентлар Садовничий "Бердәм Русия" фиркасенең югары шурасында әгъза дә булып тору сәбәпле, аспирантны азат итү таләбе белән чыгарга тиеш дип саный.

25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Мәхкәмәнең соңгы карары нигезендә Мифтахов 7 августка кадәр сак астында булачак. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде.

Июнь урталарында Азат Мифтаховның әти-әнисе полиция тарафыннан янаулар булуы турында Азатлыкка сөйләде.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG