Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге "Хизб ут-Тәхрир" җитәкчесе булуда гаепләнүче татарстанлы эшен тикшерү тәмамланган


Эдуард Низамов
Эдуард Низамов

Эдурад Низамовка "Хизб ут-Тәхрирнең" Русия канатын җитәкләү гаебеннән тыш, террорчылыкны финанслау һәм хакимиятне көч белән яулап алуга әзерләнү гаепләве белдерелгән.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир"нең илдәге иң югары дәрәҗә җитәкчесе булуда гаепләнүче Эдурард Низамовка каршы җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Бу хакта Idel.Реалиига аның адвокаты Рифат Яхин хәбәр иткән.

Яхин сүзләренчә, Низамовка, "Хизб ут-Тәхрирнең" Русия канатын җитәкләү гаебеннән тыш, террорчылыкны финанслау һәм хакимиятне көч кулланып басып алуга әзерләнү гаепләве белдерелгән.

Эш Казанда Идел буе хәрби мәхкәмәсендә каралачак. Аңа гомерлек төрмә җәзасы бирелергә мөмкин.

Кулга алынганнан соң Низамов тикшерү изоляторлары хезмәткәрләре тарафыннан азаплауларга зарланды. Шулай ук ул төрмә бүлмәсендә үзе белән бергә утыручыларның провокацияләре турында да белдерде. Бераздан Низамовны башка бүлмәгә күчерделәр.

ФСБ матбугат хезмәтендә Эдуард Низамовның фатирында һәм тагын ике гаепләнүче - Илдар Әхмәтҗанов һәм Рәис Гыймадиев йортларында "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" оешмасының Русиядә тыелган пропаганда материаллары, эмиссарлар фәрманнары, башкарылган эшләр турында хисаплар, террорчылык эшчәнлеге алып баруда кулланылган электрон җиһазлар" табылуын белдерәләр.

Әмма, Рифат Яхин сүзләренчә, тентү беркетмәсендә китаплар турында бер сүз дә юк. "Низамовның хатынының, балаларының телефоннары, балаларының компьютеры гына алынган", ди адвокат.

41 яшьлек Низамов 2018 елның 11 октябрендә Казанда тоткарланган иде. ФСБ аны "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядә иң югары дәрәҗә җитәкчесе булуда гаепләде.

Эдуард Низамов гаебен танымый, күрсәтмәләр бирүдән баш тартты. Ул моңа кадәр дә 2005 елда экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

Низамов белән бер көнне Чистайда Илдар Әхмәтҗановны һәм Чаллыдан Рәис Гыймадиевны да кулга алдылар. Аларга да "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлеген оештыру турында гаепләү белдерелгән.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG