Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал": "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядәге җитәкчесе дип шикләнелүчене Казан изоляторында кыйныйлар


Күптән түгел Казанда "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядәге җитәкчесе булуда шикләнелеп тоткарланган Эдуард Низамовны тикшерү изоляторында кыйнаулар турында "Меориал"га хәбәр ителгән.

"Мемориал" хокук яклау оешмасына Казанның 1нче санлы тикшерү изоляторында тоткын Эдуард Низамовны җәзалаулар турында мөрәҗәгать килгән.

41 яшьлек Низамов 11 октябрьдә Казанда тоткарланган иде. ФСБ аны "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядә иң югары дәрәҗә җитәкчесе булуда гаепли. Мәхкәмә Низамовны 21 ноябрьгә кадәр сак астына алу карары чыгарды.

Эдуард Низамов гаебен танымый, күрсәтмәләр бирүдән баш тартты. Ул моңа кадәр дә 2005 елда экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

Низамов белән бер көнне Чистайда Илдар Әхмәтҗановны һәм Чаллыдан Рәис Гыймадиевны да кулга алдылар. Аларга да "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлеген оештыру турында гаепләү белдерелгән.

"Хизб ут-Тәхрир" – халыкара исламчы сәяси фирка. Ул тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Әмма Русия Югары мәхкәмсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип таныды. Русия җинаять кодексында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының бүлеген оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

XS
SM
MD
LG