Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән мөселманнарны азат итәргә чакырды


"Мемориал" үзәге мөселманнарны азат итәргә чакырды
"Мемориал" үзәге мөселманнарны азат итәргә чакырды

Хокук яклаучылар мөселманнарның террор эшчәнлеге бары ислам китабы уку, оешмага яңа кешеләр тарту һәм җыелышлар уздыруга гына кайтып кала дип саный.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" җәмгыяте эше нигезендә хөкем ителгән сәяси тоткын дип танылган Чиләбе өлкәсе һәм Татарстаннан алты мөселманны азат итәргә чакырды. Бу хакта "Мемориал" хокук яклау үзәге сайтында хәбәр ителә.

Хокук яклаучылар фикеренчә, әлеге мөселманнар канунсыз хөкем ителгән. Аларның террор эшчәнлеге бары ислам китабы уку, оешмага яңа кешеләр тарту һәм җыелышлар уздыруга гына кайтып кала. "Мемориал"да бу гамәлләр бары Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" статусына гына бәйле экстремистик дип саналуны әйтәләр.

Чиләбедән Вадим Хәбиров, Денис Абдрахманов, Руслан Фаткуллин һәм Рәфис Хәлилов оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашу өчен алты елдан унбиш елга кадәр хөкем ителде.

Татарстаннан Булат Мәхмүтов һәм Тимур Садыйков унбиш һәм биш елга хөкем ителде. Тикшерү фикеренчә, алар Казанда оешманың җыелышларында катнашкан һәм Русиягә дошмани идеяләр тараткан.

9 июль көнне "Мемориал" "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелүче Татарстаннан ун мөселманны сәяси тоткын дип таныды һәм аларны азат итәргә чакырды. Әлеге мөселманнарга карата мәхкәмә Самарда бара.

XS
SM
MD
LG