Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда танылган галимнәр Татарстанның Тарих институтын яклап хат язган


Татарстанның тарих институтында конференция, архив фотосы

95 галим имзаланган хат Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән.

Хат татарча, урысча, инглиз телләрендә язылган. Аны Франция, Польша, Италия, Русия, Канада, АКШ, Төркия, Казакъстан, Нидерланд, Словакия, Үзбәкстан, Сербия, Финляндия, Беларус, Украина, Швеция, Чехия, Болгарстан, Азәрбайҗан, Норвегия, Молдова, Кыргызстан, Израил, Мисыр кебек илләрдән 95 галим имзалап хат язган. Әлеге хатның өлгесе Азатлыкта бар.

Галимнәр Тарих инстиутын Археология инсититутына кушылуга каршы булуы һәм бу адым тюркология фәнен бетерүгә адым булырга мөмкин дип язалар.

"Үзенең нәтиҗәле эшләвен күрсәткән Тарих институтының хәзерге фәнни-оештыру моделен җимерүнең Русия фәненә генә түгел, халыкара фән өчен дә бик көенечле нәтиҗәләргә китерәчәге көн кебек ачык. Әлеге карар тормышка ашырыла калса, дөнья тюркологиясенә зур зыян киләчәк, ул танылган, зур ихтирамга лаек, абруйлы, бик күп яктан символик мәгънәгә ия булган фәнни фикер чыганагын сүндерәчәк.

Сезне зирәк һәм җаваплы җитәкче буларак белгән хәлдә, әлеге проблемга бар яклап исәпләп якын килүегезне, мөмкин булган барлык тискәре, бигрәк тә тарих фәне өчен, нәтиҗәләрне бәяләп, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтын Халиков исемендәге Археология институтыннан аерым булган, юридик яктан мөстәкыйль оешма буларак, аның уникаль фәнни коллективын, искиткеч традицияләрен һәм фәнни-тикшеренү юнәлешләрен саклап калу мөмкинлеген табуыгызны сорыйбыз", дип язылган хатта.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ябылырга мөмкин. Бу хакта Азатлыкка чәршәмбе кич институт мөдире Рафаил Хәкимов хәбәр итте. Татарстан хакимияте проекты нигезендә Тарих инситуты Археология институтына кушылырга тиеш.

29 майда интернетта Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтын яклаган петиция чыкты. Аның авторлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Тарих институтын саклап калуны сорый. 1 июньгә аны 1200гә якын кеше имзалаган.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG