Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше. "Көз җитүгә экстремизм эзләү башлана"


Сулдан: Гүзәл Зиннәтова, Тимур Идалов, Лев Пономарев, Александра Крыленкова, Сергей Давидис
Сулдан: Гүзәл Зиннәтова, Тимур Идалов, Лев Пономарев, Александра Крыленкова, Сергей Давидис

23 сентябрь Мәскәүнең Сахаров үзәгендә "Хизб ут-Тәхрир" эшләре кысаларында Русия Югары мәхкәмәсендә узучы апелляция утырышларына багышланган түгәрәк өстәл узды.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше кысаларында гаепләнүчеләрнең адвокатлары, туганнары һәм хокук яклаучылар "Уфа төркеме", "Әлмәт төркеме", "Мәскәү төркеме" дип аталган эшләр буенча билгеләнгән апелляция утырышларына ачыклык кертер өчен журналистларны чакырды. Утырышлар Русия Югары мәхкәмәсендә 23, 24, 25 сентябрь карала.

"Уфа төркеме"ндәге 12 кеше тулаем алганда 163 елга кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителсә, "Мәскәү төркеме"нең 9 кешесенә – 115 ел, "Әлмәт төркеме"ндәге 5 кешегә 75 ел бирелгән. Дини карашлар өчен 26 кеше 353 еллык тоткынлыкка дучар ителгән.

Әле тагын "Казан бишлеге", "Казан унлыгы" төркемнәре бар – бишлек эше хәзерге вакытта Европа мәхкәмәсенә барып җитсә, унлык төркеме буенча әлегә мәхкәмәләр бара.

Түгәрәк өстәлнең координаторы – Лев Пономарев, "Кеше хокуклары" хокук яклау оешмасының башкарма мөдире. Залдагыларны чыгыш ясаучылар белән ул таныштырып барды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Президиумнан чыгыш ясаучы һәркем диярлек бу җинаять эшләренең юктан бар ителүен, кешеләрнең бернинди дәлилсез, "яшерен шаһит" сүзләренә таянып, иң авыр маддә нигезендә нахакка хөкем ителүен кабатлады. "Гаепләү ягыннан чыгыш ясаучы бер шаһит иремне "иң үрнәк мөселман" дип атады, хәтта үзенең соклануын яшермәде" дип сөйләде Гүзәл Зиннәтова. Гүзәлнең ире 2017 елның 6 июнендә кулга алына, "террорчы оешма эшендә катнашу"да гаепләнеп, 19 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Чыгыш ясаучыларның тагын берсе – "Әлмәт төркеме" эше кысаларында хөкем ителгән Азат Загиевның хатыны Гөлназ Загиева. Ул "Әлмәт эше" кысаларында кулга алынган тоткыннарның мәхкәмәгә һәм хокук яклаучыларга мөрәҗәгатьләрен укыды. "Мәхкәмә бары тик гаепләүче якның мәнфәгатьләрен генә искә ала, безгә хәтта кәгазьләр белән танышырга да вакыт калдырмыйлар" дип бәян итә бер тоткын.

Түгәрәк өстәлдә чыгыш ясарга тиешле адвокат Дагир Хасавов хәзер үзе сак астында дип аңлатты модератор Лев Пономарев. "Аны мәхкәмә залында ук канунсыз рәвештә кулга алдылар. Ул "Мәскәү төркеме” эшен алып бара иде, аның кулга алынуы "Мәскәү төркеме"н яклау эшен аксатты. Минем кулда Хасавовны кулга алуның канунсызлыгы турында 44 адвокат имзалаган мөрәҗәгать хаты бар, ләкин без бүген башка эш өчен җыелдык, шуңа күрә мөрәҗәгатьне укып тормыйм. Хат Михаил Федотов исеменә җибәрелде" диде ул. (Михаил Федотов – президент киңәшчесе, Русия президенты каршындагы гражданлык җәмәгатьчелеген үстерү һәм кеше хокуклары шурасы рәисе – ред.)

Сулдан: Максим Шевченко, Тимур Идалов, Лев Пономарев
Сулдан: Максим Шевченко, Тимур Идалов, Лев Пономарев

Бераз соңга калып килгән журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко да Хасавовны искә алды. "Дагирның авторитеты зур, җәмгыятьтә танылган, бәхәстә сүзе үтә торган кеше. Гадел, тапсыз, фидакяр кеше, адвокатура эшенә тугры, югары дәрәҗәдәге профессионал. Теләсә кайсы мәхкәмәдә гаепләү ягы өчен ул көчле көндәш, Дагирның мантыйгына бернинди ясалма гаепләү сценарие да түзми. Әлбәттә, аны зинданга ташлау мәхкәмә процессларында гаепләүче якның эшен күпкә җиңеләйтә" диде ул.

Шевченко бүген кузгатылган темага карата да үз фикерен белдерде. "Мөселманнарны җәзалау конвейеры 2000нче елларда эшли башлады. "Карачай эше"н искә төшерегез, Мәскәүдәге йортларны шартлатуда гаепләнүчеләрне мәхкәмәнең ябык утырышына тырнаклары-тамыры белән йолкынган килеш алып килделәр. 1999 елгы шартлату эше шулкадәр начар "тегелгән" иде, ул гаепне алып, аларга башка җинаять йөкләделәр, 16-17 елга яптылар. "Хизб ут-Тәхрир" эше белән чагыштырганда бу хәзер бераз әзрәк тә күренә, ләкин аларны үтерделәр дияргә була, күбесе төрмәләрдә вафат булды, ул вакытта мөселманнарга карашның нинди булуын аңлыйсыздыр.

Мөселманнар җәмгыятьтә иң хокуксыз, иң яклаучысыз бер катламга әйләнде

Икенче "экстремистик маддә" буенча хөкем вакытында – шулай ук бернинди дәлилсез "тегелгән" эш – мәхкәмә утырышы барышында ук гаепләнүчеләрнең тәнендәге газаплау эзләрен протоколга кертергә мәҗбүр булдылар. Ул вакытта тоткыннарга һуманитар ярдәм оештырган өчен генә дә гаепле дип табылучыларның – "Бөгелмә эше" буенча хөкем ителүчеләрнең күбесе инде иреккә чыкты. Ул вакытта да җәмәгатьчелек, демократлар хөкүмәтнең мөселманнарга карата террор оештыруына, репрессия механизмын кушуына тиешенчә игътибар итмәде. Мин барысы да гаепсез димим, алар арасында да экстремистлар булгандыр, ләкин күпчелеге бер гаепсез көе, бер сәбәпсезгә бу җәза конвейерлары аша узды. Соңгы елларда мөселманнар җәмгыятьтә иң хокуксыз, иң яклаучысыз бер катламга әйләнде" диде ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Максим Шевченко экстремизмда гаепләү эшләренең яз һәм көз көне кузгатылуына да игътибар итте. "Бу очраклы түгел. Бюджет кабул итү алдыннан башлана бу хәрәкәт. Экстремизмга, террорчылыкка каршы эшчәнлеккә акча арттырыр өчен, телевизордан террорчы оешма йә бандаларны кулга алу турындагы сюжетлар чыга башлый: мөселманнар, мәетләр, автоматлар, патроннар… Бернинди дәлилләр юк, ниндидер видеосюжет. Берәрегез шул террорчылар, ИГИЛ буенча чын мәхкәмә эшләрен хәтерлиме? Гаепсез кешеләрне дистәләгән елларга ирегеннән мәхрүм итеп, тормышларын җимерәләр, телерепортаж белән җәмәгатьчелек каршында хисап тоталар" диде Шевченко.

Гаепләүче якның төп дәлиле – аудиязмалар

Гаепләүче якның төп дәлиле – гаепләнүчеләрнең әңгәмәләре яздырылган аудиязмалар, ди хокук яклаучылар. Әңгәмәләрдә шулай ук бернинди экстремистик шигарләр яңгырамый, ди адвокат Тимур Идалов: "Кешеләр фәкать үзара дини белемнәре белән уртаклаша". Тентүләрдән соң тартып алынган әйберләр арасында – дини китаплар, санаклар һәм телефоннар. Аларда да бернинди экстремистик әйбер табылмаган. Хөкем ителгәннәрне ниндидер көч куллануга, илдәге хакимиятне алыштыруга чакыруда гаепләүнең дә төпле нигезе юк, ди хокук яклаучылар. Бөтен "гаеп" – аларның дини карашлары.

Хәзер "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эше кысаларында Русиянең төрле төбәкләрендә мәхкәмә эшләре бара. 2014 елдан соң бу исемлеккә Кырым да кушылды. Кырым хокук яклаучылар үзәге координаторы Александра Крыленкова сүзләренчә, "Кырым әле Украинага буйсынган дәвердә андый сораулар тумаган, чөнки "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы Украинада тыелмаган. Ул вакытта оешманың пресс-сәркатибы Кырымда яши иде. "Хизб ут-Тәхрир" бернинди террорчылык идеясен дә күз алдында тотмый – кешеләр мәчеттә очраша, теләгән кадәр дини темаларга сөйләшә, бу гаеп саналмый иде. 2014 елда Кырымга Русия кануннары килү белән "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегенә "Юк!" диелде. Әмма элек бу оешма әгъзалары саналган кешеләргә хәзер канун бозучы булып саналмас өчен нишләргә икәне һаман аңлашылмый – аннан "чыгу" тәртибе беркайда да язылмаган, ә гаепләү өчен сәбәпне озак эзләп тормыйлар – "дәлил" буларак кешеләрнең үзара сөйләшү-аралашу факты да җитә" диде ул.

