Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров 82 процент җыеп Башкортстан башлыгын сайлауда җиңде


Радий Хабиров
Радий Хабиров

Радий Хәбиров иң күп тавыш җыеп, Башкортстан башлыгы булды. Инаугурация 19 сентябрь булачак. Хәбиров дүшәмбе Андрей Назаровны вице-премьер вазифаларын башкаручы итеп билгеләде. Ул премьер-министр булырга мөмкин.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров республика башлыгын сайлауда 82,02 процент тавыш җыеп, җиңү яулады. Сайлау беркетмәләрен санау төгәлләнгән дип хәбәр итә ТАСС.

Тавыш бирүгә сайлаучыларның 71,8 проценты килгән. КПРФ вәкиле Юнир Котлыгужин 6,87 процент, ЛДПРдан Русия Думасы депутаты Иван Сухарев - 4,56 процент тавыш җыйган. Владимир Барабаш ("Ватандашлар көче"), Зөлфия Гайсина ("Яблоко"), Юрий Игнатьев ("Гадел Русия"), Рәфис Кадыйров ("Русия патриотлары"), Владимир Кобзеевларның (Русия пенсионерлары партиясе) - ике проценттан кимрәк.

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов 2003 елда соңгы тапкыр сайлуда катнашканда 78 процент тавыш җыйган иде. 2006 елда ул яңа мөддәткә Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай тарафыннан сайланды.

Башкортстанның тагын бер элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов 2014 елгы башлык сайлауда 81,71 процент җыйган иде.

Башкортстанның яңа башлыгының инаугурациясе 19 сентябрь узачак. Бу хакта республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә белдерелде.

Дүшәмбе шулай ук Радий Хәбиров республика вице-премьеры вазифаларын башкаручы итеп "Эшлекле Русия" оешмасы рәистәше Андрей Назаровны билгеләде. "Коммерсантъ" чыганаклары белдерүенчә, инаугурациядән соң ул Башкортстанның премьер-министры итеп куелырга мөмкин.

Назаров тумышы белән Баймактан. 2007-2011 елларда Русия Думасы депутаты булды. "Гранель" ширкәтлер төркеменең җитәкчеләр шурасы рәисе. "Гранель" - Мәскәүнең иң эре төзелеш ширкәтләренең берсе, Уфада Crowne Plaza Ufa – Congress Hotel кунакханәсен тота. Күптән түгел "Мир" сәүдә үзәген сатып алу турында сөйләшүләрне төгәлләде. Назаров оешмаларына шулай ук РБК франшизасы, "Независимая Уральская газета" порталы керә. Андрей Назаровны Радий Хәбировның якын дусты дип атыйлар.

XS
SM
MD
LG