Accessibility links

Татарстанда өч кеше "Хизб ут-Тәхрир" бүлекләре оештыруда шикләнелеп сак астына алынды


"Хизб ут-Тәхрир" бүлекләре оештыруда гаепләү белдерелгән Эдуард Низамов, Рәис Гыймадиев һәм Илдар Әхмәтҗанов Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды.

ФСБ 41 яшьлек Эдуард Низамовны "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядә иң югары дәрәҗә җитәкчесе булуда гаепли. Мәхкәмә Низамовны 21 ноябрьгә кадәр сак астына алу карары чыгарды.

41 яшьлек Илдар Әхмәтҗановны Чистайда тоткарлаганнар. ФСБ аны "Хизб ут-Тәхрир"нең Татарстан бүлеге җитәкчесе дип атый.

Тикшерүчеләр Чаллыдан 48 яшьлек Рәис Гыймадиев та оешманың республикадагы бүлекчәсе җитәкчесе булуда шикләнелә дип белдерә.

"Мин мөстәкыйль уку белән генә шөгыльләндем. Бәлки, кем беләндер фикер алышканмындыр. Шушы фикер алышуларны пропаганда дип таныйлар", дип сөйләгән "Татар-информ"га мәхкәмәдә Гыймадиев.

Аның сүзләренчә, "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әдәбиятында халыкка куркыныч тудыру һәм конституцион төзелешне җимерүгә омтылу юк.

"Бу исламны тыныч юл белән тарату гына. Әйе, ул әдәбиятның тыелган икәнен белдем, ләкин мин бит аны таратмадым, укыдым һәм фикер алыштым. Миңа башка төрле төркемнәр дә кызык", дигән Гыймадиев.

Низамов, Гыймадиев һәм Әхмәтҗановның тоткарлануы турында 11 октябрь билгеле булды. Русия федераль иминлек хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар чит ил кураторлары кушуы белән "хәлифәт" төзү доктринасына нигезләнгән, Конституциягә каршы эшчәнлек алып барган.

"Хизб ут-Тәхрир" – халыкара исламчы сәяси фирка. Ул тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Әмма Русия Югары мәхкәмсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип таныды. Русия җинаять кодексында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының бүлеген оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

XS
SM
MD
LG