Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" Башкортстанның биш мөселманын сәяси тоткын дип таныды


Стәрлетамкта 2015 елда тоткарланып, "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгән биш кешене "Мемориал" азат итәргә кирәк дип саный.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы Башкортстанның биш кешесен сәяси тоткын дип таныды һәм аларны иреккә җибәрүне таләп итте. Хөкем ителүчеләр Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә. Сәяси тоткын дип Алмаз Кәримов, Руслан Рыскулов, Вилюр Байсуаков, Рөстәм Зәйнуллин, Айрат Мостаев танылды.

Алар 2015 елда Стәрлетамак шәһәрендә тоткарланган иде. Бишесе дә Русия Җинаять кодексының 205.5 икенче өлеше нигезендә гаепләнеп биш елдан алты елгача хөкем ителде. Гаепләү аларның бергә җыелып "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле китаплар укуга гына нигезләнде. Әлеге оешма Русиядә генә тыелган, башка илләрдә аның эшчәнлеге рөхсәт ителә. Эш материалларында террор гамәлләре яки башка җинаятьләр кылу йә планлаштыру эпизодлары юк диелә "Мемориал" хәбәрендә.

"Мемориал" "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип игълан итүне канунсыз дип саный һәм Стәрлетамак кешеләрен иреккә җибәрүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG