Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховны чыгармадылар. Туганнары өметләр сүрелә бара ди


Азат Мифтаховка теләктәшлек чарасы
Азат Мифтаховка теләктәшлек чарасы

5 сентябрь Азат Мифтаховның мәхкәмә утырышы булды. Хөкемдар карары нигезендә яшь галимнең тикшерү изоляторында утыруы тагын 3 айга озайтылды. Бутырка тикшерү изоляторында ул 7 декабрьгә кадәр калачак. Азатлык мәхкәмә утырышында булды.

Бүген Мәскәүнең Головин мәхкәмәсендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп тоткарланган яшь галим Азат Мифтаховның эше каралды.

Утырыш көндезге 2гә билгеләнгән иде, әмма ул озак кына башланмыйча торды. Азатка теләктәшлек белдерергә дип якынча 25 кеше килгән булса, ике сәгать эчендә алар тарала башлады. Күпләр шушы ук көнгә сәгать 4кә билгеләнгән, Мәскәүдә узган урам чараларында катнашуда гаепләнгән Константин Котовның мәхкәмәсенә китәргә мәҗбүр булды.

Азат Мифтаховның мәхкәмә утырышына аның әнисе Гөлнур Хөсәенова килә алмады. Эштән гел сорап китү авыр, дип аңлатты ул. Аның каравы яшь галимнең абыйсы Гадел Фахриев Түбән Камадан килеп җиткән иде. Азатка теләктәшлек күрсәтү максатыннан килүчеләр арасында дуслары, укытучылары бар иде.

Шундыйларның берсе – МДУ доценты Михаил Лобанов. Азатлыкка ул Азат кебек яшь галимнәр төрмәдә түгел, иректә фән белән шөгыльләнергә тиеш дип сөйләде. Нинди генә оппозицион фикердә булмасын, яшьләрдән корбан ясарга кирәкми, диде ул.

"Без барыбыз да Азатның чыгарылуын телибез. Шәһәрдән китмәү шарты белән чикләү чарасын үзгәртерләр дип өметләнәм. Азат бит җәмгыять өчен куркыныч кеше түгел. Аннан гаепләү алынырга тиеш. Әмма мәхкәмә системына карата кысыр өмет кенә яши.

Азатка карата репрессив машина каты эшли

Чынында тикшерүчеләр берни эшләми, Азатның эшен өйрәнми дигән хис туа. Ә кеше ниндидер серле шаһит сүзләренә нигезләнеп тоткарланды һәм инде сигез ай төрмәдә утыра. Аңа диссертациясен язып бетерергә кирәк. Фәнни хезмәте белән таныш булган укытучылар, хезмәттәшләре, Азат иректә булса, ул инде фәнни эшен диссертация шурасына тапшырырга тиеш иде ди. Яклау көне дә билгеле була ала иде. Азат – фән кешесе, галим. СИЗОда утырып ул фәнни хезмәтен яза алмый, аңа хәтта китаплар да тапшырырга ярамый. Фәнни хезмәтнең өлешләрен дә бирергә рөхсәт ителми.

Илдә барган хәлләр күңелсез. Хакимият, көч структуралары, мәхкәмәләрнең оппозицион караштагы яшьләргә карашын күреп торабыз. Азат кебек анархистларга карашлары кискен тискәре. Азатка карата репрессив машина каты эшли, ул корбан буларак сайланып алынган, махсус тоткарлана дигән хис туа", дип сөйләде Лобанов.

Мәхкәмә утырышы 14.00дә башланачак диелсә дә, Азат Мифтаховны конвой белән кичке 17.20дә китерделәр. Ун минут узуга утырыш башланды. Ул якынча ярты сәгать дәвам итте. Азатның адвокаты Светлана Сидоркина хөкемдардан Азатны шәһәрдән китмәү шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгаруны сорады. Ул мәктәптә, университетта укыган вакытта уңышлары, рәхмәт кәгазьләрен тәкъдим итте. Ул аны талантлы галим булуын, иректә булганда Русиягә күбрәк файда китерә алуын аңлатырга тырышты. Ул шулай ук Азат Мифтаховның тоткарлау вакытын озайтуда бернинди дә мәгънә юк, ул беркайда да качарга җыенмый, дип әйтте.

Сүз уңаеннан, Азатның эшен алып баручы тикшерүчесе дә алмашынган. Бу инде өченче тикшерүче.

Хөкемдарның "Нинди хөкем чыгарырга тәкъдим итәсез?" дигән соравына тикшерүче, прокуратура вәкиле кулга алу вакытын озайтырга дип җавап бирде. Светлана Сидоркина исә өй сагына чыгаруны тәкъдим итте. Азат Мифтахов үзе җинаять эшен гомумән туктатуны сорады.

Хөкемдар карар чыгарыр өчен чыгып киткән арада Азат туганнары, дуслары белән аз булса да аралаша алды. Аның кәефе күтәренке иде, беренче чиратта ул әнисенең хәлләре турында сорашты, әмма аны борчыган төп сорау - Константин Котовның язмышы иде. Ул Мәскәү урам җыеннарына чыккан, аннары кулга алынган кешеләр турында "Новая газета"дан укып баруын әйтте. Сүз уңаеннан, Азат Мифтахов кулга алынгач, аның кайда булганын берсе дә белмәде. Азатны төп эзләүчеләрнең берсе - галимнең йөргән кызы Елена Гробарь булса, икенчесе - Константин Котов. 2 мартта Константин Котов Азатны яклап пикетка чыкты һәм тоткарланды. Котовка карата беренче беркетмә да нәкъ шул пикет аркасында төзелде.

Азат әнисенең Рөстәм Миңнехановка язган хаты турында ишетеп, елмаеп кабул итте. Туганнары, дуслары белән аралашу бары тик 10 минут тирәсе дәвам итте.

Мәхкәмә Азат Мифтаховны чыгармады. Хөкемдар карары нигезендә яшь галимне тикшерү изоляторында тоту тагын 3 айга озайтылды. Бутырка тикшерү изоляторында ул 7 декабрьгә кадәр калачак.

Азат Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина Азатлыкка бу карарның көтелгән булуын, мәхкәмәнең уңай карар чыгарачагына ышанмаганын әйтте.

Светлана Сидоркина
Светлана Сидоркина

"Азат моңа кадәр хөкем ителгән булган, шуңа да аны изоляторда озак тоталар. Бу булмаган булса, бәлки, аны чыгарырлар да иде. Тикшерү изоляторыннан чыгармауның сәбәбен Азат Татарстанда теркәлгән, Мәскәүдә вакытлыча рөхсәт кәгазе нигезендә яши, качарга, шаһитларга басым ясарга мөмкин дип аңлаталар. Әмма ул теләсә, күптән качар иде, ул үзенең киләчәген Мәскәүдә күрә. Азатның әнисе Татарстан президентына хат та язган иде, әмма бу вакытны әрәм итү генә. Бу аның вәкаләтенә керми бит", диде Сидоркина.

Азат Мифтаховның абыйсы Гадел Фәхриев Азатлыкка ярты ел элек бу эшнең уңай нәтиҗәсенә өметләр зур иде, хәзер инде сүнеп бара дип сөйләде.

Гадел Фахриев
Гадел Фахриев

"Инде ничәнче тапкыр киләм, баштарак утырышларга күбрәк кеше килә иде, әмма өметләр сүрелеп бара. Тагын сузалар, тагын көтү. Мәхкәмәгә бу юлы Гөлнур апа килә алмады, Азат туганнарын күрсен дип теләдек, күңеле төшмәсен дидек. Мин Түбән Камадан килдем. Икебезнең беребез булса да монда булырга тиеш.

Апа Татарстан президентына хат та язды, әмма җавап булмады. Түбән Камада әллә ни ярдәм күрсәтүче юк. Шулай да татар гимназиясеннән бер укытучы апа ярдәм итте, тагын берничә кешенең ярдәме тиде. Мәскәүләргә рәхмәт. Алар ризык та ташый, акча да җыя. Һәр атна күчтәнәчләр китерәләр. Азатның кәефе әйбәт, үзен егетләрчә тота. Кызганычка, әлегә кадәр аның белән очрашуга рөхсәт бирмиләр. Киләсе атнада булмасмы дип өметләнәм", дип сөйләде Гадел Фәхриев.

  • 25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Соңгы тапкыр 5 августта Мәскәүнең Головин мәхкәмәсе Азат Мифтаховны сак астында тотуны 7 сентябрьгә кадәр озайткан иде.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG