Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих институтын саклап калуны сорап имза җыела башлады


"Татар тарихы" 7 томлыгы
"Татар тарихы" 7 томлыгы

Ябылу ихтималы алдында торган Мәрҗани исемендәге Тарих институтын яклап интернетта петиция дөнья күрде.

Интернетта Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтын яклаган петиция чыкты. Аның авторлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Тарих институтын саклап калуны сорый.

Тарих институтының абруйлы фәнни үзәк булуы, аның татар тарихын һәм мәдәниятен, Татарстан халыклары мирасын өйрәнүдә мөһим эш алып баруы әйтелә. Институт галимнәре тюркология һәм исламны өйрәнү фәннәре өлкәләрендә дөнья академик тикшеренүләренә дә зур өлеш кертүе ассызыклана. “Моннан тыш, Мәрҗани исемендәге тарих институты Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын, татарларның этнография һәм социологиясен, “татар исламын”, татар педагогикасын һәм мәгарифен, башка уникаль юнәлешләрне өйрәнүдә алда баручы академик үзәк булып тора. Институт галимнәренең фәнни казанышлары академия дөньясында яхшы билгеле” дип искәртә авторлар.

Алар фикеренчә, академик ирекне саклап калу һәм һуманитар тикшеренүләрнең үсешен булдыру максатыннан Мәрҗани исемендәге Тарих институтын мөстәкыйль фәнни оешма буларак саклап калу мөһим. Институтны Татарстан фәннәр академиясенең структур бүлекләренең берсе дәрәҗәсенә төшерү нигезсез һәм нәтиҗәсез гамәл булып күренә ди авторлар.

Мөрәҗәгать авторлары институт хезмәткәрләренең бу әһәмиятле һәм абруйлы фәнни үзәкне саклап калуда көрәшләренә теләктәшлек белдерә. Институтның рәсми статусы, корылышы һәм юнәлешләренең үзгәрүе ихтималына кагылышлы барлык сөйләшүләр дә ачык академик фикер алышу кысаларында һәм аңа институтның хезмәткәрләрен җәлеп итү аркылы гына уздырыларга тиеш дип саный мөрәҗәгать авторлары.

Азатлыкка билгеле булганча, Тарих институтының үзендә дә бу фәнни оешманы саклап калуны сорап Татарстан президенты исеменә рәсми хат әзерләнә.

27 майда Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов аның ябылаячагын хәбәр итте. Институт Татарстан фәннәр академиясенә кайтарылып, Альфред Халиков исемендәге археология институты кул астына күчерелә диде Хәкимов.

28 майда Казан Кирмәне сүзчесе Лилия Галимова институтны ябу турында сүз бармый диде. Хәзер аңа яңа форма эзләнә дип белдерде.

Галимнәр институт ябылу зур хата булачак дип бәяләде.

Татарстанның Тарих институтына 1996 елда республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев карары белән нигез салынды. 2002 елда аңа күренекле тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелде.

Институт ел саен дистәләрчә китап бастырып чыгара, татар халкы тарихы турында видеолар ясап, популярлаштыра. Институт Татар тарихының җиде томлыгын әзерләп бастырып чыгарды, ул инглиз теленә дә тәрҗемә ителде.

XS
SM
MD
LG