Гөлназ Зиннәтова
Гөлназ Зиннәтова

Гаепләү язуында язылганча, хөкем ителүчеләрдә бернинди корал, шартлаткыч та табылмаган, алар террор гамәлләрен планлаштырмаган һәм башкаларны да бу эшкә чакырмаган. Оешма әгъзаларының Русиянең констутицион төзелешен җимерү яки хакимиятне үз кулына алу теләге булуга да бернинди дәлил юк. Террорчылыкта гаепләү өчен төп "дәлил" – гаепләнүчеләрнең үзара дини һәм сәяси темаларга бәхәсләшүе яздырылган аудиоязмалар. "Безнең элекке адвокат язмаларда ниндидер җинаятьчел фикерләр түгел, хәтта сүгенү сүзләре дә булмавына гаҗәпләнде" дип искә алды Гөлназ Зиннәтова.

"Хизб ут-Тәхрир" эше буенча шикаятьләр президент каршындагы кеше хокукларын яклау шурасына да, Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә тапшырылган. Модератор Лев Пономарев сүз уңаеннан гына залда омбудсмен Татьяна Москалькова командасыннан вәкил утыруын да әйтеп узды.

Гүзәл Зиннәтова әйтүенчә, аның ире Илнар – белеме белән хокук белгече. "Хәзер безнең адвокатларыбыз юк. Элек дәүләт адвокатлары яклый иде, Аллага шөкер, адвокатларыбыз яхшы иде, ярдәм итә алганча ярдәм иттеләр, ләкин ирләребез хәзер бу эш белән үзләре шөгыльләнә, бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, адвокатлардан да яхшырак эшлиләр, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә инде биш шикаять язылды, бер шикаять буенча иремә хөкүмәт тарафыннан компенсация түләү турында карар чыгарылды, башкалары хәзерге вакытта мәхкәмәдә карала" диде ул.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бу эшләрне "мөселманнарга карата оештырылган геноцид" дип атады.

Гөлназ Загиева
Гөлназ Загиева

Кулга алуның ничек узганын безгә Гөлназ Загиева сөйләде. "Без Әлмәт янында шәхси йортта яшибез. 2017 елның 17 октябрендә, иртәнге алтыда, без йоклаган вакытта өйгә бәреп керделәр. Мин йоклый идем, ирем кычкырган тавышка уяндым. Өйдә ун кораллы ир-ат – талаучылар кергәнме дип уйладым. Шуларның дүртесе-бишесе кара битлектән, кулларында автомат, аякларында пычрак итекләр. Маски-шоу. Миңа урынымнан торырга да ирек бирмәделәр, ике ягыма да ОМОН килеп басты, күрше бүлмәдә яшь тә җиде айлык балам өчен курыктым – аның янына да уздырмадылар. Мин – йокы күлмәгендә, өйдә – дистәләгән чит ир-ат. Иремнең кулларын бәйләп, идәнгә егып салдылар, видеокамераларны кушып, өйне тенти башладылар, санакларны, телефоннарны, банк карталарын тартып алдылар, мин бернинди элемтәсез калдым.

Иремне алып киттеләр, мин пычрак итекләр таптап бетергән өйдә балам белән калдым, телефонсыз, бернинди аңлатмасыз, карталарсыз, транспортсыз, хәтта иремнең машина ачкычларын да алып киттеләр. Ялгыз өйдә, яп-яшь балам белән. Хәзер балам бакчага йөри, үзем эшкә урнаштым. Күршеләр безнең хәлне белә, гаепсез икәнне дә беләләр, төрлечә ярдәм итәләр. Мәсәлән, кыш көне өй янын кар басып китсә, минем бәләкәй бала белән машинаны чыгарырга көчем җитмәсен уйлап, ике күрше ике яктан көрәп куя. Иремә уңай характеристика язгач, бөтен күршеләребез кул куеп чыкты" дип сөйләде ул.

Гөлназның ирен кулга алуларына бер ел. Тулаем мөддәт – 13 ел. Гөлназ Загиева әйтүенчә, мондый эшләрнең журналистлар каләменә эләгүе – кирәкле эш. Чөнки җәмәгатьчелек күбрәк белгән саен, бу эшләрне уңай хәл итү мөмкинлеге арта бара. "Кешеләр аңларга тиеш – безнең эш бер мөселман эше генә түгел, йөзләгән мөселманнарга каршы кузгатылган эш. Үрнәк гаилә башлыгын иртүк уятып, кечкенә баланы атасыннан алып китеп, унөч елга ябып куюның никадәр гаделсезлеген кешеләр белергә тиеш" ди Гөлназ Загиева.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG