Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән мөселманнарның аналары Мәскәүдә ялгыз пикетка чыкты


Ялгыз пикетка чыгучы
Ялгыз пикетка чыгучы

Дүшәмбе узарга тиешле аппеляция утырышы 2 сентябрьгә күчерелде.

19 август көнне Мәскәү Югары мәхкәмәсендә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 12 елдан 16 елгача хөкем ителгән Башкортстан мөселманнарының аппеляциясе каралырга тиеш иде. Әмма хөкемгә тартылган берсенең адвокаты килмәү сәбәпле утырыш 2 сентябрьгә күчерелде.

Ялгыз пикет
Ялгыз пикет

Әлеге мөселманнарның кайберләренең аналары бүген Мәскәүдә ялгыз пикетка чыкты. Алар "Гаепсез мөселманнарны террорчылыкта гаеплиләр", "Сәяси тоткыннар ялган җинаять эше нигезендә, җинаять кылмаган килеш хөкем ителде" һәм башка шигарьләр тотып торды.


2017 елда Уфада тоткарланган 13 кеше Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнә. Бу - Батыр Мөхәммәтов, Булат Рахманов, Михаил Топтыгин, Руслан Рәхмәтуллин, Ярослав Тимофеев, Руслан Зәйнуллин, Артем Наумов, Тимур Гадиев, Урал Галиев, Урал Габдрахимов, Вадим Дәүләтбаев, Радик Вәлиәхмәтов. Алар төркеменнән бер кеше эзләүгә игълан ителгән.

Быел февраль аенда алар 12 елдан 16 елгача колониягә хөкем ителде. "Мемориал" хокук яклау үзәге әлеге мөселманнарны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG