Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаил Хәкимов: "Бүген үк китәргә әзер. Институт кына эшләсен"


Рафаил Хәкимов: "Бүген үк китәргә әзер. Институт кына эшләсен"
please wait

No media source currently available

0:00 0:19:36 0:00

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов фәнни оешма эшләвен дәвам итә дисә дә, аның язмышы әлегә ахыргача төгәл билгеле түгел. Азатлык аның белән бу хәлләр артында нинди көчләр торуы, киләчәктә ниләр була алуы турында сөйләште.

Дүшәмбе көнне Русия президенты Владимир Путин, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплаячак дип көтелгән тавыш бирүне 1 июльгә билгеләде. Үз хакимиятен тагын да ныгытачак, ил белән идарәне тагын да үзәкләштерәчәк бу үзгәрешләр арасында урыслаштыруны да көчәйтү күз алдында тотыла, мисал өчен, анда урыс телен дәүләтне коручы милләтнең теле буларак игълан итү каралган. Моны төрлечә аңлап була, әлбәттә, әмма ничек кенә карасаң да, һәм бигрәк тә Путинның бу өлкәдәге элекке гамәлләрен искә алганда, максат бер булып кала – илдә бары бер телне – урысчаны гына калдыру. Бу үз чиратында бер идеология, бер патриотизм, бер тарих та дигән сүз.

Узган атна Татарстан җитәкчелеге Мәскәү Кремленә бер бүләк ясады – Казанда 1996 елдан бирле эшләп килгән, шактый гына саллы академик тикшеренүләре, басмалары белән танылган Тарих институтын ябу турында карар әзерләнүе билгеле булды. Рәсми Казан моны гадәттәгечә, бу – ябу түгел, ә фәкать реформа гына диде, ләкин татар мәктәпләре, китапханәләре тарихыннан белүебезчә, мондый реформа-оптимизацияләр ахыргы чиктә татарлар һәм Русиядәге башка милли азчылыклар очрагында "яптымизация" булып чыга.

Тарих институтының бүгенге хәле, аның мөмкин киләчәге турында Азатлык студиясендә Кәрим Камал Тарих институты мөдире, күренекле сәясәтче, Татарстан президенты киңәшчесе дә булып эшләгән Рафаил Хәкимов белән сөйләште.

— Рафаил әфәнде, бу карар проекты турында сез нәрсә уйлыйсыз? Ябыламы, кушыламы Тарих институты, статусның үзгәрүе гыйлми эшчәнлеккә нинди тәэсир ясаячак?

Тарих институтын реформалау – Татарстанның Фәннәр академиясе проекты

— Ничек булса да бу безгә килешми. Тарих институты яхшы эшләде, безгә артык берни дә кирәкми, әмма безне кыскарту да туры килми. Проблемнар Татарстанның Фәннәр академиясендә бар, аларның рейтингы төште, менә алар хафалана, борчыла, чөнки бу рейтинг финанслауга да бәйле. Югары икән рейтинг, акчасы да күбрәк бүленеп бирелә. Тарих институтын реформалау – Татарстанның Фәннәр академиясе проекты, алар безне тиз генә үзләренә кушарга теләде.

— Мөстәкыйльлеген югалта буламы инде Тарих институты? Татарстан хакимияте Тарих институтын Археология институты бүлеге итеп күз алдына китергән проектны тәкъдим итте.

— Әлеге вакытка, шушы сәгатькә (сөйләшү 2 июнь булды – ред.) институт мөстәкыйль булып кала. Берни үзгәрми. Алга таба карарбыз...

— Нәрсәгә нигезләнеп әйтәсез моны? Татарстан хакимияте белән турыдан-туры сөйләшү булдымы бу хакта?

— Кичә Татарстан президенты аппараты җитәкчесе (Әсгать Сәфәров – ред.) белән телефоннан сөйләштем, Тарих институты эшләвен дәвам итәчәк диде ул.

— Тарих институтының статусы үзенчәлекле иде, ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына карый иде, бюджет та шуннан килә. Киләчәктә ничек булачак?

— Шулай калачак. Без Фәннәр академиясенә кермибез. Алар ГБУ – дәүләт бюджет учреждениесы, без дә шул ук статуста. Алар да формал яктан институт, без дә. Аерма атамада гына, алар – академия, без – институт дип аталабыз. Чын фәннәр академиясе булса иде алар, кушылуга каршы да булмас идек. Әнә, Русиянең Фәннәр академиясендәге һәрбер институт мөстәкыйль. Аларның абруе да югары, рейтингы да бар. Ә бездә алай түгел бит.

— Ягъни Татарстан академиясе чын фәнни академия түгел дип әйтергә телисезме?

— Әйе, шулай.

