Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта Хизб Ут-Тәхрирне террорчы оешмалар исемлегеннән чыгаруны таләп итүче петиция чыкты


Чиләбедә Һизб ут-Тәхрир эше нигезендә гаепләнүче мөселманнар (архив фотосы)

Change.org сайтында Хизб Ут-Тәхрир эше нигезендә гаепләнүче мөселманнарны якларга һәм бу оешманы террорчы оешмалар исемлегеннән чыгарырга чакыручы петиция барлыкка килде.

Петиция авторы - танылган хокук яклаучы, “Кеше хокуклары өчен” (“За права человека”) хәрәкәте рәисе Лев Пономарев. “Террорчылыкта нахакка гаепләнүче мөселманнарны эзәрлекләүне туктатуны таләп итәбез” дип аталучы мөрәҗәгать Русия президенты Владимир Путинга адресланган.

Мөрәҗәгатьтә Хизб Ут-Тәхрирне террорчы оешмалар исемлегенә кертүче 2003 елгы карарны гамәлдән чыгару таләп ителә.

"Очрашканда дин турында фикер алышкан өчен йөзләгән мөселманга карата җинаять эше ачылды. Башта төрмә мөддәтләре бик озын булмаса, 2013 елда "Террор оешмасы эшчәнлеген оештыру яки шундый оешмада катнашу" дип аталучы 205.5нче маддә кабул ителгәннән соң 24 елга кадәр иректән мәхрүм итүләр башланды. Элеккечә, хөкем ителүчеләрнең берсе дә теракт оештыруда гаепләнми" диелә петициядә.

Анда шулай ук “Мемориал” хокук яклау оешмасы мәгълүматлары да китерелә. Аңа караганда, инде 197 кеше хөкем ителгән, шуларның 50се 10-15 елга иректән мәхрүм ителгән, 58 кеше – 15 елдан артык. Мәсәлән, 2018 елның 30 июлендә Уфада 20 кеше кулга алынып, аларга 5 елдан 24 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзалары билгеләнде. Иң зур җәза алучылар – 20-24 ел – террор оешмасы оешма оештыруда, дәүләт хакимиятен басып алырга маташуда гаепләнә. “Басып алырга омтылу” исә – “бөтендөнья хәлифате” оештыру турында фикер йөртү, фикер алышу. Гаепләнүчеләрнең берсе дә үз гаебен танымады, моннан тыш күпчелек үзенең "Хизб ут-Тәхрир"гә катнашы булуын инкарь итте һәм берсенә дә чын террор һөҗүмнәре әзерләү яки башкача көч куллану очракларына бәйле гаепләү китерелмәде.

"Шушындый ук хәлләр бөтен Русиядә күзәтелә. Казанда, Әлмәттә, Мәскәүдә, Петербурда, Махачкалада. Түбән Новгород, Чиләбе, Самара, Сарытау өлкәләрендә, Ханты-Манси автоном бүлгесендә, Башкортстанда һәм Кырымда. Кырымда бөтенләй аерым очрак: Украинада "Хизб ут-Тахрир" эшчәнлеге тыелмаган. Кырым Русиягә кергәч, тыныч кына яшәп, эшләп, балалар үстереп яткан кешеләр мизгел эчендә автоматик рәвештә террорчылар исемлегенә эләкте. Аларны кулга алулар, иректән мәхрүм итүләр башланды, туганнары һәм аларны яклаучы дуслары эзәрлекләнә башлады, хәтта бу кулга алуларны һәм мәхкәмәләрне яктырткан хокук яклаучылар һәм журналистлар эзәрлекләнде", ди Пономарев.

Ул 2003 елда кабул ителгән "фаҗигале мәхкәмә хатасын төзәтергә" чакыра.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Хәзер "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшләре кысаларында Русиянең төрле төбәкләрендә мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG