Accessibility links

Рафаил Хәкимов: Тарих институты мөстәкыйль булып кала


Шулай дип институт мөдирен Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ышандырган.

Татарстан хөкүмәте Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтын Археология институты белән берләштерү планыннан баш тартырга җыена. Моның хакта институт мөдире Рафаил Хәкимов Азатлыкка үзе белдерде.

Хәкимов сүзләренчә, ул 1 июньдә Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән телефоннан сөйләшкән. "Бүгенге сәгатькә [хәл шундый]: институт мөстәкыйль кала, берни үзгәрми. Шулай әйтәләр инде, карарбыз. Барыбер халык үз фикерен әйтергә әзер", диде ул. Татарстан хакимияте ягыннан вазгыятькә ачыклык керткән бернинди дә белдерү ясалмады.

Азатлыкта Рафаил Хәкимов белән видео-әңгәмә әзерләнә.

Хәкимовның институт белән эш килешүе ноябрь аенда тәмамлана. Ул үзе Азатлыкка "мин бу урынга ябышып ятмыйм, үз урыныма урынбасарым Радик Салиховны тәкъдим иттем", диде.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтын Археология институтына кушу хәбәре узган атна чыкты. Бу турыда президент фәрманын күрүен Азатлыкка ул чакта да Рафаил Хәкимов үзе хәбәр иткән иде. Татарстан фәннәр академиясе үз ягыннан, сүз Тарих институтын бетерү турында бармый, аны бары тик реформалау була ала дип белдерде.

Кайбер белгечләр институт ябылуы татар тарихын өйрәнүгә зыян салачак дип белдерде. Интернетта Тарих институтын яклаган зур петиция чыкты, аңа бүгенге көнгә 1500-ләп кеше кушылды. Институтны яклап дөньяның төрле галимнәре дә белдерү чыгарды.

XS
SM
MD
LG