— Сезнең менә хәзер "үзгәреш булмаячак" диюегез –​ яңалык, чөнки татар җәмәгатьчелеге арасында Тарих институты ябыла дигән хәбәр таралды, борчылу артты. Институт төрле әһәмияле проектлар белән шөгыльләнде, "Татар тарихы" дигән саллы хезмәт чыгарды, Алтын урда чорын өйрәнүдә зур хезмәт куела, Урал татарлары турында хезмәт чыкты... Болар барысы да туктап калырмы, дәвамы булачакмы дигән уйлар күп иде. Алар дәвам итәчәкме?

— Әле дәвам итә, "Tartarica" дигән саллы гына китап инглиз телендә дә чыкты, бу зур уңыш, чөнки без аны чит илләрдә таралсын иде дип тырыштык. Эш бара, шулай булыр дип өметләнәм.

— Көнбатыш Урал татарлары турындагы хезмәтнең беренче томы 2016 елда чыкты, икенчесе юк. Ул булачакмы?

— Аны да эшләдек, эшлибез, аның икенче, өченче томы да әзер. Нәшер итәр өчен акчасын да табабыз, безгә тимәсеннәр генә.

— Тарих инcтитутын ябу турында Азатлык беренчеләрдән булып хәбәр итте һәм без төрле галимнәр белән сөйләшеп, аның ябылуы нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген абайларга тырыштык. Шул сөйләшүләрдә кайбер галимнәр, Тарих институты ябылу турында сезнең әле берничә ай элек үк белгәнегезне дә әйтте.

Бу эш астыртын, безгә күрсәтмичә эшләнде

— Андый фикер йөри иде, элекке еллардан бирле Фәннәр академиясенең институтны ничек булса да үзенә алу өмете бар иде. Ләкин соңгы вакытта без инде ул турыда документны күрдек. Документ булгач инде аңлашыла. Ул астыртын, безгә күрсәтмичә эшләнгән эш. Элек-электән без министр белән дә, аппарат (президент идарәсе - ред.) белән дә матур гына сөйләшә идек. Алар чакыралар иде, без үз фикеребезне, алар үзенекен әйтә иде. Ә бу юлы инде карар проекты астыртын чыкты, төрле министрлар имза куя башлады, без шунда гына белдек аны.

— Тагын шундый фикер чыкты, бигрәк тә социаль челтәрләрдә, янәсе Рафаил Хәкимов вазифасыннан китәргә теләмәде һәм шул сәбәпле хәзер Тарих институтын ябалар дигән сүзләр таралды.

— Юк. Кирәк икән, мин бүген үк китәм. Чыннан да минем эш килешүем ноябрьгә хәтле иде, әмма минем урыныма урынбасарымны куйсалар, китәчәгемне әйтеп куйдым.

— Әгәр институтны башка оешмага кушарга, статусын үзгәртергә теләсәләр, аны зур корбаннарсыз ничек башкарып булачак?

— Фәннәр академиясе реорганизация уздырсын, ә без аерым институт бит, безгә кагылмасыннар.

— Ягъни Сез аерым, мөстәкыйль оешма буларак эшләү яклымы?

— Әйе, һәм без элек-электән Фәннәр академиясен үзгәртергә кирәк дигән фикердә торабыз.

— Кирәк булса, хәзер үк китәргә әзермен дидегез. Сезнеңчә, гыйлми яктан да, менеджмент ягыннан да бу вазифага кем лаеклы?

— Радик Салихов бар. Иң беренче — шул. Минем һәр урынбасарым мөдир булырга әзер. Ә иң беренчесе — Салихов. Мин аны тәкъдим иттем. Президент идарәсе башлыгы моның белән килешүләрен белдерде.

— Сез бу хакта Әсгать Сәфәров белән очрашып сөйләштегезме?

— Очрашу булмады, менә хәзер булырга тиеш иде, нигәдер шалтыратмый. Кичә үзе шалтыратып ул турыда сөйләшкән идек.

— Академик иреклек ягыннан караганда, сез җитәкләгән институтта бу мохит шактый уңай иде. Анда бәйсез фикерле кешеләр күп һәм алар теге, йә бу мәсьәләгә үз фикерен курыкмый әйтеп килде. Аларга киләчәктә, Археология институтына, йәки берәр башка институтка кушылган очракта, килешүләр озайтылырмы, аларның кыюлыгы карьераларын дәвам итүгә комачауламасмы?

— Моны әйтү бик кыен. Археологлар алар үзгә, алар гаскәрдәге кебек, җитәкче ни әйтсә, аның башына ни килсә, шуны эшлиләр, шуны әйтәләр. Яшьрәк булганда ул әле рәтле археолог иде, хәзер инде бетереште. Шуңа күрә, моны әйтүе бик авыр. Археологиянең дә рәте юк.

— Казандагы Тарих институтын ябуны бар Русиядә барган сәяси процесслар, аеруча унитаризм урнаштыру һәм урыслаштыру фонында ничек бәяләр идегез?

Бу — безнең эчке эшләр

— Бу аның белән бәйле түгел, бу — безнең эчке эшләр. Алай күпертеп әйтмәс идем.

— Ягъни, хәзер яңа идеология булдыру белән бик актив шөгыльләнгән Мәскәүдәге җитәкчелек бу мәсьәләдә Казанга басым ясамыймы?

— Юк, мин аны яхшы беләм. Без инде теге органнардагы егетләр белән киңәшеп торабыз. Алар баштан ук әйттеләр, безнең катнаш юк монда дип.

— Җиде томлык татар тарихын әзерләгәндә аның дүртенче томын чыгарганда да, соңгы томын чыгарганда да кыенлыклар булды, шактый вакыт чыкмый да тордылар. Димәк, тарихны интерпретацияләү мәсьәләсендә Казан белән Мәскәү арасында ниндидер каршылыклар бар.

— Юк, бу үзебезнең эш булды, ул томларны чыгару авыр барды. Шуңа күрә, әзер булгач кына чыгардык. Аннан без аның дәрәҗәсен югары тотарга, яхшы галим табарга теләдек. Ә ул җиңел эш түгел. Яхшылап әзерләгәч кенә чыгардык, андый китапларны ике мәртәбә чыгарып булмый бит.

— Хәзер тагын нинди зур проектлар белән шөгыльләнәсез?

— Кайберләрен башладык. Бик әйтәсе дә килми, көнләшү дигән нәрсә дә бар бит.

— Нинди өлкә булуын гына әйтә аласызмы?

— ДНК анализы алып барабыз. Авылларда, татар арасында бик киң рәвештә алып барабыз. Европаны айкап чыктык, төрле сугышлар вакытында кайда кемнең һәлак булуын, каберләре кайда булуын өйрәндек. Аларны исәпкә алдык, аларны күзәтеп тору турында кайберәүләр белән сөйләштек. Аннан татар авыллары тарихын яза башладык. Бу бик зур һәм авыр эш.

— Көзгә Русиядә чираттагы җанисәп билгеләнгән. Ә җанисәп алдыннан сәяси тормышта, бигрәк тә татар һәм башкортлар арасында ниндидер бер җанлану булып ала. Күптән түгел без бу мәсьәлә уңаеннан башкорт активисты һәм татар активисты белән сөйләшү уздырган идек. Җанисәпкә әзерләнүдә Тарих институты ничек катнаша?

Татар ничек аталса да, барыбер татар булып кала

— Без катнашабыз, кирәкле материалларны бастырдык, аннан безгә министрлыктан да шалтыратып торалар, без аларга булышабыз, ни кирәк булса, шуны эшлибез. Без үз фикеребезне әйттек. Мин моңа зур фаҗига дип карамыйм. Татар ничек аталса да, барыбер татар булып кала бит ул. Кемдер урыс дип язылган инде, кемдер башкорт диеп, кайберләре үзбәк, казакъ дип язылган. Барыбер татар алар.

—​ Шулайдыр, ләкин үзаң да бар бит. Урта Азиядә калган татарларның зур өлеше урыс булып китте, җирле халыкка әйләнде. Русиядәге Идел-Урал төбәгеннән читтә яшәүче татарлар, мисал өчен, Себердә, Ерак Көнчыгыштагы милләттәшләр Дмитрий, Иван, Василий булып, үзен урыс дип санап, Донбассларга китеп "урыс дөньясы" өчен көрәшеп йөри.

— Алай да була. Керәшен татарлары бар, аларның да исемнәре урыс, әмма татарча сөйләшә, телне саклыйлар. Мин моңа тыныч карыйм. Кире тенденция дә бар. Урыс исемнәре белән яшәп татарлыкка тартылып, телне өйрәнә башлаучылар да бар...

— Ягъни Сезнеңчә, гыйлем ияләре, Тарих институты фән үзәге буларак, андый сәяси уеннардан ерак торырга тиешме?

Килү белән сәясәт һәм фән аерым дидем

— Мин фәнгә сәясәттән килдем. Килү белән сәясәт һәм фән аерым дидем. Сәясәт тыкшынып, тарихны бозып бетерделәр, кирәкми. Баштан ук ерак торырга дигән максат куелган иде.

— Сез тәҗрибәле, берничә җанисәп кампаниясен күзәткән шәхес. Галим буларак, татарлар саны, башкортлар саны ничек үзгәрәчәк, кайсы якка авышачак?

— Нишләтсәләр дә татарлар саны кимеми ул. Уфада аның санын кыскартуга әзерләнәләр. Максат күптәнге, әмма тырышып карыйлар, ә татар яши, саны гына түгел, җисеме дә бар бит татарның.

XS
SM
MD
LG